16+

«Аллаһыга шөкер», «әлхәмдүллилаһ» (Аллаһка мактау) сүзләрен ешрак әйтик

Үткән гомеребез һәм бүгенге халәтебез турында уйланып, чагыштырып нәтиҗә ясасак, яшәешебезнең нинди нигъмәтләр белән чолганганын күрербез.

«Аллаһыга шөкер», «әлхәмдүллилаһ» (Аллаһка мактау) сүзләрен ешрак әйтик

Үткән гомеребез һәм бүгенге халәтебез турында уйланып, чагыштырып нәтиҗә ясасак, яшәешебезнең нинди нигъмәтләр белән чолганганын күрербез.

Ә шул нигъмәтләргә без, адәм балалары, шөкер итәбезме соң?

Әле дә истә, берәр туганыбыздан калган кием-салымны китерсәләр (берничә кеше киеп үскән), «яңа киемле булдык» дип, зур шатлык хисе кичерә идек. Прәннек, тәмле лимонад бәйрәмнәрдә генә эләгә иде. Банан, әфлисун кебек җимешләрне дә телевизорда, төрле рәсемнәрдә генә күрә идек. Ә хәзер ничек соң? 

Тормыш авыр, начар дип зарланырга яратабыз... Әмма балаларыбызга кешедән калган киемне кидерәбезме? Юк! Балам иптәшләре арасында мескен булып, кешедән калганны киеп йөрмәсен дип, яңаны сатып алабыз. Инде ул киемнәрдән шкаф киштәләре сыгылып тора, ә бездә – чираттагы проблема: әлеге киемнәрнең кайсысын кияргә? Өстәл-табыннарыбызга карыйк әле, җәмәгать, анда төрледән-төрле тәмле ризык. «Гел бертөрле ризык туйдырды инде», – дип тә әйткәлибез. Ә кара ипигә май ягып, соңгы мәртәбә кайчан чәй эчтек икән?

Берәрегез хәтерлиме? Рәхәтлеккә тиз ияләндек шул, нинди авыр тормышта, юкчыллыкта үскәнебезне тиз оныттык. Һәм... зарлана башладык. «Монысы – начар, тегесе – килешеп җитмәгән, анысы – юньсез». Әйе, әлбәттә, тормышыбыз хыялдагыча түгел һәм бар нәрсә дә без теләгәнчә генә була да алмый. Барысы да без теләгәннән дә яхшырак булыр иде дә, ләкин бит әле җәннәттә түгел, ә сынаулар тулы җир тормышында яшибез. Шуны онытып, күп очракта, канәгатьсезлек хисенә бирешәбез.

Ә бит, югыйсә, нигъмәт юкка чыкмасын һәм, иң мөһиме, бәрәкәтле булсын өчен, канәгать була белергә кирәк. Суларга – һавабыз, эчәргә суыбыз бар. Авыларда саф сулы чишмәләр ага, шәһәр квартирларында кранны гына ач та, күпме кирәк агыз. Әлбәттә, исраф дигәнне онытмау мөһим! Африка илләренә генә күз салыгыз, эчәргә суга тилмерә халык, бөтен бер авылына – бер кое! Ә Сүрия, Йәмән кебек фәкыйрь илләрдә кеше кулына көненә бер телем икмәк килеп керсә, ул үзен бәхетлегә саный. 

Йортларыбыз нинди зур, матур, җылы. Элекке заманнарда кечкенә өйләрдә үскәнне дә оныттык. Ишегалдында ике-өч машина, балага унсигез тулуга, аның да машинасы булырга тиеш. Бөтен авылына ике-өч машина булган вакытлар әллә ни ерак калмады. Шул машинага безнең ише малай-шалайны утыртсалар, шатлыктан күкнең җиденче катына менгәндәй була идек.

Әйе, ул заманалар тиз онытылды шул. Раббыбыз да, булган яхшылыкларны тиз онытасыз, рәхмәтле була белмисез, дип, Коръән аятьләре аша шелтәли: «Әгәр Аллаһының нигъмәтләрен санасагыз, сез аларны һич санап бетерә алмассыз. Дөреслектә, кеше –— золым кылучы һәм шөкер итмәүче» («Ибраһим» сүрәсе, 34нче аять). Чынлап та шулай бит, Аллаыһ Тәгаләнең нигъмәтләрендә коенабыз, әмма барына канәгатъ булырга үзебезне өйрәтә, нәфесебезне тәрбияли алмыйбыз. Кем белән генә очрашма, һәр унынчы сүз – зарлану, булганына шөкер итмәү, канәгәтьсезлек. «Һичшиксез, кеше – Раббысына шөкер кылмаучы» («Гадият» сүрәсе, 6нчы аять).

Булганына риза булу, үзебездә канәгатьлек хисе булдыру – күпләр ирешә алмаган хәзинә. Ә кем дә кем шул хәзинәне ия булса, бәхет йозагының ачкычын тапкан булыр. Әйтик, кайсыбызның да булса күршесе өр-яңа «Тойота» машинасы алып кайтты ди. Бу очракта нишлибез? Күршебез өчен шатланабызмы? Әллә күңелдә көнчелек уянамы: «Мин һаман шул хәерче «Калина»да йөрим, нишләп башкаларда бар, ә миндә юк соң ул? Нишләп Аллаһы Тәгалә аларга бирә? Ә миңа – юк! Нинди артык җире бар аның миннән?» Кемдер әле көнләшеп кенә калмыйча, «ватылса ярар иде, запчасть алудан башы чыкмасын» дип, күңелендә кара теләк уянуга да юл куярга мөмкин.

Бу мисалдан күренгәнчә, булганына риза була белмәү, рәхмәтсезлек һәм канәгатьсезлек, берсе артыннан берсе ничә гөнаһны тарта. Башта үз байлыгын күрми, булганына шөкер итми; аннан нигъмәтне дөрес бирми дип, Раббысын гаепли; аннары йөрәгендә көнләшү чире пәйда була. 

Ә бүгенге көндә булган ризыгына, машинасына, йортына һәм сәламәтлегенә канәгать булган кеше «әлхәмдүллилаһ» дип Аллаһыга шөкер итә һәм, шул сәбәпле, аның күңеленә тынычлык иңә. Беренчедән, ул булганын күрергә өйрәнә, башкаларда миндә булган нигъмәтләр юк бит дип, үзен тынычландыра. «Мин әле «Гранта»да йөрим, ә тирә-якта машинасызлар күпме?! Үз аякларымда йөгереп йөри алам, ә инвалид арбасында утырырга дучар булган кешеләр дә бар бит», – дип уйлый белсә, андый кеше үзен бай  итеп сизә башлый. 

Пәйгамберебез өммәтен шулай тәрбияли, ул бер хәдисендә болай дигән: «Үзегездән югары булганнарга түгел, ә түбән булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһы биргән нигъмәтләрне ким итеп күрмәскә ярдәм итәр» (Бохари риваяте).

Бер хикмәт иясенә фәкыйрь кеше килгән һәм: «Аллаһы миңа бернинди нигъмәт тә бирмәде», – дип зарлана башлаган. «Ә син күрә торган күзләреңне йөз мең сумга сатасыңмы?» – дип сораган теге хикмәт иясе. «Юк, күзләр үземә кирәк. Ансыз ничек күрим», – дип аптыраган фәкыйрь. Хикмәт иясе: «Ә ишетә торган колагыңны, кулларыңны, аякларыңны йөз мең сумга алыштырасыңмы?» – дип тагын сораган. Аның һәр соравына да бу фәкыйрь: «Юк», – дип җавап кайтарган. Шунда хикмәт иясе: «Менә бит синең никадәр байлыгың бар. Син – иң бай кеше. Әмма үзеңдә булган байлыкларны күрә генә белмисең», – дип нәсыйхәтләгән.

Барына канәгать булу дигәнне, әлбәттә, дөрес аңларга кирәк. Булганы җитә дип, бер урында гына торырга кирәк дигән сүз түгел бу. Эшебездә дә, укуыбызда да алга омтылырга, тырышлык күрсәтергә, максатыбызга ирешергә кирәк. Әмма гел зарланып, гел уфылдап түгел, ә шөкер сүзләре белән. Чөнки канәгатьлек баерга да, максатыбызга ирешергә дә, булган нәрсәләребезне бәрәкәтле итәргә дә бер көчле сәбәп булып тора. Бу фикергә дәлил – Раббыбызның сүзләре: «Менә Раббыгыз: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, Мин, һичшиксез, сезгә арттырып бирермен, ә инде нигъмәтемне инкяр итеп, көферлек кылсагыз – дөреслектә, Минем газабым бик каты», – дип белдерде» («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять). Шуңа да «Аллаһыга шөкер», «әлхәмдүллилаһ» (Аллаһка мактау) сүзләрен ешрак әйтик, зарлануларны шушы зикерләргә алыштырыйк, шулвакыт үзебездә канәгатьлек һәм шөкерле булу бәрәкәтен тоя башларбыз.
Шуны онытмыйк, канәгатьсезнең күзе туймас, капчыгы да тулмас... 

Раил Фәйзрахманов
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дөрестән дә шулай, Аллаһка шөкерле булырга онытмыйк

    Мөһим

    loading