16+

Һәр намаз үз вакытында укылырга тиеш

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирә.

Һәр намаз үз вакытында укылырга тиеш

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирә.

– “Су булмаганда, тәһарәт алу өчен, дымлы салфетка кулланырга ярыймы?”
– Юк, ярамый. Тәһарәт, бердән, су белән алынырга тиеш. Ул салфетка дымлы булса да, кулны чистартса да, су булып саналмый. Икенчедән, тәһарәт алганда, су яхшылап үтеп керсен өчен, бер кул белән икенчесен ышкып юарга һәм су нәкъ менә агып төшәргә тиеш. 

– “Интернетта мөселман күрәзәчесе Хәнифә дигән реклама күрдем. Диндә күрәзәлек итү тыела түгелме соң?”
– Ахырзаман афәтедер инде ул: “мөселман күрәзәчесе”, “мөселман эзотерик өшкерүче”. “Мөселман шәрабы” да чыкмагае, Аллаһ сакласын. Динебездә күрәзәлек итү, күрәзәчеләргә барып, аларның сүзләренә ышану көферлек, бик куркыныч нәрсә булып санала. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем дә кем күрәзәче янына барса, кырык көн буена аның намазы кабул булмас. Әгәр күрәзәче әйткән сүзләргә ышанса, Мөхәммәд пәйгамбәргә иңгән китапка (ягъни Коръән китабына) көферлек күрсәткән булыр”, – дип әйтә торган булган. Арабызда андыйлар булса, берүк Аллаһка тәүбә итәргә ашыксыннар.

– “Нәфел намазлары ничәшәр рәкәгать укыла? Уку рәвеше иртәнге намаз кебекме?”
– Нәфел намазлары Әбү Хәнифә мәзһәбендә икешәр итеп тә, дүртешәр рәкәгать итеп тә укыла ала. Икешәр итеп укыганда аның тәртибе иртәнге намазныкы кебек. Дүртешәр итеп укыганда өйлә намазының фарызы сыман, ләкин өченче һәм дүртенче рәкәгатьләрендә “Фатиха” сүрәсеннән соң тагын бер сүрә өстәп укырга кирәк.

– “Иртәнге намазны мин төнге өчтә торып укыйм. Әмма танышларым кояш чыкканнан соң ярты сәгать үтеп өйләгә кадәр аның сөннәтен дә, фарызын да укырга була диләр. Ниятне әйткәндә казага калган дип әйтергә кирәкми, имеш. Алай ярагач, иртәнге намазны ни өчен төнлә торып, йокыны бүлеп укырга кирәк соң?”
– Һәр намаз катгый рәвештә үз вакытында укылырга тиешле. Иртәнге намазның вакыты таң беленә башлаганнан алып кояш чыкканчыга кадәр дәвам итә. Әгәр кеше белә торып кояш чыкканчыга кадәр кичектерә һәм аннары кояш чыккач укый икән, зур хата ясый. Хатасын төзәтеп тәүбә кылырга тиешле. Шәхсән, үзем Татарстанның диния нәзарәте билгеләгән намаз вакытлары буенча укырга киңәш итәм. Ул җәдвәлдә “сәхәр вакыты тәмам” дигән вакыттан соң укый аласыз. Бөтен дөнья йоклаганда сез, иман ияләре, уянып, тәһарәтләнеп иртәнге намазны укысагыз, зур әҗергә ия булырсыз. Андый кешеләр турында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ул кеше Аллаһ яклавы астында булыр”, – ди. Ниндидер сәбәп белән иртәнге намаз үз вакытында укылмаса, кояш чыгып ярты сәгать үткәч, өйлә намазына кадәр аның сөннәтен дә, фарызын да каза кылып укыйсыз.

– Андый вакытта башка намазларның фарызын гына укыйбыз түгелме?
– Әйе, әмма иртәнге намазның сөннәте калган намазларның сөннәтеннән фазыйләтлерәк санала. 

– “Тәһарәтсез генә тәсбих тартырга ярыймы? Ә догалар укырга?” 
– Зекер-тәсбихларны тәһарәтсез дә укырга була. Хәтта галимнәребез госелсез дә әйтергә ярый, диләр. Ләкин Коръән аятьләрен уку өчен госелле булу шарт.

– Әбиебез: “Беренче таба коймакны ашамагыз, тәүфыйксыз булып үсәсез”, – дип әйтә иде. Аны үзе мәчегә ашата иде. Бу сүз каян килеп чыккан икән? Диндә ул дөресме?”
– Бәлки ул халык арасында таралган “беренче коймак төерле була” дигән сүздән килеп чыккандыр. “Бисмилләһ” әйтеп әзерләнгән хәләл ризыкларны ашарга ярый. Иллә мәгәр ризык бозылып, көеп китсә генә малга ашатырга була.

– “Мәрхүм булган кеше исеменнән мәрхүм булган икенче кешегә хәер бирергә ярыймы? Тормыш иптәшем әтиемне бик ярата иде. Алар хәзер икесе дә вафат. Ирем исеменнән әти өчен сәдака бирсәм буламы?”
– Сәдака биргәндә, исән яки вафат кеше исеменнән ниятләргә була. Әгәр “сәдаканың әҗер-савабы ике мәет-әрвахка барсын” дип ниятләсәгез, иншәАллаһ, сәдакагыз кабул булыр.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading