20 март 2012 яңалыклары
-
20 март 2012 - 09:12Агу, авыру, магнит...Беләм, дустым, беләм, синең дә төн йокыларын йокламыйча «В контакте»да утырганыңны. Әбиең дә, яныңа килеп: «Йокла, балам, күзләреңне бетереп утырма!» - дип әйтеп карый, тик, «ятып калганчы, атып кал!» дигән девизыңны истә тотып, син һаман шунда утырасың, йокларга төнге өчтә генә ятасың. Әнә, хәзер дә чит авыздан «контакт» сүзен ишеткәч,...
-
20 март 2012 - 09:03Студентлар яз алып килдеТабигатьтә хакимлекне үз кулына алып кына калмыйча, яз кояшы күңел ишекләрен дә шакый. Озын кышкы йокыдан соң уянган хис-тойгыларны, матурлыкка төреп, тирә-юньгә таратасы килә. Яшь йөрәк аңа аеруча омтыла. Күркәм традициягә әверелгән «Студентлар язы» фестиваленең нәкъ менә шушы чорда үткәрелүе дә юкка түгелдер.
-
20 март 2012 - 08:57Казандагы «таң» нигә Чистайда ата?..Бу базар дигәнең безнең өчен әллә нинди табышмаклар китереп чыгарды. Мәсәлән, элек башкалар кебек үк илнең гап-гади гражданнары булып, «коры» хезмәт хакына гына эшләп йөргән кайберәүләр күз ачып йомганчы миллиардерга әйләнде. Ул миллиардлар аның кесәсенә кайдан һәм ничек килеп кергән, бусын инде бер шайтан белә.
-
20 март 2012 - 08:53«Әби патша» заводыИнде менә җиде дистә елга якын артык без Совет Армиясенең Бөек Ватан сугышында ирешкән Бөек Җиңүе белән рухланып яшибез. Ә бит кайбер экспертлар фикеренчә, әгәр дә бүген Россия кайсыдыр ки алга киткән илләрнең берәрсе белән хәрби низагка керә икән, ул инде бу юлы җиңүгә ирешә алмаска да мөмкин. Чөнки соңгы...
-
20 март 2012 - 08:47«Үлсәм дә чигүче булмам, дигән идем». Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатларКоридорда аяк тавышлары ишетелүгә үк: «Кәс-кәс басып читекләр килә, мөгаен, Софьядыр», - дип каршылыйлар аны. Үзе эшләгән читекләрдән ялт итеп килеп кергән Софья Даниловнага еш кына: «Син инде гел татар кебек», - диючеләр дә табыла. Андый чакта: «Ә нигә, мин болай да яртылаш татар. Әниемнең бабасы Михаил Туктарёв - керәшен....
-
20 март 2012 - 08:40«Үскәч, милицейский булмыйм...»Милициянең полициягә әйләнүеннән халык әллә ни зыян күрмәде. Сүзләрне төрләндерүгә ияләнеп киттекме шунда, әллә яңгырашлары бертөрлерәк булгангамы, ялгышып кына да милиция дип сөйләшүче юк хәзер.
-
20 март 2012 - 08:33Бер тустаган куас яки «абсолют нуль»дән яңадан баш тартачакбызмы?Эх, җәйге челләдә зур-зур йотымнар белән берәр тустаган салкын куас эчеп җибәрсәң, тәнгә генә түгел, җанга да ничек рәхәт булып китә. Хәзер урамда кыш булганга, организм андый күңелне җилкендергеч процедурага мохтаҗ түгел, әлбәттә. Әмма соңгы җәйләрнең кызулыгын, рәхимсез корылыгын искә төшерсәң, шул салкын, җәлеп итеп торучы, ихтыяр көчен «кытыклаучы» бер...
-
20 март 2012 - 08:28«Үлем»не кайда сатканнарын хәбәр ит!29 мартка кадәр Татарстан буенча «кайнар линия» телефоннарына тәүлек буе шалтыратып, хәбәр җиткерергә мөмкин. Республикада наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату иткәннәрен хәбәр ит!» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы башланды. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта журналистларга шул хакта хәбәр иттеләр. Укучыларыбыз, наркотик матдәләр таратучылар хакында мәгълүматыгыз,...
-
20 март 2012 - 08:21Уңда да, сулда да – чокырКазан урамнары юлларын төзекләндерү эшләре төзәтүгә түгел, ә җимерү корткычлыгына охшаган.
-
20 март 2012 - 08:16Яшьләр «Нәүрүз» үткәрәчәкСоңгы арада «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистларының дәрте һәм инициативасы ташып тора. Узган февраль аенда ни генә эшләмәде алар. Ул махсус түштамгалар ясатып Татарстан гербы көнен билгеләп үтү дисеңме, Халыкара туган тел көне тирәсендә пикетлар үткәрү, Нурлатка барып, «Тәмәке, хәмер һәм наркотикларга каршы» дип аталган программа белән районның мәктәп укучылары...
-
20 март 2012 - 08:11«Үлгән артыннан үлеп булмый»Кеше бу дөньяга мәңгелеккә килгән сыман яши. Мал-мөлкәт җыя, һәрвакыт каядыр ашыга, күңеле һаман нәрсәгәдер омтыла. Әйе, без барыбыз да шул «схема» буенча яшибез. Кайчак, дөнья мәшәкатьләре белән, үзебезгә якын булган кешеләрне дә онытабыз, аларга күңел җылыбызны, ярату хисебезне күрсәтергә вакыт тапмыйбыз. «Бәла аяк астында гына», - дип әйтә халык....
-
20 март 2012 - 08:06Эшчеләр эштә авырыйОфиста эшләүчеләрнең яртысы авыруларын эш урынында, аяк өстендә үткәрә. Төрле оешмаларда эшләүче 1500 кешене сораштырганнан соң, шундый нәтиҗәләр билгеле булган.
-
20 март 2012 - 08:01Ашказаны эшләмәсә...Бер апа, ашказаны бик нык авыртып, хастаханәгә килә. Үзендә гастрит булуын белгәч, ханым бик нык кайгыра. Табиб исә: «Борчылмагыз! Хәзер гастрит бөтен кешедә инде ул», - дип, аны тизрәк тынычландырырга ашыга. Чыннан да, гастрит авыруы хәзер ике кешенең берсендә очрый. Күпләр, берни булмагандай, еллар буе әлеге авыру белән яши, моңа...
-
20 март 2012 - 07:57СабакГарәфи кәрәзле телефон сатып алды. Рәхәт нәрсә икән дә соң үзе, хәтта юыну бүлмәсенә кергәч тә шалтыратырга була. Инде хатынга ишеттерергә теләмәгән кешеләр шалтыратса, әйтеп торасы да юк. Шикле кешеләр түгел инде алар анысы, теге ни... ир-ат булмаган затлар. Алай дигәч тә, ялгыш уйламагыз тагын, Гарәфи - чын ир кеше....
-
20 март 2012 - 07:55Бәллүр люстраӘй, бу гомер дигәнең: искән җил кебек үтә дә китә икән. Сизмичә дә каласың. Башта укып белем алырга, эшкә урнашырга, гаилә корырга, карьера ясарга омтыласың. Аннары инде балалар язмышы белән яши башлыйсың... Гафур Әхтәмович та шулай җайлы гына яшәп ята иде. Әмма күптән түгел булган бер вакыйга аның язмышын үзгәртеп,...