16+

Зур гына йортлар төзеп куялар да, шушында яшәргә күченәләр

Лаешка күптән барасым килеп йөри иде, чөнки үзем шундагы хакимияттә өч елдан артык эшләдем. Аңлагансыздыр, “Райүзәгең гүзәлме?” проекты белән шунда барып җиттем.

Зур гына йортлар төзеп куялар да, шушында яшәргә күченәләр

Лаешка күптән барасым килеп йөри иде, чөнки үзем шундагы хакимияттә өч елдан артык эшләдем. Аңлагансыздыр, “Райүзәгең гүзәлме?” проекты белән шунда барып җиттем.

Шәһәр дип саналса да, Лаешта 10 меңнән аз гына артык халык яши. Хәер, бу рәсми теркәлүчеләр генә, ә барысы бергә берничә мәртәбә күбрәк булырга мөмкин. Тарихы көчле, шунлыктан авыл яисә бистә генә түгел ул, монда атаклы “Тимер ярминкәсе” узган, Чулман елгасыннан сәүдәгәрләр килеп, төрле әсбаплар һәм җайланмалар белән сату иткән. Хәзер дә яр буеннан кеше өзелми. Лаеш дигәндә без “Чулман диңгезе” пляжын, “Ак таулар” дигән табигатъ урынын һәм “Семрук” кино декорацияләре бистәсен күз алдына китерәбез.

Бар халык нәкъ менә шул объектларны күрергә һәм ял итәргә дип килә дә. Бер яктан, шәп, әмма икенче ягы да бар, әйтик, пляжга килүчеләр машиналарын куярга урын таба алмый йөри. Димәк, яңа “парковкалар” төзү турында уйларга кирәк.

“Чулман диңгезе” турында әллә ни әйтмәсәм дә буладыр, чөнки аны белмәгән кеше сирәк. Мондагы ком ап-ак, аны башка җирдән алып килгәннәр. Ял итүчеләр өчен бөтен нәрсә бар: ком өстеннән йөрергә тактадан юллар салынган, душлары һәм бәдрәфләре, ятаклары да җитәрлек, кирәк булса, тәрәзәсеннән бик матур күренеш ачыла торган кафесы да төзелгән. Алгарак китсәң, Чулман яры буенча сузылган парк күренә. Төрле шәһәр чаралары уздыру өчен сәхнәсе ясалган, утыргычлары да бар, янында гына балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелгән.

Ә инде ерактарак Лаешның тагын бер йөзек кашы булган “Ак таулар” дигән урынга барып төртеләбез. Хәер, анда район Сабантуе уза торган мәйдан аша барырга кирәк. Башта урманлыктан узасың да, гаять матур манзарага тап буласың: алда биек ярдан иксек-чиксез Чулман күренә. Әгәр суга таба барып, кирегә борылып карасаң, ни өчен бу җирнең “Ак таулар” булып аталуын аңлыйсың: биек ярлар ак төстәге известьтән тора.

Ә инде тагын да алгарак китсәк, "Зөләйха күзләрен ача" сериалы төшерелгән Семрук кино декорацияләренә барып җитәбез. Дөрес, Чулман урынына сюжет буенча Ангара елгасы ага. Иҗат төркеме фильм өчен кулланылган объектларны Лаеш шәһәренә бүләк итеп калдырган. Анда барысы бергә уннан артык корылма исәпләнә, алар арасында лазарет, комендант йорты, ашханә, клуб һәм башкалар бар. Җирле хакимият кино төшерелеп бетүгә үк декорацияләрне саклау турында уйлый башлаган. Хәзер инде Семрукка асфальт юлдан килеп була. Биредә бөтен җиргә тротуар түшәлгән, аяк астын уңайлы итеп ясаганнар. Сүз уңаеннан, үзем дә "Зөләйха күзләрен ача" сериалында төшкән идем.

Семруктан чыгып, шәһәргә таба узганда тарихи урамнан барасың. Ул озын түгел, әмма дәүләт программасы нигезендә хәтерне саклау максатыннан юлның аз гына өлешен элеккегечә таш белән түшәгәннәр. Шунда ук зур гына чиркәү дә тора. Аннан ерак түгел кайчандыр прогимназия ролен үтәгән бина урнашкан. Аңа яхшы ремонт ясалган, ким дигәндә, бер гасыр элек булган корылмаларны хәтерләтә ул. Чулман ярына параллель аскы урамның, гомумән, тарихы зур. Аннан сәүдәгәрләр узган, кайбер байларның йортлары да, капкалары да сакланып калган.

Шул тирәдә халык өчен сквер да төзеп куйганнар. Әлеге җирлектән өскә таба менсәң, Лаешның үзәк мәйданына эләгергә була. Күп кенә шәһәр һәм район чаралары монда уза. Үзе җәяүлеләр генә йөри торган урам сыман ясалган. Ял итәргә утыргычлары да бар, шунда ук административ биналар урнашкан. Әйтик, якында гына полиция бүлеге, район башкарма комитеты, Җиңү паркы, төп чиркәү һәм китапханә балкып тора. Ә инде бу урыннан бераз китсәк, Мәгариф үзәге һәм җәмигъ мәчетенә тап булабыз. Шул тирәдә район үзәк хастаханәсе күренә, аңа яхшы гына ремонт ясалган. Халык җирле табибларны мактый, үз эшләрен беләләр диләр.

Лаешта техник-икътисад техникумы бар бит әле. Аның ишегалдында ике очкыч экспонат булып тора: ЯК-40 һәм 100 урынга исәпләнгән ЯК-42. Ничек бина каршына сыйдырганнардыр аларны? Мондый галәмәтне башка бер район үзәгендә дә күрмәссең! Хәер, әлеге уку йорты авиация өлкәсе өчен белгечләр әзерли бит, пилотсыз оча торган аппаратлар белән идарә итәргә дә өйрәтәләр. Спорт мәйданчыгы бар, тулай торагына да шәп ремонт ясалган. Техникум белән янәшә генә 1нче шәһәр мәктәбе эшләп килә.

Гомумән, белем бирү оешмалары Лаешта өчәү, ә балалар бакчалары – дүртәү. Район үзәге шунысы белән үзенчәлекле – анда рәсми рәвештә теркәлгән 10 мең кеше исәпләнсә, чынлыкта исә бу санны 2-3кә тапкырларга кирәк. Бик матур урын бит, кешеләр зур гына йортлар төзеп куя да Казандагы фатирыннан качып, шушында яшәргә күченә. Шунлыктан мәктәп һәм балалар бакчасында чиратлар күзәтелә, уку да ике сменага бүленгән. Әлеге сорау буенча җирле хакимият эшләргә тиеш, чөнки тиздән бу зур проблемага әверелергә мөмкин.

Шәһәр өчен бик кирәкле һәм мөһим объектка барып төртеләбез, ул да булса экстрим-парк. Дөресен генә әйткәндә, скейтборд, велосипед һәм башка әйберләр белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар гына түгел, барлык халыкка ял итә торган җәмәгать урыны ул. Кышын монда чаңгы базасы эшли. Балалар бакчасы да шунда ук төзелгән. Шунысы бик күңелле, әлеге объектлар күбесенчә яшьләр торган зур микрорайон янында урнашкан. Лаешта беренче 9 катлы йорт та шулар янында торгызылган, икенчесен тиздән сафка бастырачаклар.

Лаешның Державин исемен йөрткән мәйданына да килеп җиттем. Бу инде шәһәрнең "йөрәге" булып тора дисәм дә ялгыш булмас. Шушы тирәдә район хакимияте һәм мәдәният йорты биналары, балалар сәнгать мәктәбе һәм Советлар Союзы герое Борис Кирилл улы Кузнецов исемен йөрткән 2нче мәктәп урнашкан. Мәйдан каршында элемтәче скверы да төзелгән. Үзәк урамы яхшы ясалган, шәп асфальт, бер чокыр да күрмәдем. 2нче мәктәпнең дә үзенең мәйданчыгы бар, анда Яңа ел чаралары уздырыла икән.

Минем фикеремчә, Лаешның стеласы иң матурлардан санала. Шәһәргә керә торган җирдә үк боз сарае урнашкан. Анда бөтен сәгатьләр дә язылган, ди, җирле халык кына түгел, күрше районнардан да килеп шөгыльләнәләр. Каршында Татарстан шәһәрләре арасында иң матурларының берсе булып саналучы ЗАГС балкып тора. Державин мәйданыннан ерак түгел бассейнлы спорт һәм сәламәтләндерү комплексы эшли, тагын бер спорт комплексы шәһәр составына кергән Старая Пристань бистәсендә дә бар. Үзәккә барганда күп кенә күпфатирлы йортлар кала. Шуларның берсенең ишегалдына кереп чыктым. Республика программасы Лаешта да эшли икән, аны халык өчен уңайлы итеп ясаганнар, машина кую урыннары да җитәрлек.

Күзгә иң нык күренгәне – Чулманның шәһәргә керү белән күренә башлавы. Лаеш бераз калкулыкта урнашкан дияргә дә мөмкин, шунлыктан яр буена төшкәндә бик матур манзара ачыла: елга уч төбендә кебек күренә. Район үзәгенең "фишкасы" да шул Чулман буйлары инде. Халкы да пляжда ятам, матур җирләр күрәм дип килә, монда яшәүчеләре дә нәкъ менә шул гүзәллек өчен аны үз итә. Нәкъ менә шуларны исәпкә алыптыр инде, "Туризм.РФ" дигән дәүләт корпорациясе Лаештагы ял итү инфраструктурасына 24 миллиард сум акча сарыф итмәкче. Яр буенда кунакханәләр, күңел ачу урыннары барлыкка киләчәк, әле "Казан марина" дигән 300 яхтага исәпләнгән пристань да булачак икән. Монысы әле алда, күз күрер ни буласын. Шулай да, машина кую урыннары булдыру, мәктәп һәм балалар бакчасындагы чиратларны бетерү һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча җирле хакимият ныклап шөгыльләнер дигән өмет бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading