16+

«Әтиемнең йөзен дә, гәүдәсен дә күрә алмадым бит мин. Каберен дә белмибез...»

31 марта 2025, 09:35
616
0
0
Уку өчен 3 минут

Йөрәк ярасын еллар гына төзәтә алмый шул.

«Әтиемнең йөзен дә, гәүдәсен дә күрә алмадым бит мин. Каберен дә белмибез...»

Йөрәк ярасын еллар гына төзәтә алмый шул.

Күптән түгел генә Мари илендә дәваланырга туры килде. Олы юлдан барганда автобуслар күңелгә шом сала торган Суслонгер урманы кырыеннан узып йөриләр. Автобусыбыз шуннан үткәндә салондагы бер апа үксеп елап җибәрде. Соңрак белештем күрше бүлмәдә торучы Кама Тамагы районыннан килгән Әлфия апа Гарифуллинаның бу халәтен... 

Әлфия апа елап туктап, бераз тынычлангач, сүзен башлап болай диде:

– Әтиемнең йөзен дә, гәүдәсен дә күрә алмадым бит мин. Ул сугышка киткәндә әниемнең карынында әле тумаган сабый булып калганмын. 1941 елның 12 сентябрендә дөньяга килгәнмен. Әнием Хәйрекамал минем белән авырлы килеш, әтием Габделбарый янына шушы Суслонгер лагерына күрешергә килә. Бу лагерьга сугышка җибәрер алдыннан әзерлек уздырабыз, дип җыйганнар. Тик шартлары коточкыч булганга, бик күпләр үлгән. Мин үсеп җиткәч, әнием миңа тире-сөяккә генә калган әтиемнең ничек ертык киемнәрдән басып торганын елый-елый сөйли иде. Аңа кушылып мин дә елый идем. Моны мәңге онытасым юк, – дип сөйләде Әлфия апа. Мондагы газапларга әтием түзә алмаган, өч айдан соң үлгән, кая җирләнгәне дә билгесез. Каберен дә белмибез, – дип Әлфия апа кабат күзләрен сөртеп алды. 

Мин мондый фаҗигале тарихны бер ишеткән идем инде. Анысын якташым Апас районы Чирмешән авылы кызы Әлфинур апа Яруллинадан. Аның әтисе Фәйзулла абзыйны да 1941 елның августында фронтка алып китәләр. Сугышка кадәр туган як басуларында тракторда эшләгән Фәйзулла аганы да Суслонгер урманындагы әзерлек лагерына җибәрәләр. Аның хатыны Сәкинә апа җиде айлык баласы Әлфинурны 80 яшьлек бабасына калдырып, ире белән күрешергә дип, барлы-юклы ризык төйнәп авыл хатыннары белән билгсез озын юлга чыгып китә. 10 көн буе барып ире белән очрашу бәхетенә ирешә. Бу аларның соңгы очрашулары була. 

Бер айдан соң Фәйзулла аганы сугышка алып китәләр. Ике елдан соң “хәбәрсез югалды” дигән кара пичәтле кәгазе генә кайта. Аннары 79 елдан соң Әлфинур апага “әтиегез Сталинрад шәһәрен саклаганда һәлак булды” – дигән хат килә. 

– Исәнлегем какшап китмәсә, Аллаһ боерса, көннәр җылыткач, Волгоградка барып, әтиемнең каны тамган, җирләнгән урыннарны барып күреп кайтасым бик килә, – дип хыялы белән дә уртаклашты ул. 

Бу хәбәрне эзләү эшләрен алып баручылар җибәргән. Алар солдатның медальонын табалар. Әлфинур апага әтисенең каберенә барып, дога кылып кайтырга, ятим үскән җанын бераз булса да тынычландырырга насыйп булсын иде. 

Ә менә Әлфия апаның андый өмете дә юк. Элек сазлык булган Суслонгер урманында мәетләрнең кайда күмелгәнен бер Аллаһы Тәгаләдән башка беркем дә белми шул. Дөрес, анда Татарстан ярдәме белән һәйкәл обелиск куелган. Шунда барып чәчәкләр салып кайтса гына инде. 

Азат Мөхәммәтҗанов.
Фотода: Фәйзулла Яруллинның 1941 елның август аенда Кайбыч район военкоматында төшкән соңгы фотосы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading