16+

Безгә кемнәр дога кылыр?

Әни авыз эченнән генә дога укый-укый тәһарәт ала. Аннан урындык куеп, мичнең иң өстеннән Коръән китабын алып, өстәлгә куя. Кереш белән тарттырган күзлеген киеп, Изге китапны укый башлый.

Безгә кемнәр дога кылыр?

Әни авыз эченнән генә дога укый-укый тәһарәт ала. Аннан урындык куеп, мичнең иң өстеннән Коръән китабын алып, өстәлгә куя. Кереш белән тарттырган күзлеген киеп, Изге китапны укый башлый.

Әкрен генә янына килеп басам да, Коръән битләренә күз салам. Юк, без таный торган язу түгел бу, язуын танымагач, бик әллә ни кызыксынмыйм да. Мине гаҗәпкә калдырганы шул: тышлары тузып-ашалып беткән китап битләрендәге язуның әле һаман да ялтырап торуы. Хәрефләре бер тамчы җуелмаган, кызгылтрак-кара төскә кереп җемелдәп торалар. Коръәнне ябып куйгач, ике кулын күтәреп озак итеп дога кыла әни.

Дога көтүчеләр ай-һай күп икән безнең нәселдә. Мин моны еллар үткәч, миңа кадәрге дога кылучылар инде үзләре дога көтүчеләргә әйләнгәч аңладым. Әни җомга көн Коръән укып, бездән алда киткәннәрнең, бездән дога көткәннәрнең рухларын шатландырган икән.
Мәгъриптән мәшъриккәчә, сөякләре таралган, исемнәре онытылган әрвахлар рухына. Безнең дә бар бит әле ул беркөн килеп сөякләре таралган, исемнәре онытылган буласылар.

Безгә кемнәр дога кылыр?
Без өйдән мәктәпкә, олылар эшкә чыгып киткәндә һәркайсыбызны изге теләк теләп озата әни. “Башларыгызга исәнлек, унике әгъзаларыгызга сәламәтлек, ике күзләрегезгә яктылык бирсен. Йөргән юлларыгызда иман әһленнән булган бәндәләр белән юлдаш кылсын, Хозыр Ильясны юлдаш итсен. Юл афәтләре, юл мәшәкатьләре, юл хәвефләреннән Үзе сакласын. Явызларга юлыктырмасын, тәртипсезләргә ияртмәсен, залимнәр тоткыныннан Үзе сакласын. Эшкә чыгып киткәннәрне хәерле кәсепләр белән кәсепләнеп, тапкан малларыгыз игелек-куанычка булып, хәерле урыннарга тотылсын. Укырга чыгып китүчеләргә башларыгызга хәерле зиһен, телләрегезгә хәерле тел ачкычлары бирсен. Белгәннәрегезне оныттырмасын, онытканнарыгызны искә төшерергә Үзе хәерле мидәт бирсен”, – дип теләк теләп озатып кала.

Әнинең бу изге теләкләре балалык-яшьлек белән колак яныннан гына үтеп киткән бугай дисәм, юк икән, Аллага шөкер.
Нәкъ Коръәни Кәримдәге язу карасы кебек, юылмыйча-җуелмыйча күңел түренә язып куелган икән.

Минем дә бит атнакич-жомгаларда дога көтеп кайтучыларым ай-һай күп. Хәерле сәфәргә, хәерле кәсепкә, хәерле белем эстәргә чыгып китүчеләрем дә әз түгел, Аллаһка шөкер.
Әйдәгез, дуслар, бер дога.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: https://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading