Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына авыруларны ни өчен бирә соң?
Раббыбыз Аллаһ – Яратучы, бу дөньяның Хуҗасы. Шушы дөнья белән Идарә итүче буларак Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына авыруларны ни өчен бирә соң?
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Раббыбыз Аллаһ – Яратучы, бу дөньяның Хуҗасы. Шушы дөнья белән Идарә итүче буларак Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына авыруларны ни өчен бирә соң?
Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: кемнәргәдер чир җәза буларак бирелә, кемдер хасталанып сынала, кайберәүләр исә авырып гөнаһлардан чистарына. Шулай да, авырулар бирелүнең төп сәбәбе шулдыр: галәмнәрнең Раббысы кешене чирләтеп, аның үз Яратучысына мохтаҗ булганын белдерә һәм Үзенә догалар белән мөрәҗәгать итәргә этәрә.
Мөбарәк хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай ди: “Аллаһы Тәгалә җир йөзенә җибәргән һәрбер чирне үзенең дәвасы белән бергә җибәрә”. Икенче хәдистә исә: “Картаюдан тыш Аллаһы Тәгалә БАРЛЫК АВЫРУЛАРНЫҢ ШИФАСЫН БАР ИТКӘН”, – дип әйтелә (шул шифаны бик ихластан сорарга гына кирәк).
Әлбәттә, дәваланыр өчен сәбәп тә кылырга кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең: “Табиб булмаган җирдә яшәмәгез”, – дип әйтеп калдыруы да юкка түгелдер. Шулай да, Адәм баласының чирдән сихәтләнүе тулысынча Аллаһ карамагында: әгәр Аллаһы Тәгалә теләмәсә, насыйп итмәсә, табиблар да, кыйммәтле дарулар да булышмаячак. Димәк, дәвалану уңышлы, нәтиҗәле булсын өчен шифаны иң элек Аллаһтан сорарга кирәк.
Шулай итеп, ихлас дога ул – барлык авырулардан дәвалануның мөһим сәбәбедер. Ни өчен? Чөнки барлык авыруларны да, аларның шифасын да Аллаһ бар кылган, һәм теләсә, Ул һәрбер авыруның шифасын бирә ала. Моны ихлас күңелдән сорау ул - безнең гыйбадәтебез дә, олы өметебез дә. Кылган догаларыбыз кабул гына булсын...
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
-
#Язмыш
«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде
-
#Кыскача яңалыклар
Илкүләм проект кысаларында Татарстан китапханәләрен яңартуга 34 млн сум юнәлтелә
Комментарийлар