16+

Кишер орлыгын чүпрәккә төреп җиргә күмәбез. Ни өченме?

Кишер тиз тишелеп чыксын өчен, аны утыртырга ун көн кала орлыкны чүпрәккә төрәбез дә (төенчек иркенрәк булсын) дымлы җиргә бер көрәк тирәнлегендә казып куябыз.

Бу вакыт эчендә орлыкка тишелеп чыгарга комачаулый торган эфир майлары очып бетә. Ун көт үткәч, төенчекне җирдән казып алабыз. Орлыклар инде бүртеп чыккан була. Аларны савытка салып, өстенә крахмал сибәбез. Крахмал орлыкны чәчкәндә кулга ябышмасын өчен кирәк. Орлыкларны түтәлгә кирәкле интервал калдырып чәчәбез. Өстенә туфрак сибәбез. Өч-биш көннән кишер тишелеп тә чыгачак.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading