Хәер, без ул чакта аны уйларлык яшьтә дә түгел, заманасы да ул түгел. Соралмыйча калганнар һай күп лә ул. Без сораучылар әлегә бар да, менә җавап бирүчеләр генә юк шул инде. Әглиен Гыйлиен иң югары катмы ул, иң югары ноктамы? Җавабын белмим. Гел булмаса да, Раббым, кылган догаларымны Әглиен Гыйлиенгә ирештер дип сорап куям.
Әниләр догасы... Алар абыстайга йөреп укыган, ятлаган догалар. Ялгыш әйтәм, ятлаган түгел, "бикләгән" догалар. Алар бит "Кечкенә чакта күңелгә бикләгән догалар" дип сөйләшәләр иде.
Ә без кечкенә чакта Пушкин, Лермонтов поэмаларын ятлаганбыз, күбесен әле дә сөйләп бирә алабыз. Догалар өйрәнү ул безгә соңыннан гына мөмкин булды шул.
Бу күңел төбендә еллар буе биктә торган, кан тамырларына сеңгән һәм язгы ташкын кебек бәреп чыккан җан таләбе. Аллаһы Тәгаләгә ышану, Аңар мәхәббәт, Аннан курку... болар безнең күңелдә яшәгән. Тик заманы башка иде шул.
Менә бүген без күңел түребездән алып алар догасын үз телебез белән кабатлап, Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз. Бездән соң килгән буын да, киткәннәр рухына дога багышласын иде дә, ахырдан илгә-көнгә, якты дөньяга бары тик хәерлесен генә теләсен иде.
Җирдә тормыш дәвам итә, беркөн килеп без дә китәрбез. Буыннар алмаша, дөнья үзгәрә, кием-салым үзгәрә, ризык үзгәрә. Тик мәңге үзгәрмәс дога бар, иман бар, Раббыма ышаныч бар.
Безгә кадәрлеләр дә дога кылганнар, без дә кылабыз, бездән соң да иншәАллаһ, дога кылучылар булыр. Буыннар арасын догалар бәйли.
Комментарийлар