16+

Бала тәрбиясез булып үссә, безне бу дөньяда гына бәхетсез итеп калмый, кыямәт көнендә дә зур бәлага дучар итәчәк

Кешенең бу тормышта иң кадерле һәм бик тә саклап карап торган байлыгы ул – аның балалары. Балалар безнең шатлыгыбыз һәм бәхетебез дә.

Бала тәрбиясез булып үссә, безне бу дөньяда гына бәхетсез итеп калмый, кыямәт көнендә дә зур бәлага дучар итәчәк

Кешенең бу тормышта иң кадерле һәм бик тә саклап карап торган байлыгы ул – аның балалары. Балалар безнең шатлыгыбыз һәм бәхетебез дә.

Аллаһы Тәгалә Үзенең Коръәнендә байлык белән балаларны бу дөньяның матурлыгы, зиннәте дип белдерә: «Мал һәм балалар – бу дөньяның зиннәтләредер, әмма мәңге калачак нәрсә – изге гамәлләрдер, ул изге гамәлләр – Раббың хозурында дөнья малыннан һәм балалардан хәерлерәктер, нигъмәт йөзеннән һәм кешенең өмет иткән нәрсәсеннән яхшырагыдыр» («Кәһаф» сүрәсе, 46нчы аять).

 Ләкин шул ук вакытта сабыйларыбызның безнең өчен көенечкә, бәхетсезлеккә дә әйләнеп куюлары бар. Шуңа да моны аңлаган ата-аналар, акчасын, байлыгын кайгырткан, саклаган кебек, балаларына да бик тә игътибарлы була. Әйе, без акчабызны санап, хисап кылып торырга яратабыз, күбәеп китсә, берәр сәүдә эшенә җибәреп булмасмы икән, дип сораша-белешә башлыйбыз. Инфляция ашамасын дип, җыйган акчаны кая гына инвестицияләп була икән дип, төрле акча саклау ысулларын эзли башлыйбыз, өйрәнәбез. Ничек кенә булмасын, туплаган, җыйган малны саклап калу һәм аны тагын да арттыру өчен тырышабыз.

Байлыгыбыздан да кадерлерәк булган балаларыбызны да тиешле дәрәҗәдә кайгыртсак иде. Әйе, аларны тәмле ашату, матур киендерү, яхшы яшәтү өчен тырышабыз, көнне-төнгә ялгап эшлибез. Кызганыч, шуның белән, ата-ана буларак, бурычыбыз үтәлде дип уйлыйбыз. Ә балабызның әдәп-әхлагы ничек? Кешеләр арасында ул үзен тота беләме? Сүгенмичә-рәнҗетмичә генә, кешеләр белән аралашамы? Дуслары кем һәм кайларда йөриләр, нәрсә эшлиләр? Телефонда нинди уеннар уйный? Нинди видеолар карый? Бу һәм башка күп сорауларга җавап бирә алабызмы?

Кайберәүләр: «Прокурор кебек, баламның һәр адымын тикшереп тормам бит инде», – дип әйтергә мөмкин. Ә нигә җайлап кына сорашмаска, кызыксынмаска?! Акчабызны бит гел тикшереп-санап торабыз. Нәрсә алдык, күпме калды – тиене-тиенгә кадәр исәптә. Балабыз акчадан да кадерсезрәкме әллә?
Мәсьәләнең тагын шул ягы да бар: балалар әле үсеп кенә килә, алар беркатлы, бар сөйләгәнгә ышанучан була, нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнлеген аерып бетерә алмаска да мөмкиннәр.

Бүген интернетта булган мәгълүмат арасыннан акны карадан аеру балага түгел, өлкәннәргә дә кыен. Ә тормыш гыйлеме, яшәү тәҗрибәсе булмаган балаларны без ата-аналар да кайгыртмасак, аларны кем кайгыртыр?

Кайгыртучылар табылачак анысы: интернеттагы персонажлар, геройлар «тәрбияче» урынын алачак. Үзләренең әхлаксызлыгын, тәрбиясезлеген балага да сеңдерәчәк. «Сиңа инде 14 яшь. Ә син һаман да әти-әниең белән киңәшләшәсеңме, рөхсәт сорыйсыңмы? Син артта калгансың! Мондый булсаң, тормышта бар нәрсәдән колак кагачаксың. Син – ирекле, нәрсә телисең, шуны эшлә, чикләүләр – синең өчен түгел!»... Интернет челтәрендәге заманча фильмнар, мультфильмнар көне-төне балаларыбызны акрынлап кына менә шул рәвешле «тәрбия»ли! Әдәп-әхлактан, кешелек сыйфатларыннан һәм фикерләүдән азат булган робот-кешеләр буыны булдыру максатына хезмәт итә торган ул фильмнардагы геройларның үз-үзләрен тотышы, карашы исә акрынлап бала акылына сеңә бара.
Балабызның үзгәргәнен аңлап алганда инде соң була. «Балам, күз нурым бик акыллы иде. Нәрсә булды соң әле? Бер дә сүземне тыңламый, гел телләшә», – дип гаҗәпләнәбез.

Ә бит үзебез тәрбия өчен бирелгән вакытны кулдан ычкындырдык. Балабыз янына утырып, дусларча сөйләшергә, киңәшләр бирергә вакыт тапмадык. Әле алай гына да түгел, безгә комачаулап, сораулар биреп йөдәткән баланың кулына кесә телефоны тоттырып, берәр «мультик» кую безгә күпкә җайлырак буклды. Эшебезне тынычлап эшләдек. Ә балага анда нәрсә күрсәтәләр, нинди фикерләр җиткерәләр, баш миләренә, күңелләренә нинди «кыйммәтләр» салалар, ул хакта уйлап та кармадык.

Бала тәрбиясез булып, читтән кергән әхлаксызлыкны өстен күреп үссә, безне бу дөньяда гына бәхетсез итеп калмый, ә кыямәт көнендә дә безне бик зур бәлага дучар итәчәк. Чөнки без алар өчен Аллаһы каршында җавап тотачакбыз. Пәйгәмбәребез (с.г.с) «Сезнең һәрберегез дә көтүче кебектер һәм үзенең көтүлеге (гаиләсе) өчен җаваплыдыр. Имам көтүче кебектер, аның (кул астында булган халык)өчен җаваплыдыр; һәрбер ир-ат үз гаиләсе өчен көтүче кебектер, аның өчен җваплыдыр; хатын-кыз – иренең өендә көтүче кебектер, аның өчен җаваплыдыр; хезмәтче – хуҗасының мөлкәте өчен көтүче кебектер, шуның өчен җаваплыдыр», – дип әйтеп, безне кисәтеп калдырган (Бухари риваяте, 893). Бу – безне бала тәрбиясенә тагын да җитдирәк карарга этәрә торган хәдисләрнең берсе.

Реклама

Балаларыбызга кечкенә чакларында ук Аллаһы, иман турында сөйлик. Нәрсә ул гөнаһ, аны кылсаң, сине нәрсә көтә – шулар хакында аңлатыйк. «Сүзләрең гел дөрес булса, шул вакытта сине Аллаһы да яратыр, кешеләр дә хөрмәт итәр», – дип өйрәтик. «Ялганчы булсаң, Раббыбыз барысын да күреп, белеп тора, ахыр чиктә, бу ялган кешеләргә дә беленеп, намусыңны пычратып, дусларың арасында ышанычыңны югалтачаксын», – дип, киңәшләр бирик. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «И, мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз (ягъни үзегез ислам дине хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә дә дин хөкемнәрен дөрес итеп өйрәтегез), ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр» («Тәхрим» сүрәсе, 6нчы аять). Әгәр без гаиләбезне тәрбияләмәсәк, җәннәт, җәһәннәм, иман, гөнаһ төшенчәләрен сөйләмәсәк, аны ничек итеп Аллаһының газабыннан саклый алырбыз?!

Без, әти-әниләр, тәрбия мәсьәләсенә гаиләдә җитди карамасак, мәктәп белән мәчет-мәдрәсләр генә тиешле тәрбияне биреп бетерә алмаячак. Чөнки кино-мультфильмнар аша да балаларыбызга бик нык һөҗүм бара, инстаграм, “Тик-Ток” аша да ирме (алка тагып, тырнак буяган егетләр) яки хатын-кызмы икәнлеген аерып та булмаган затлар: «Нәрсә телисең, шуны эшлә, беркемне дә тыңлама», – дип, үз әхлаксызлыгын балаларыбызга сеңдерәләр, ә алар исә боларның «лайк»лары күп җыелган дип, үз тормышларында шундый түбән бәндәләрне үрнәк итеп ала.

Шуңа да балаларыбызның башларына, калебләренә чит фикерләр кергәнче, иң беренчеләрдән булып, динебез, гореф-гадәтләрбез, милләтебез турында сөйләп, аңлатып, өйрәтеп калдырыйк. Үз газиз балаларыбызның тәрбиясен бүтән кешеләр җилкәсенә аудармыйк, үзебез игътибарлы булыйк. Кем безгә дога кылыр? Кем безне тиешенчә динебез кушканча җирләр? Кем безнең картлык көнебездә кайтып хәлебезне белер, кирәк-яракларыбызда булышыр? Хәзерге интернет киңлекләре аша балаларга юнәлдерелгән идеология, кызганыч, моның киресенә өйрәтә – гаилә кыйммәтен юкка чыгаруны, ата-анага һәм, гомумән, җәмгыятькә каршылык күрсәтүне пропагандалый.

Балаларыбызга яхшы үрнәк булырга тырышыйк. Гаиләдә әти-әни бер-берсен ничек хөрмәт итә, үз ата-аналарының хәлләрен белешә, аларны ихтирам итә, балаларыбыз шуны күреп үссен. Үз үрнәгең белән генә тәрбия кылып була баланы.

Динебез, җәмгыятебез өчен чит булган һәм ялгыш юлга этәрә торган фикерләр тәэсир итеп, дөньяга фитри иман белән килгән балаларыбызның калебен бозмасын. Шуңа да үз балаларыбыз өчен һәрвакыт догада булыйк. Ата-ананың балаларга кылган догасы тоткарлыксыз, бер киртәсез кабул була. Начар сыйфатларын күрсәк, мәктәп тәрбияләр әле дип кул селтәмик, иң беренчеләрдән үзебез төзәтергә тырышыйк. Әйе, кайвакыт шундый очракларга тап буласың: баласының тәмәке тартканын күргән әти улын шелтәли башлый, ә үзе шул вакытта төтенләп, көйрәтеп тора! Яки баласының сүгенгәнен ишетә дә сүгенә-сүгенә орыша башлый! Бала күңеле боларның барысын да үзенә сеңдерә. Ул сүзләргә карамый, ә үз-үзебезне тотышыбыздан үрнәк ала. Шуңа да балаларыбызны тәрбияли башлаганчы, башта үзебезне тәрбияләргә кирәктер. Чөнки балаларыбызга өлге (мисал) булган вакытта гына тәрбия ысулларыбыз отышлы булачак.

«И, Раббыбыз, безгә тәрбияле хатыннар һәм яхшы балалар бир, аларның итагать иткәннәрен күреп күзләребез һәм күңелләребез шатланырлык булсын, һәм безне тәкъва мөэминнәргә үрнәк кыл, алар дин эшләрендә безгә иярсеннәр!» («Фуркан» сүрәсе, 74нче аять).

Раил Фәйзрахманов.

Фото: Анна Арахамия

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт

    Мөһим

    loading