Берәр кеше начарлык кылса, Аллаһы Тәгалә: «Әгәр дә гафу итеп, аңа яхшылык кылсаң, Аллаһы Тәгалә шушы кеше белән арагызны көйләрмен, сезне иң якын дуслар итәрмен», – ди. Кайвакыт бабайларның: «Сиңа начарлык кылсалар да, син аларга елмаеп, яхшылык кылып куй. Соңыннан ул сиңа тагын начарлык кылырга оялачак», – дип әйткәнен ишеткәли идем. Димәк, алар шул аятькә нигезләнеп киңәш биргәннәр...
«Фуссиләт» сүрәсендә дә шушы сүзләргә, шушы файдалы киңәшкә дәлил бар – 34-35нче аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Яхшылык белән явызлык беркайчан да тигез булмаслар. Әгәр дә сиңа берәрсе явызлык кылса, син, аңа җавап итеп, яхшылык кыл. Соңрак ул тәүбәгә килер, гафу үтенер. Аннары бер-берегезгә иң якын дуслар булырсыз». Әмма Аллаһы Тәгалә кисәтә: «Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас». Шул ук вакытта искәртә дә: «Бөтенегез эшли алмассыз». Аллаһ әйтә: «Мәгәр чын сабырлар гына мондый гамәлне эшли алырлар». Ягьни начарлыкка каршы изгелек кылу нигъмәтенә «олуг бәхетле кеше генә ия булыр» ди.
Карагыз, нинди тирән мәгьнәле сүзләр.
Чынлап та, тормышта шундый мисаллар бар. Берәр кеше сиңа ачуланып килсә дә, син аңа елмаеп, «Менә монда бер кечкенә генә бүләк бар иде, шушы орышуың өчен, шушы каты нәсыйхәтең өчен сиңа рәхмәт йөзеннән бер бүләк», – дип бирсәң, ул сиңа икенче төрле карый башлый, «Ярар инде, кызып киттем, катырак әйттем инде, рәнҗемә инде» дип гафу үтенә. Бу урында Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم бер хәдисен искә төшереп үтәм. Аның صلى الله عليه وسلم бер бәдәвигә әҗәте була. Ул бәдәви Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم янына килә дә якасына ябыша, җилтерәтә, хәтта муенында кызыл эзләр пәйда була. Ул шундый каты дорфалык, караңгы йөз белән: «Мөхәммәд, әҗәтеңне кайчан кайтарасың?» – ди. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم исә елмайган гына (әйткәнебезчә, ул үзенә карата дорфалыкка җавап кайтармаган). Шунда утырган Гомәр, кылычын чыгарып: «Рөхсәт ит, йә Расүлүллаһ», – ди. «Гомәр, тынычлан, ул бит үз хакын таләп итә. Әҗәтен кайтар һәм өстәп бүләк бир», – ди. Пәйгамбәребездән صلى الله عليه وسلم теге бәдәви чигенә: «Мин гомеремдә дә үземә карата мондый мөнәсәбәтне күргәнем булмады. Мин сиңа нинди катылык белән, дорфалык белән килдем, ә син елмайдың, елмаеп кына калмадың, әҗәтемне кайтардың, шуның өстенә бүләк тә бирдең», – ди.
Без беләбез: әҗәт кайтарганда берәр бүләк өстәп бирү Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم сөннәте булып тора, ул – хәерле гамәл. Мондый мөнәсәбәтне – сабырлык, күркәм холык, елмаю – бөтен кешенең дә булдыра алмаганын аңлаган бәдәви: «Бу хак! Моны бары тик хакыйкый Илче Расүл генә эшли ала», – ди. Һәм шул вакытта шаһәдәт китерә, ислам динен кабул итә. Безгә дә шундый күркәм холык, шундый әдәп булдырырга кирәк. Сүзебезгә түгел, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم кебек, безнең дә әдәбебезгә карап, башкалар дингә, исламга тартылсын.
Үч алуның, кешегә ачу саклап йөрүнең тагын бер зыяны бар: әгәр дә кеше сиңа зыян салса, аңа явызлык белән җавап кайтарырга, үч алырга булдың, ди. Нинди мәкерлек кылырга икән моңа дип, көне-төне шуның турында уйлап йөрисең, борчыласың. Әмма берничек тә шул золымлыкка тәңгәл җавап кайтара алмыйсың, аның каравы, шул уең белән син «золымлык баскычы»на атлыйсың, гөнаһ кылып куясың. Ә бит бер гөнаһ үзенә икенче гөнаһны тартып тора. Шуңа күрә син, үч итеп, аңа зыян салырга буласың икән, ул сине башка явызлыкларга, гөнаһларга кертеп җибәрәчәк. Ә менә изгелек кылу, киресенчә, изгелеккә этәрә. Шушы гөнаһтан туктап кала алсаң, яңа гөнаһка ишек ачылуны туктатасың.
Раил Фәйзрахманов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар