16+

Кемнеңдер тормышына кызыгып, аның белән “яшәмик”

Һәр кешенең дә күңелендә бураннар дулаган, җаны тынычсызланган вакытлары була, билгеле. Кайвакытта без эшебезнең килеп чыкмаганына, безнеңчә булмаганга борчылабыз. Хисләр акылны тәмам томалый да, тормыш тоташ кара төсләрдән генә торган кебек тоела.

Кемнеңдер тормышына кызыгып, аның белән “яшәмик”

Һәр кешенең дә күңелендә бураннар дулаган, җаны тынычсызланган вакытлары була, билгеле. Кайвакытта без эшебезнең килеп чыкмаганына, безнеңчә булмаганга борчылабыз. Хисләр акылны тәмам томалый да, тормыш тоташ кара төсләрдән генә торган кебек тоела.

Шул вакытларда үз-үзебезне кулга алып, тынычланмаган булсак, әйтелергә тиеш булмаган сүзләр, эшләнергә тиешле булмаган гамәлләр дә кылынырга мөмкин.
Пәйгамбәребезнең бер матур хәдисе бар: “Халәтләре белән үзегездән өстә булган кешеләргә карамагыз, ә үзегездән аста булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһының барлык нигъмәтләрен күрә белергә өйрәтер” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).

Без гел, нигә минем болай, ник мин аның кебек түгел, дип үзебезне башкалар белән чагыштырырга яратабыз. Кемдер бик бай, бәхетле яши сыман. Кызганычка, бәхетле булуны еш кына акчага, байлыкка кайтарып калдырабыз. Әйе, бу дөнья, фани тормыш үз кануннарын куя. Яшәү өчен, балаларыбызны аякка бастырыр өчен тир түгәргә мәҗбүрбез. Тик еш кына боларны сәламәтлегебез, тынычлыгыбыз бәрабәренә эшлибез. Безнең кайвакыт балаларыбызга вакыт юк, бу дөньяга вакытлыча гына килгәнебезне онытабыз һәм тагын бер шунысы бар: үзебезнең тормышны башка кешенең тормышы белән чагыштырып яшибез.

Күпме кеше социаль челтәрләрдә башкаларны тикшереп, аларга төрле “тозсыз” сүзләр язу белән мәшгуль. Шул сүзләр арасында бөтенләй дә уйламыйча әйтелгәннәре дә бар. Әмма кемнедер үпкәләтәбез дип борчылмыйбыз, билгеле. Әйдә, языйк, хәзер бит заманы шундый. Инстаграмда сүз иреге! Тик бу сүзләрне дә кешеләр укый, компьютер, робот түгел! Без кемгәдер нидер язып, аларга гына зыян китергәнебезгә ныклап ышанабыз. Ә бу вакытта үзебезнең күңел халәтенә игътибар бирик әле. Бу сүзләр көнчелектән язылган булса, булган изге гамәлләребезне юк итәчәкбез бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ялкын утынны яндырган кебек, көнчелек тә изге гамәлләрне юк итә”, – дип әйткән (имам Әбү Давыд).

Юк-бар нәрсәләргә дә үзебезне “ашап”, кадерле булган гомеребезне әрәм итмик, үз бәхетебезнең тәмен, рәхәтен күрергә өйрәник. Минемчә, иң кыен вакытларда да шөкер итәргә сәбәпләр бар. Тормышыбызның бер мизгелендә финанс яктан кыенлык кичерәбез икән, бу вакытта сәламәтлегебез яхшы булырга мөмкин. Тик без иң кыйммәтле бу байлыкны саннамыйбыз. Байлыкта “йөзгән” кешегә карап авыр сулыйбыз, ә бәлки ул бу вакытта, саулыгым өчен бар байлыгымны бирер идем, дип әйтәдер.

Бер күңелсез һәм һәркем өчен гыйбрәтләнерлек булган вакыйга турында ишеткән идем. Бер ир белән хатын юл һәлакәтенә очраган. Хатын-кыз һәлак булган, ә ир кеше имгәнеп, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр арабасына утырган. Алар хисапсыз бай булганнар: акчасы, үзләренә хезмәт күрсәтүче кешеләре күп булган. Әмма әтиләре имгәнеп, ялгыз калгач, балалар аның янына үзләренә акча кирәк булганда гына җыелышкан, ә калган очракта аңа игътибар булмаган, аны кайгыртып яшәмәгән. Бу ир кешенең  сәламәтлеге шулхәтле зыян күргән булган ки, хәтта ул бармакларын да селкетә алмаган. Бервакыт аркасының бик каты кычытуына түзә алмыйча хезмәтчесенә дәшә һәм моның өчен аңа йөз мең доллар акча бирергә дә әзер була...

Кешенең гап-гади ихтыяҗларын да үзе үти алмавы бик авыр. Монда уйланучылар өчен зур гыйбрәт бар. Шушы гозерне үтәгән өчен шулхәтле акча түләү, әлбәттә, бу кеше өчен бик кыен булган. Акча жәл булганга түгел, ә шул гади эшне үзе башкара алмыйча, моны түләп кенә башкарта алганга.

Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә күрсәткән билгеләрне күрергә өйрәник, гыйбрәт алып уйланыйк. Кемнеңдер тормышына кызыгып, аның белән “яшәмик”, үзебезнең гомеребез бик кыска һәм кадерле.

Айсылу Юлдашева.
Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гибрэтле язганын уйланырга мэжбур итэ рэхмэт, ижадый унышлар сина

    Мөһим

    loading