16+

“Казан Экспо”да республикакүләм ифтарда җомга вәгазе дә укылырмы?

Республикакүләм ифтар җомга көненә туры килгәнгә, ир-ат волонтерлар өчен җомга намазы шунда үтәр дип көтелә.

“Казан Экспо”да республикакүләм ифтарда җомга вәгазе дә укылырмы?

Республикакүләм ифтар җомга көненә туры килгәнгә, ир-ат волонтерлар өчен җомга намазы шунда үтәр дип көтелә.

Мөселман кардәшләребез көтеп алган рамазан ае җитә. Беренче тәравих намазы 10 мартта ястү намазыннан соң укыла. Уразаның беренче көне 11 мартка туры килә.

Татарстан мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, рамазан ае – бердәмлегебезне арттыра, кардәшләребез белән күрештерә, мохтаҗларның хәлләрен белергә өйрәтә һәм изге гамәлләрнең әҗере күпкә арттырыла торган ай. 

– Рамазан аеның төп асылы ашказаныбызны бушату гына түгел. Без калебебез һәм күңелебез белән дә уразада булырга тиешбез. Бу – гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае, – диде ул, рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләгәндә.

Гадәттәгечә, Казанда һәм район җирләрендә авыз ачу мәҗлесләре дә оештырылачак. Казанда ифтарлар иллегә якын мәчеттә узар дип көтелә. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру да күркәм булачак, диде Равил хәзрәт Зөфәров.   

ХII республикакүләм ифтар исә 29 мартта “Казань Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Быел ул “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме исеме астында үткәрелә. Чарага күпсанлы дәрәҗәле чит ил кунакларын чакыру ниятләнелә.

Ифтарда катнашучыларны, традициягә кергәнче, бай мәдәни программа көтә. Ул Россиядә игълан ителгән Гаилә елын, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елын исәпкә алып төзелә. Оештыручылар әлеге чарага дөньякүләм танылган Коръән укучыларны һәм нәшидләр башкаручыларны җәлеп итәргә планлаштыра. Ифтарда 12 мең кеше катнашачак. Авыз ачу мәҗлесеннән соң бәлки тәравих намазын уку да оештырылыр. Җомга көненә туры килгәнгә, быел ир-ат волонтерлар өчен “Казан Экспо”да җомга вәгазе дә укылыр дигән ниятләре бар. Бу хакта сөйләшүләр бара, диде мөфтиятнең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов.

Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков әйтүенчә, Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 ракәгать итеп укыла. 

– Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәренә килгәндә, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шурасы карары белән, фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен – 495 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде, – диде ул.

Фитр һәм фидия сәдакаларын “Зәкят” фондына да тапшырырга була. Аларны фонд карамагындагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырачаклар. Биш йөз кешегә азык-төлек җыелмалары да таратылачак. Шулай ук авыру балаларга да ярдәм күрсәтеләчәк. 

– Узган елны “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафонында егерме өч балага ярдәм итә алдык. Быел кимендә егерме балага булыша алырбыз дип уйлыйбыз, – диде фонд директоры Булат Мәрданов.

Узган ел рамазан ае уңаеннан 30 нчы автобус маршрутында бушлай рейс оештырылган иде. Ул быел да дәвам итәчәк. Шул рәвешле, «Зәкят» фонды халыкның игътибарын хәйриячелек темасына җәлеп итмәкче.

Ураза бәйрәме быел 10 апрельгә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында Татарстан мөселманнары диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading