16+

Бер уйламаган могҗиза

Ясалма интеллект, төрледән-төрле роботлар пәйда булуы безгә гаҗәеп бер могҗиза булып тоела.

Бер уйламаган могҗиза

Ясалма интеллект, төрледән-төрле роботлар пәйда булуы безгә гаҗәеп бер могҗиза булып тоела.

Ә иң бөек могҗиза без үзебез – Аллаһ яралткан адәм балалары түгелме соң?!

«Ничек инде җансыз тимер кисәге булган роботлар чын кеше кебек сөйләшә, ниндидер эш башкара? Мөгаен, моны ясаучылар гади генә кешеләр түгелдер, боларның барысын ничек уйлап бетермәк кирәк» дип исебез китә. 

Әмма тере җан ияләре булган адәм балаларына исебез дә китми. Кешеләр дә, бу тирә-юньдәге матурлык, гүзәллек тә Кемнең кодрәте белән барлыкка килгән? Барлык хайваннардан да, роботлардан да күпкә камилрәк булган кешене бу дөньяга Кем барлыкка китергән? Бу бит искиткеч могҗиза, гаҗәеп процесс һәм аны роботлар, машиналар ясау белән генә чагыштырып булмый. 

Гаҗәеп бит, адәм баласы бер мәни орлыгыннан барлыкка килә. Аннан анасы карынына урнашканнан соң, гүя ис-акыл китәрлек завод эшли башлый. 
Кем шул мәни орлыгын кан белән тукландырып тора? Ак орлык кызыл кан кисәгенә әйләнгәнче үсә, шуннан соң ит кисәгенә әверелә. Кем үстерә аны? Аннары аны сөякләргә, нервларга, сеңерләргә, тамырларга һәм иткә кем бүлә? Аннан соң тышкы әгъзалар ясалып, түгәрәк башка – колак, күз, борын, авыз урнаштырыла. Кулларны, аякларны үстереп, аларның очлары – бармакларга, ә бармаклары буыннарга аерыла. Кем башкара шул эшне?  

Шулай ук тиешле бер максат өчен хезмәт итәчәк йөрәк, ашказаны, бавыр, үпкә, аналык, сидек куыгы, эчәгеләр барлыкка китерелә. Кем барлыкка китерә шуларны? Фикер йөртүчеләр, уйланучылар өчен бик күп могҗизалар бар бу күренештә. Кеше яралуның төрле стадияләре әле XX гасырда гына ачылды. Ә менә могҗизалы Китап адәм баласының үсеш чорларын XIV гасырда ук хәбәр иткән инде. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Без кешене кызыл балчыктан яралттык, аннары орлык тамчысы итеп ышанычлы урынга урнаштырдык. Аннары шул тамчыдан оешкан кан ясадык. Аннары каннан ит кисәге бар иттек. Шуннан соң әлеге ит кисәгендә сөяк барлыкка китердек һәм аны ит белән урап алдык. Аннары Без аны башка мәхлук иттек. Яралтучыларның иң күркәме, Аллаһы, мөбарәк булды» («Мөэминнәр» сүрәсе, 12-14нче аятьләр). 

Яралтучы табигать тә түгел, шулай ук үзеннән-үзе дә бар булмаган. Бу камил күренешне булдыручы, үтә дә төгәллек белән эшли торган «завод»ны бар итүче – Аллаһы Тәгалә һәм Ул бар нәрсәләрне буйсындырган һәм өйрәткән. «И-и, кешеләр, әгәр каберләрдән терелеп кубарылудан шикләнсәгез, фикерләп карагыз: төп атагыз Адәмне балчыктан халикъ кылдык, соңра – нәселегезне үрчетер өчен бер тамчы мәни суыннан, соңра ул суны оешкан кан кылдык, соңра ул канны ит кисәге кылдык, кирәк – ул сурәтләнгән булсын, кирәк – сурәтләнмәгән булсын, шул эшебез белән сезгә кодрәтебезне белдерер өчен. Һәм аналар карынында үзебез теләгәнчә билгеле вакыт тотабыз, соңрак бала булганыгыз хәлдә чыгарабыз, аннары камил гакылга вә куәткә ирештерәбез. Сезнең кайберегез яшьли үләдер, вә кайберегез каты картлык зәгыйфьлегенә ирешәдер, хәтта белгәннәрен онытып бетерәдер. Җирне язгы якта үләнсез такыр хәлдә күрәсең, әгәр су иңдерсәк терелеп хәрәкәтләнер вә кабарып күтәрелер һәм һәрбер үсемлектән ирле-хатынлы яхшы үсемлекләрне үстерер.  Бу эшләр – Аллаһы Үзе вә Аның һәр эше хак булган өчен. Ул кыямәт көнне үлекләрне тергезер, вә Ул – һәрнәрсәгә кадир» («Хаҗ» сүрәсе, 5-6нчы аятьләр).

Ә хәзер Аллаһының йомшак орлыктан нык һәм каты сөякләр бар итүенә игътибар итик. Аллаһ аларны төрле рәвештә һәм зурлыкта бар иткән. Алар арасында кечкенәләре һәм зурлары да, озынчалары да һәм түгәрәкләре дә, куыш эчлеләре һәм тоташлары да, калыннары һәм юкалары да бар. Кешегә бөтен тәне белән дә, аерым әгъзалары белән дә хәрәкәт итү кирәк булганга күрә, Аллаһ ул сөякләрне бербөтен түгел, ә аерым-аерым итеп ясаган. 

Шулай ук баш сөягенә игътибар итик. Ул сөякләр арасында өске һәм аскы теш казналары да бар. Аларга тешләр урнашкан. Тешләрнең киңнәре чәйнәү өчен яраклаштырылган, ә нечкә, үткеннәре тешләү, өзү өчен җайлаштырылган. Аллаһ муенны баш белән умыртка сөяген тоташтыра торган итеп яралткан. Умыртка баганасы койрык сөягенә кадәр сузыла һәм егерме дүрт умыртка сөягеннән тора. Ул умыртка сөяген күкрәк сөяге белән, җилкә, кул, оча сөяге, бот сөяге, тез, балтыр белән тоташтырган.

Әгәр дә Раббыбыз бер генә әгъзаны булса да артык яки ким итеп бар иткән булса, бу кешегә зарар китерер иде. Бер тамчы мәнидән яралтылган кешенең нинди икәнен күрәбез һәм бер дә гаҗәпләнмибез. Ә кешеләр ясаган төрле нәрсәләргә таң калабыз. Раббыбызның кешене үтә дә төгәллек белән һәм иң күркәм рәвештә бар иткәне турында ник уйлый белмибез? «Без кешене иң күркәм сурәттә яралттык» («Инҗир» сүрәсе, 4нче аять). Ни өчен бар иткән? Нәрсә таләп итә адәм балаларыннан? Роботларны билгеле бер максат белән ясыйлар бит, ниндидер эш эшләргә, кешенең тормышын җиңеләйтергә. Ә безне Раббыбыз ни өчен бар иткән? Бу хакта фикерләп, уйлап караганыбыз бармы? «Җирдә дә ышанучы акыллы кешеләр өчен галәмәтләр бардыр. Үзегезнең төзелешегездә дә могҗизалар бардыр, әллә шуларны күрмисезме?» («Зарият» сүрәсе, 20-21нче аятьләр).

Раил Фәйзрахманов
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик хаклы сузлэр.

    Мөһим

    loading