16+

Дөньяда кылынган начарлык, ахирәттә үзен күрсәтер

Бу дөньяда төрле кешеләрнең хәлләренә кызыгырга мөмкин. Берәүләр – бай, икенчеләр – танылган, өченчеләр дәрәҗәле кеше булып тормыш алып бара.

Дөньяда кылынган начарлык, ахирәттә үзен күрсәтер

Бу дөньяда төрле кешеләрнең хәлләренә кызыгырга мөмкин. Берәүләр – бай, икенчеләр – танылган, өченчеләр дәрәҗәле кеше булып тормыш алып бара.

Әмма кешеләрдә иң сокландыра торган сыйфат – аларның көчле рухлы, ныклы ихтыярлы, иманлы, кешелекле булулары. Чөнки байлык, матурлык, дәрәҗә – вакытлыча. Хәтта алар гомерлек булса да, барыбер вакытлыча гына, чөнки бу дөнья нигъмәтләре билгеле бер вакытка гына бирелгән, бу дөньяда без кунак кына.

Ә менә иманлы, кешелекле булып яшәвебез ике дөнья бәхетенә дә сәбәпче булачак. Андый кешеләргә бик тә авыр, билгеле, чөнки бу тормышта кешелек сыйфатларын саклап калу җиңелләрдән түгел. Бу кешеләр башкаларга карата мәрхәмәтле, Раббыбызга шөкерле булулары белән аерылып тора. Аларның уңышлары: бу дөньяга вакытлыча гына килгәннәрен аңлап, һәр хәлдә дә сабырлык күрсәтүдә, Аллаһы биргән гомерләрен яратып, кешеләргә үч сакламыйча яши белүдә.

Кызганычка, еш кына нәкъ шундый кешеләр күпләрдә көнчелек хисләре тудыра. Бер караганда, башкалардан артык яклары юк, булдыра алганча тормыш алып бара, тырыша, хәрәмга керми, алар өчен, әз булса да, хәләл мал кадерле. Тик кайберәүләр мондый кешеләрнең «абынуын» тели, алай гына да түгел, «тормыш тәгәрмәченә» таяк кыстырырга бер форсат кына көтеп йөри. Әмма яманлык кылып, моны беркем белмәде, дип уйлаучылар Коръәни-Кәримнең әлеге аятен белми, ахры. Раббыбыз: «Аллаһы залимнәр кылган нәрсәләрне белмидер, дип уйлама...» – дип әйткән («Ибраһим», 14:42).

Халкыбызда: «Кырын эш кырык елдан соң да беленә», – дигән мәкаль бар. Әгәр берәү яманлык кылса: кемнеңдер өлешенә керсә, аңа яла якса, намусына тап төшерергә теләсә, аны авыр хәлдә калдырса, начарлыклар эшләсә, максатыма ирештем, дип җиңел суларга ашыкмасын, чөнки аның яманлыгы эзсез югалмаячак. Раббыбыз Коръәндә: «Кем дә кем [дөньяда] зәррә авырлыгы кадәр генә начарлык кылса, аны [Ахирәттә] күрәчәк», – дип әйткән («Әз-Зәлзәлә / Җир тетрәү», 99:8).
 

Айсылу ЮЛДАШЕВА,
“Дин вә мәгыйшәт”

Ачуны ничек җиңәргә?
Тиздән изге Рамазан ае җитәчәк. Рамазан ул ризыктан, судан гына тыелу түгел, безнең күңелебезнең, уйларыбызның да чиста булуын сорый.
Ләкин кеше идеаль була алмый. Кәефсезләнгән, ачуланган чаклар да булмый тормый. Ачуны җиңү юллары:
Бер сәхабә Расүлебездән: «Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!» – дип сораган Расүлебез: «Ачуланма», – дип җавап биргән.
Расүлебезнең хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз.

Ачуны туктата торган сүзләр бар.
Расүлебез ачуы чыккан кешегә: «Әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», – сүзләрен әйтергә кушкан.

Тәһарәт алу.
Расүлебез: «Хакыйкатьтә, ачу килү – шәйтаннан, ә шәйтан уттан яратылган. Утны су Хакыйкый көч.
Расүлебез: «Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле», – дип әйткән.

Ачуны тыйган өчен бирелә торган әҗер-савап:
Расүлебез: «Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак», – дигән.

Дәшмәү.
Расүлебез: «Берәрегезнең ачуы чыкса – дәшмәсен», «Ачуың чыкканда басып торсаң – утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят», – дигән.
Рамазан аенда боларга тагы да җитди карарга кирәк, чөнки уразалы көе ачуыбыз чыгып, үзебезне кулга ала алмавыбыз уразабызга зыян салырга мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Байлар баесын... Автор, зачем пропагандируешь терпение к бедности?

    Мөһим

    loading