16+

Бөтенроссия тикшерү эшләре мәктәпләрдә йомгаклау контроль эшләренә әверелергә мөмкин

Тиешле тәкъдимне Рособрнадзор РФ Мәгариф министрлыгына юллаган.

Тиешле тәкъдимне Рособрнадзор РФ Мәгариф министрлыгына юллаган.

Һәр мәктәп предметы буенча контроль эшләре саны әлеге предметка бирелгән уку вакытының 10 проценттан артмаска тиеш булганлыктан, ВПР файдасына аерым йомгаклау эшләрен башкарудан баш тартырга тәкъдим ителә. Контроль эшләр саны буенча нормалар шулай үтәләчәк. 

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, Бөтенроссия тикшерү эшләре белем бирү сыйфатын бөтен ил дәрәҗәсендә бердәм стандартлар буенча бәяләргә мөмкинлек бирәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading