Дустыңның кем икәнен әйт, синең кемлегеңне әйтермен, диләр. Дуслар ул кан туганнар да, гаиләбез дә түгел, ләкин кайбер дуслар белән туганнардан да якын булабыз.
Динебез ислам дуслык дигән төшенчәне ничек аңлата соң? Кем ул дус кеше? Алар белән үзебезне ничек тотарга? Болар хакында “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән әңгәмә кордык.
– Ислам дине дуслык турында нәрсә әйтә?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Яхшы дус хушбуй сатучыга охшаган. Ул сиңа хушбуйны бүләк итәчәк яки сатачак, яисә ислемайның хуш исе сиңа сеңәчәк. Яман дус исә тимерчегә охшаган. Ул синең киемеңне яндырачак яки аның начар исе сиңа сеңәчәк”, – дигән (имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Кеше әйләнә-тирәдәгеләрнең йогынтысына бирелә торган була. Аның янында күркәм холыклы, көчле ихтыярлы, ихлас кешеләр булса, алар белән күбрәк аралашып, дустанә мөнәсәбәттә торсалар, бу эзсез калмаячак. Халыкта: “Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, – диелгән гыйбарә бар бит. Шулай ук: “Дустың үзеңнән яхшырак булсын”, – дип тә әйтәләр. Моның да әһәмияте зур.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Һәркемнең дусты була, шуңа күрә кем белән дус булуыгызга игътибар бирегез”, – дигән (имамнар Әт-Тирмизи, Хәким).
– Пәйгамбәребезнең иң якын дуслары кем иде?
– Пәйгамбәребезнең сәхабәләрен, ягъни аңа ияреп, динебез юлында күп тырышлыклар куючыларны Расүлебезнең дуслары дип саный алабыз. Бигрәк тә дүрт тугры хәлифә: Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк, Гомәр бине Әл-Хәттаб, Госман бине Гаффан, Гали бине Әбү Талиб (Аллаһ алардан риза булса иде) Расүлебезгә аеруча да якын иде. Беренче тугры хәлиф, ягъни Расүлебез вафатыннан соң мөселманнар эшләрен үз өстенә алучы, аларның яклаучысы, ярдәмчесе булучы Әбү Бәкер Әс-Ситдыйкны Пәйгамбәребезнең иң якын дусты дибез.
“Әс-Ситдыйк” сүзе – ул исемгә өстәлгән сыйфат. Бу – “дөресен сөйләүче” дигәнне белдерә. Олуг сәхабәнең исеменә бу сыйфат ялгану Пәйгамбәребезнең “Исра һәм Мигъраҗ” кыйссасы белән бәйле. Пәйгамбәребез үзенең Аллаһ хозурында булуын сөйләгәч тә, Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе иң беренчеләрдән булып: “Расүлуллаһ шулай сөйли икән, димәк, нәкъ шулай булган”, – ди. Шуннан соң Әбү Бәкер радыяллаһу ганһене “Әс-Ситдыйк” дип йөртә башлыйлар.
– Дуслар белән билгеле бер ара (дистанция) саклау кирәкме?
– Һәркем белән дә билгеле бер ара саклау кирәктер. Дусларның да үз мәшәкатьләре, иң якын дусларга да әйтергә теләмәгән борчулары булырга мөмкин. Әлбәттә, якын дустыңа ярдәм кулын сузу, киңәшләреңне бирү мөһим, әмма әгәр ул хәзерге вакытта моңа мохтаҗ түгеллеген белдерсә, аны борчымау хәерле булыр.
Моннан тыш, без бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә ихластан барлык күңел борчуларын белдерә алабыз, дуслар ул – безнең кебек үк кешеләр. Һәр кешенең кечкенә генә үз дөньясы бар: ул – гаиләсе. Алар белән барысын да уртага салып сөйләшү мөмкин.
Ә инде “Авыр чакта дуслар ярдәм итә бит” дигәне анысы башка мәсьәлә. Әйе, без дусларга һәрвакыт таяна, алардан ярдәм сорый алабыз һәм, әлбәттә, ярдәм итә алганда ихлас дус кеше көченнән килгәннең барын да эшләячәк. Әмма аларның да үз гаиләләре, үз мәшәкатьләре бар. Билгеле бер ара саклау дигәндә, шул исәптә тотыла. Без үз проблемаларыбызны аларныкы әйләндерергә тиеш түгелбез.
– Көнче дусларың булса нишләргә?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Көнчелектән сак булыгыз, дөреслектә, ялкын утынны яндырган кебек, көнчелек тә изге гамәлләрне юкка чыгара”, – дигән (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгыннан).
Көнчелек кешене эчтән “кимерә” торган “корт” сыман. Кемнеңдер эшләре синекенә караганда яхшырак бару, аның малы күбрәк булу берәүләргә тынгы бирмәскә мөмкин. Кайвакыт кеше үзе дә бу “корт” белән көрәшә, кайчакларда аңа ирек биреп, бу чирне арттыра гына.
Көнчелек – Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә ризалык белдермәгән кебек килеп чыга, чөнки бары тик Раббыбыз гына кемгә күпме бирәсен, аның байлыгын, уңышларын хәл итүче Зат. Менә боларның барысын да көнчелек чире белән интеккән дусларга хәерлелек белән аңлату, аларның күңелен юату, кирәкле сүзләрне табу мөһим. Кул селтәп китеп бару һәрвакытта да җиңел, ә менә кешегә яхшылык теләп, аны нәсыйхәтләү күп көч һәм ихласлык таләп итә.
Моннан тыш, догада булу да мөһим. Дога – безнең коралыбыз ул. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Мөселман кешесенең үзе булмаганда кардәше өчен кылган догасы кабул булыр, чөнки аның баш очында махсус фәрештә тора. Һәм ул кеше үзенең кардәше өчен хәерлелек сорап дога кыла башласа, фәрештә: “Әмин, сиңа да шул ук насыйп булсын”, – дип әйтә” (имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Ләйлә Әхәтова
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар