16+

Кәефеңне күтәрәсең килсә, елмай, чөнки...

Үз-үзебезгә сорау бирик әле: очрашкан чакта дусларыбызның яки эшкә баргач, хезмәттәшләребезнең безне ничек каршы алуларын телибез?

Кәефеңне күтәрәсең килсә, елмай, чөнки...

Үз-үзебезгә сорау бирик әле: очрашкан чакта дусларыбызның яки эшкә баргач, хезмәттәшләребезнең безне ничек каршы алуларын телибез?

Әйе, һичшиксез, ачык йөз белән, безне матур итеп елмаеп сәламләүләрен яратабыз. Ә ник шулай соң? Чөнки елмаю кешенең күңел халәтенә уңай йогынты ясый икән. Ул салкын көнне туңып, өши башлаган кешегә кайнар чәй биреп җылыткан кебек тәэсир итә. Хәтта галимнәр дә елмаюның файдасы күп, елмаеп карасаң, башкаларның гына түгел, үзеңнең дә кәефеңне күтәрергә булыша, күңелгә җылылык иңә, диләр. 

Бер табиб болай дип язган: «Кабул итү бүлмәсенә авыру кергәч, мин аны һәрчак елмаеп каршы алам. Елмаюның көче искиткеч зур, ахры, авырулар да миңа: «Сезнең көләч йөзегезне күргәч, үземне яхшырак хис итә башладым», – дип җавап бирәләр. Шул сүз белән минем дә кәефем күтәрелә, йөрәгемә рәхәтлек иңә». Карагыз, кардәшләрем, елмаю кебек гади һәм бик җиңел гамәл ике кешенең дә көнен нурландырып җибәрергә сәләтле икән. 

Елмаюның файдасы хакында психологлар әле соңгы елларда гына сөйли башлады, әмма елмаю хакында Пәйгамбәребез ﷺ XIV гасыр элек үк үзенең бер хәдисендә әйтеп калдырган: «Бер изгелеккә дә, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән елмаеп каршы алу кебек игелекле гамәлгә дә кимсетеп карама» (Мөслим риваяте). Кайбер риваятьләрдә кардәшеңне елмаеп, ачык йөз белән каршы алу да садака төренә керә, дип килә. Карагыз динебезнең күркәмлеген, бер генә хәерле гамәлне дә кулдан ычкындырма, эшләргә тырыш, ди. «Әй, бу кечкенә генә гамәлнең савабы күп булмас» дип һич кимсетеп карама, ди. Имам Бохариның «Әдәбүл – Мүфрәд» китабында әйтелгәнчә, «Кардәшеңә елмаю – садака» дигән хәдисендә Пәйгамбәребез ﷺ безне шушы игелекле гамәлгә этәрә, психологларча әйтсәк, «мотивация» ясый. Ике кеше бер-берсенә карап елмайса, аларның икесенең дә кәефләре күтәрелә, кояш кебек җылылык сизәләр алар һәм, иң мөһиме, ахыйрәтләре өчен дә садака биргән кебек әҗер языла. 

Кая гына барсак та, безне якты йөз белән каршы алуларын яратабыз, әмма үзебез кайчакларда шушы елмаю-садаканы бирергә кызганабыз. Үзебез башкалардан таләп итәбез, ләкин үзебез бирмибез. Димәк, без саран булып чыгабыз түгелме соң?! Үзебез башкалардан елмаюлы якты караш көткән кебек, башкалар да бит бездән шуны көтә. Шулай булгач, гади генә елмаю димик, аның көнебезнең генә түгел, хәтта күңелебезнең дә һава торышын үзгәртә ала торган бер сыйфат икәнлеген онытмыйк.

Раил Фәйзрахманов


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading