Гәҗиттән бер хәбәрне укып, уйланып йөргәч, әлеге мәкаләне язарга булдым.
Шәһәрдәге күпкатлы йортта яшәүчеләр, күрше фатирдан бик нык әшәке ис килә башлагач, участок полиция хезмәткәрен чакырталар. Ишекне ачсалар, күршеләренең үле гәүдәсенә юлыгалар...
Шәһәр җирендә күрше белән күршенең аралашуы – сирәк очрый торган хәл, бер-береңә кунакка йөрешү, хәлен белешү дигәне бөтенләй юк. Ярый әле авылларда, кунакка йөрешү булмаса да, азмы-күпме күрше белән хәл белешү, аралашу бар. Бигрәк тиз үзгәреп беттек шул. Моннан 20-30 еллар элек башкачарак иде. Әле дә истә: без үскән чакта, күршегә кереп, хәл белешүләр бар иде. Күршеләр йә безгә керә, йә әби белән бергә аларга кереп чыга идек. Әле алай гына да түгел, әбием берәр тәмле ризык пешерсә: «Мә, күршеләргә дә керетеп чык», – дип, безне йөгертә. Шулай ук күршеләр дә вакыт-вакыт өчпочмак, пәрәмәч һәм башка ризык кертәләр иде, нәкъ диндәгечә, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم киңәш биргән бит: Әбү Зәрр радыяллаһу ганһе әйтте: «(Бервакыт) Аллаһының Илчесе صلى الله عليه وسلم (миңа): «Әй Әбү Зәрр, ит пешерсәң, суын артыграк итеп сал һәм күршеләрең турында да кайгырт», – диде» (Мөслим риваяте, 6688).
Элек мондый хәдисләрне белми яшәсәләр дә, дин дә хәзерге кебек көчле булмаса да, кешеләр диндә хупланган гамәлләр кыла иде. Бүген хәдис-аятьләрне дә беләбез, ә күрешләребезгә соңгы мәртәбә кайчан күчтәнәч яки бүләк керткәнебезне хәтерләмибез дә. Шашлык кыздыргач яки пылау пешергәч, аларны сөендергәнебез бармы? Исе чыга бит, күрше дә кызыга, ә безнең «тукта әле, исе белән генә ләззәтләнмәсен, авыз да итсен» дип, керткәнебез бармы?
Койма коручы бер егет гаҗәпләнеп сөйли: «Кайбер кешеләргә койма кора башлыйбыз, шунда ук күршесе килеп җитә. Янәсе, аның җиренә кермибезме. Кайбер вакчыл бәндәләр, хәтта БТИ хезмәткәрләрен чакыртып үлчәтә». Икенче бер танышым үзләре яши торган урындагы берәүнең, үз күршесе зыян салуына түзә алмыйча, башка җиргә күченеп китүе турында сөйләгән иде. Ә бит Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم нәрсә диде? Әбү Һөрәйрә радыяллаһу ганһе сүзләреннән риваять ителгәнчә, (бервакыт) Пәйгамбәр صلى الله عليه وسلم : «Аллаһ белән ант итәм, иманлы булмас, Аллаһ белән ант итәм, иманлы булмас, Аллаһ белән ант итәм, иманлы булмас!» – ди. (Аңардан): «Әй, Аллаһның Илчесе, кем?» – дип сорыйлар. Ул: «Күршесе аның явызлыгыннан иминлектә булмаган (кеше)», – ди (Бо хари риваяте, 6016).
Кайбер авыллардагы халык арасында: «Тиресне безнең якка өймәгез, исенә түзеп булмый бит дип күпме әйттек инде күршеләргә, һич тыңламыйлар, нишләргә дә белмибез», – дип зарланучылар да бар. Шәһәрдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә күршеләре белән җәфа чигүләрен сөйлиләр: «Уннан соң тавышланмагыз, безнең йоклыйсы бар дип никадәр әйтелсә дә, без бүтәнчә эшли алмыйбыз, ремонтны бетерергә кирәк, дип җавап бирәләр. Шул сәбәпле ничә атналар юньләп йокы күргән юк». Ә динебез нәрсә ди? «Аллаһка һәм кыямәт көненә иман китерүче кеше күршесенә зарар китермәсен» (Бохари риваяте, 6018).
Зыян салу ярамый да ярамый инде, әле Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم күршеләргә изгелек кылырга да чакыра: «Аллаһка һәм кыямәт көненә иман китерүче кеше үзенең күршесенә изгелек кылсын» (Бохари риваяте, 6019).
Бу хәдис белән гамәл кылу бөтенләй бетте дисәң дә була инде. Күршебез берәр зур җиһаз алып кайтты ди, без нишлибез? Әйе, тәрәздән карап: «Йөк ташучылар да ялламаган инде?! Билен авырттырып йөри шунда», – дип хурлыйбыз гына. Ярдәмгә чакырса да: «Миңа күтәрергә ярамый», – дип, кермәү ягын карыйбыз. Күршемә миннән бер изгелек булсын әле дип, ярдәмгә ашыгучылар бик сирәк шул хәзер.
Элек күршеләр, бигрәк тә авылларда, туганнар кебек яшәделәр. Сөенечен дә, көенечен дә бергә кичерделәр. «Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы дус – ул үзенең иптәшенә (аңа иң күп файда китерүче), иң яхшы (мөнәсәбәттә булучы). Ә Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы күрше ул – үзенең күршесенә яхшы (мөнә сәбәттә булучы)» (Тирмизи риваяте, 1944).
Дини гыйлем булмаса да, ата-бабайдан калган гадәт буенча, ислам дине кагыйдәләре буенча яшәде авыл халкы. Ни сәбәпле шулай үзгәрдек соң без? Күршеләр мәсьәләсендә генә түгел, башка җитди нәрсәләрдә дә сизелә ул үзгәреш: әти-әнигә мөнәсәбәттә, бала тәрбиясендә, туганнар белән аралашуда. Бөтен нәрсә – ашарга ризык та, киенергә кием дә, йөрергә машина да, торырга йорт та бар, тик күңелебез генә ярлылана бара. Элекке кебек шөкер итү, булганына сөенә белү, вак кына, кеченә генә нәрсәләргә шатлана белү – берсе дә калмады.
Мәкаләмне күршеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга кирәклеген ассызыклаган тагын бер хәдис белән тәмамлыйм. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم : «Җәбраил мине күршегә карата яхшы мөгамәләдә булуның кирәклеге турында (шулкадәр) озак үгетләде, хәтта ул күршене варислар исемлегенә кертә дип уйладым», – диде (Бохари риваяте, 6014).
Раил Фәйзрахманов.
Комментарийлар
0
0
ул тавышка тузеп була,кончелеклэренэ чыдый алмыйлар.эни 94яшендэ улде .,,бар булсын курэ алмыйлар,юк булсын ,бирэ алмыйлар ,,дия иде.яши-яши анлыйсын икэн.
0
0