Мөселманнар өчен олуг бәйрәм булган Корбан гаетенә санаулы көннәр калды.
Быел ул 16 июньдә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мөдәррис хәзрәт Гыймранов безгә корбан чалу һәм аның фазыйләтләре турында сөйләде.
– Хәзрәт, корбан чалуның төп максаты нидә?
– “Корбан” сүзе гарәпчәдән “якынаю” дигән мәгънәгә ия. Шул рәвешле, корбан чалып, без Раббыбыз Аллаһка якынаябыз. Гомумән, ислам дине ул Аллаһы Тәгалә ризалыгына илтә, Аның белән элемтәбезне тотарга ярдәм итә торган юл. Корбан чалу да, намаз уку, ураза тоту кебек үк, Аллаһ тарафыннан билгеләнгән зур гыйбадәт. Аллаһка корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Мөселман кешесе, корбан чалып, бердән, Аллаһның әмерен үти, икенчедән, мохтаҗларга булышлык күрсәтә, аларны сөендерә булып чыга. Белгәнебезчә, Корбан гаете Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле. Ибраһим галәйһиссәламнең озак еллар баласы булмый. Ул Аллаһтан бала сорап, туа калса, аны Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалырга дигән вәгъдә бирә. Аллаһы Тәгалә олыгайган көнендә аңа бала насыйп итә. Тик Ибраһим галәйһиссәлам биргән вәгъдәсен оныта. Улына ун яшьләр булганда, Аллаһ, төше аркылы, аның вәгъдәсе турында исенә төшерә. Ничек кенә авыр булса да, Аның ризалыгы хакына, Ибраһим галәйһиссәлам моны үтәргә була. Улы да каршы килми. Әмма, алдан әйткәнемчә, Аллаһы Тәгаләгә корбанлыкның ите дә, каны да кирәк түгел. Ата белән улның Үзенә карата тәкъва булуларын белгәч, Ул Ибраһим галәйһиссәламгә улы урынына корбанлык итеп сарык бүләк итә. Шушы кыска гына тарих Корбан гаетенең асылын ачып бирә инде.
– Корбан чалу бөтен кеше өчен дә мәҗбүриме?
– Төп ихтыяҗлары, чыгымнары һәм әҗәтләреннән тыш, нисабы, ягъни 51 000 сум акчасы калган һәм балигълык яшенә җиткән мөселман кешесенә корбан чалу ваҗиб, ягъни мәҗбүри. Бу урында шуңа ачыклык кертәсе килә: кайбер кешеләр, белмәүләре сәбәпләре, гакыйка яки башка корбан чалыр өчен шушы Корбан гаетен көтәләр. Ул нәфел корбаннарны башка вакытта да чалырга ярый. Корбан гаетендә исә иң беренче чиратта шушы ваҗиб булган корбанны чалырга кирәк.
– Быел үз исемемнән, былтыр вафат булган әнием яки әтием исеменнән чалдым, дип сөйлиләр. Башка кешеләр исеменнән, шул исәптән бакый дөньяда булганнар өчен чалырга ярыймы?
– Бу шулай ук халкыбыз арасында киң таралган мәсьәлә. Һәр гыйбадәтнең үз тәртибе бар: намаз укуның да, ураза тоту, хаҗ кылу, зәкят түләүнең һәм башкаларның. Шул тәртип сакланмаган очракта, гыйбадәтебез кабул да булмый. Әйтик, дүрт рәкәгать фарыз намазны өч рәкәгать итеп кенә укысак, дөрес булмый. Уразалы кеше кояш баерга ике сәгать кала ашап куйса, шулай ук уразасы дөрес булмас иде. Корбан гыйбадәтенең дә үз шартлары бар, моның турында онытырга ярамый. Корбан чалдырырга теләгән кеше иң беренче чиратта үз исеменнән чалдырып, бу бурычны үз өстеннән төшерергә тиеш. Ул чалдырган корбанлык үзе һәм аның гаиләсе исеменнән була. Әгәр дә хатынының үз кереме булып, нисабы чыкса, ул үз исеменнән чалдыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, берсе – үзем, икенчесе өммәтем исеменнән дип, ике корбан чалдыра торган булган. Вафат булган кеше исеменнән чалуга килгәндә, кайбер галимнәр моны рөхсәт итә. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә “кеше үзеннән соң дога кылучы иманлы бала калдырса, әҗере аңа барыр” диелә. Тик иң беренче нәүбәттә, исән чагыңда, үз исемеңнән чалдырасың. Финанс яктан мөмкинлегең булганда, башка кеше, шул исәптән вафат булган якыннарың исеменнән дә ярый.
– Корсакта булган туасы бала өчен дә корбан чалырга кирәкме?
– Юк, кирәкми.
– Корбан чалдырганда ничек итеп ниятлисе?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, динне авырайтмагыз, дигән. Гади итеп үз телеңдә “Йа Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) ният кылдым чалмакка. Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!” дисең. Чалынасы хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткырганнан соң, шушы дога укыла: “Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ” (Йа Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һичбер тиңдәше юктыр).
– Корбанлык өчен нинди хайван сайларга кирәк?
– Дөя, сыер, үгез яки буйвол, сарык яки кәҗә. Һәрбер хайван үзенең билгеле бер яшенә җиткән булырга тиеш: дөя – биш яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк; сыер – ике яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк; сарык һәм кәҗә – бер яшьлек яки зур булса, алты айлык. Мөгезләре яки койрыклары төптән сынык булырга тиеш түгел. Аксак яки сукыр, авыру, хәлсез булмасыннар. Нинди малны чалуыбызга игътибарлы булсак иде. Ярамаган тагын дип, зәгыйфь сарык сайларга ярамый. Абзарыңда ике сарык булып, матурын, зурысын юбилейга дип саклап торырга кирәкми. Аллаһ ризалыгы өчен иң матурын чалырга тырышыгыз.
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе нәрсә чалдыра торган булган?
– Аның сарык чалдыруы билгеле һәм ул печелгән булган. Әбү Давыдтан килгән хәдистә, ул хәерлерәк тә, дип килә. Алда әйтеп киткәнемчә, Ибраһим галәйһиссәлләмгә дә Аллаһы Тәгалә улы урынына чалыр өчен сарык бирә.
– Корбанлыкны берничә кеше җыелып чала аламы?
– Җиде кешегә бергә җыелып, зур мал чалырга рөхсәт ителә: йә дөя, яки сыер, яисә үгез, йә буйвол булырга тиеш.
– Ни өчен корбан чалуның көннәре өчәү?
– Динебез кешегә авырлык китерми. Бер көн булса, күп кеше өлгермәс иде. Өч көндә теләгән һәр кеше чалырга өлгерә.
– Корбан чалуның фазыйләтләре турында да сөйләсәгез иде.
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Корбанның беренче кан тамчысы җиргә төшү белән, корбан чалучының гөнаһлары ярлыкана», – диелә. Гөнаһың бетү ул Аллаһка якынаю, күңелеңә тынычлык иңү, ризыгың киңәю, җәннәтле булу. Корбан гаете көнне ир-атлар госел алып, матур киемнәрен киеп, хушбуй сөртеп, тәкбирләр әйтеп, Аллаһ йорты булган мәчеткә баралар. Хөтбә-вәгазь тыңлап, зикер-тәсбихлар әйтеп, гает намазын укыйлар. Аннары өйгә кайтып корбан чалабыз, аның бер өлешен мохтаҗларга таратабыз. Балаларыбызга бүләкләр бирәбез. Гаиләбез, туганнарыбыз белән бәйрәм табынына җыелышабыз. Яңа ел, сабантуйлары кебек аны зурлап, матур итеп гаиләбез белән үткәрүне гадәт итеп кертсәк иде. Балаларыбыз да шуны күреп үссеннәр, бәйрәм рухын тойсыннар иде. Мөмкинлектән файдаланып, газета укучыларны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлыйм. Корбаннарыбызны чалып, Аллаһ Раббыбызның рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!
Быел Гарәфә көне – 15 июньгә, Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Корбан гаете көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.
Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгарга 1 сәгать кала җыелырга, Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.
Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02:00-03:00 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
03:00-03:30 – гает вәгазе укылу;
03:30 – гает намазын уку;
03:40 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
*
15, 16, 17, 18 һәм 19 июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (15 июньдә иртәнге намаздан башлап 19 июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”. Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.
Комментарийлар