16+

Җәннәт әһелләре картаймаячак та, үлмәячәк тә

Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Бәкара” сүрәсенең 25 нче аятендә: “Иман китереп игелекле гамәлләр кылганнарны шатлык белән сөендер: аларга чишмәләре агып тора торган бакчалар!” – ди.

Җәннәт әһелләре картаймаячак та, үлмәячәк тә

Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Бәкара” сүрәсенең 25 нче аятендә: “Иман китереп игелекле гамәлләр кылганнарны шатлык белән сөендер: аларга чишмәләре агып тора торган бакчалар!” – ди.

Монда сүз бөтен мөселман кешесе омтылган җәннәт турында бара. Бүгенге сәхифәбездә «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән җәннәт һәм аның нигъмәтләре турында сөйләштек. 

–    Хәзрәт, кызганычка, кайберәүләр җәннәт турында әкият ул дип кенә әйтә. Нишләп ышанмыйлар икән аңа? 
–    Җәннәткә ышану иманыбызның бер өлеше булып тора. Аңа ышанмаган кеше имансыз дигән сүз, мөселман кешесе алай дип әйтергә тиеш түгел. Җәннәт ул бу дөньяда яшәгән тормышыбызның нәтиҗәсе. Аллаһ кушканча яшәгән, Ул тыйганнардан тыелган кешене Раббыбыз җәннәт белән бүләкли. Гөнаһка баткан кешене – тәмуг белән. Ахирәт тормышына, җәннәткә ышану – иманның асылы. Коръәндә дә, иман китергән, яхшы гамәлләр кылган кешеләр мәңгелек җәннәткә керерләр, диелә.   

Җәннәт бакчасы 
–    Җәннәт хәзерге вакытта бармы соң?
–    Кыямәт көнендә барча кешене яңадан терелтеп, хисап алыначак. Шуннан соң, гамәлләренә карап, җәннәткә яки тәмугка озатылачаклар. Алар хәзерге вакытта бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мигъраҗ вакыйгасында, ягъни күкләргә күтәрелгәндә җәһәннәмне дә, җәннәтне дә күреп төшкән. Барлыкларны белсәк тә, кайда урнашуын, галәмнең эчендәме, тышындамы икәнлегеннән хәбәрдар түгел без. Ә менә аның бөтен дөнья кешесе сыя алырлык зурлыкта булуы билгеле. Бөтен кеше сыя дигәч тә, кешеләр тыгызланып утыра икән дип уйларга кирәкми, һәр кешенең урыны иркен булачак.

–    Димәк, әлегә җәннәт буш тора.
–    Анда кешеләр юк, әмма җәннәт өчен яратылган затлар, хур кызлары, оҗмах кошлары һәм хайваннар инде яши. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә, рамазан аенда җәннәттәге хур кызлары балконга чыгып, йа Раббым, безгә шушы айда кияү тап әле, дип сорыйлар, диелә. 

–    Җәннәт бакчасы дип сөйлибез. Бик матур бер бакчаны хәтерләтәме икән ул?
–    Җәннәт сүзе үзе үк гарәпчәдән бакча дип тәрҗемә ителә. Анда яшеллек күп булып, күңелгә рәхәтлек бирә торган урын булачак ул. Җимеш агачларында без белмәгән, ашап карамаган тәмле җимешләр үсеп утырачак. Җәннәтнең гел якты булуы да билгеле, караңгылык бөтенләй булмаячак. Аяк астында энҗе-мәрҗәннәр, якутлар түшәлеп ятачак. Биналарның бер кирпече алтыннан, икенчесе көмештән ясалган дип тасвирлана. Кайбер кешеләрнең йортлары, беседка сыман, эче куыш мәрҗәннән эшләнгән. Елгалар агып торачак, кошлар сайраячак. Гомумән, бу дөньяда без матур дип күргән нәрсәләрдән берничә тапкыр матуррак булган әйберләр көтә безне анда.   

Иң башта пәйгамбәрләр керә
–    Җәннәткә кемнәр керәчәк?
–    Җәннәттә яхшы кешеләр генә булачак, начарлары керми дип сөйләгәннәрен ишеткән бар. Бу төшенчәләрнең мәгънәләре бик киң. Һәр кеше аларны үзенчә аңлый. Аллаһ Тәгалә исә, яхшы кешеләр дигәндә, бер Аллаһка ышанган һәм Аның кануннары белән яшәгән мөселман кешеләре, ди. Бу таләпкә туры килмәүчене, шәригать күзлегеннән караганда, яхшы дип әйтеп булмый. Җәннәткә дә иң беренче Аллаһ кушканча яшәүче иманлы кешеләр, шул исәптән намаз укучылар керә. 

–    Әгәр дә кеше Аллаһка ышанса, әмма намаз укымаса?
–    Алар башта тәмугка керә. Гөнаһлары янып беткәннән соң, чистарынып, җәннәткә керәләр. Алда әйткән иманлы кешеләр, Аллаһның рәхмәте белән, җәннәткә турыдан-туры кереп китәләр. 

–    Анда иң беренчеләрдән булып кем керәчәк?
–    Җәннәткә иң тәүге аяк басучы Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм була. Аннан соң – Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе. Гомумән алганда, иң беренчеләр нисбәтендә Пәйгамбәребез өммәтендәге кешеләр булачак. Аның бер хәдисендә, җәннәткә беренчеләрдән булып пәйгамбәрләр керәчәк, диелә. Шул ук вакытта алар барысы да берьюлы керми. Алар арасында иң ахырда Сөләйман пәйгамбәр булачак. Дөньяда яшәгәндә аның байлыгы күп була, шул нисбәтле, ахырга кала. Кеше дөньяда яшәгәндә авырлыкларны никадәр күбрәк күргән булса, җәннәткә шулкадәр иртәрәк керәчәк. Әйтик, байларга караганда фәкыйрь яшәүчеләр биш йөз елга иртәрәк керә. 

–    Дога кылганда, фирдәвес җәннәтендә булырга язсын, дип телибез. Ул башкалардан нәрсәсе белән аерылып тора? 
–    Җәннәт үзе сигез төрле каттан тора. Аның иң югары каты вәсилә дип атала, анысында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе генә булачак. Аннан кала фирдәвес дип атала торганы. Гади мөселманнар өчен ул иң югары дәрәҗә. Пәйгамбәребез безгә, сораган вакытта иң зурысын һәм югарысын сорагыз, ди. Фирдәвес җәннәтендә булырга иде дип теләү дә шуннан килә. Бу җәннәт Аллаһның тәхете астында урнашкан. Нигъмәтләре дә күбрәк булачак. Шул ук вакытта сигез кат җәннәт арасында тагын бик күп катлар бар. Дөньяда вакытта кешенең яхшы гамәлләре күпме булуга карап, җәннәт каты да төрлечә булачак. Чагыштыру өчен әйткәндә, бер кеше күбрәк эшли, икенчесе әзрәк. Әмма хезмәт хакы бертөсле булырга мөмкин. Ә җәннәттә исә бар да гадел. Яхшы гамәле бергә генә артса да, урыннары төрле катта булачак.   

Кунакка йөрешү була
– Җәннәт әһелләре нәрсә белән тукланачак?
–    Анда ашыйсы килү, тамак ачыгу булмаячак. Фәкать сыйлансыннар өчен төрле тәмле җиләк-җимешләр, баллы сулар китереләчәк. Ә җәннәткә кергәч тә иң беренче кит бавыры биреләчәк. 

–    Туганнар, ир-хатын бергә яшәчәкме?
–    Әйткәнемчә, җәннәт әһелләре, дөньяда вакыттагы гамәлләренә карап, төрле катларда яшәячәк. Югарыдагы катта яшәүчеләр астарак яшәүче туганнары янына кунакка төшеп йөри ала, ә астагылар өскә менә алмый. Ир белән хатынга килгәндә, аларның никахлары анда да дәвам итә. Шунысын да әйтергә кирәк: җәннәткә эләккән хатын-кызлар хур кызларыннан да матуррак-гүзәлрәк булачак. Шуңа да ир-атлар үз хатыннары белән бергә булырга теләр. Ире яки хатыны гөнаһлы булып, җәннәттә булмаса, юллары аерыла. Яки мәсәлән ире үлеп, хатыны икенче кешегә кияүгә чыкса, җәннәттә хатыны соңгы ире белән булачак. Ир белән хатын булып яшәсәләр дә, анда нәсел үрчү булмаячак. Әмма кайбер риваятьләрдә, хатын-кыз бала табарга теләсә, йөклелек вакыты, бала туу һәм аның үсүе бер мизгелдә булачак, диелә. Бу хатын-кызга әни булу рәхәтен тою өчен генә биреләчәк, дип аңлата алар.

–    Бу дөньяда ялгыз яшәүче яки берәрсе җәннәткә эләкмәсә, ирләр һәм хатын-кызларга пар булачакмы?
–    Ир-атларга хур кызлары булачак. Аллаһ Тәгалә хатын-кызларны да ирсез калдырмаячак. Хатыннар белән хур кызлары арасында бернинди дә көнләшү булмас, чөнки җәннәттә ачулану, рәнҗү, үпкәләү кебек хисләр бөтенләй булмаячак. 

–    Анда бөтен кеше дә бер яшьтә булачакмы?
–    Җәннәткә кергәндә бар кешегә дә 33 яшь булыр, диелә. Тышкы кыяфәтләре дә гел камилләшеп, матураеп торачак. Анда картаю да, үлем дә булмас, җәннәттә мәңге яшәчәкләр. 

–    Җәннәттә Аллаһ Тәгаләне күрә алачакбызмы?
–    Тәмле җимешләр, күңел ял итә торган рәхәтлек була, дидек. Ә иң зур нигъмәт – Аллаһ Тәгаләне күрү. Икенче зур шатлыклары Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне күрү булачак.  
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading