Без көн саен күрешеп тора, бик еш йомышыбыз төшә торган кешеләр бар. Күршеләр!..
Кайвакыт алар безнең хакта бездән дә күбрәк белә, бөтен эшебездә ярдәм итә, авыл җирендә гомер иткәннәре без юкта хайваннарны карый, сыер сава, көтүдән малларны каршы ала. Шәһәр җирендәгеләре без берәр кая китсәк, фатирны караштырып тора, гөлләргә су сибә, ярдәм кирәк булганда балаларны караша.
Күршеләрнең без өзелеп яратканы, тирән ихтирам хисләре уятканы да һәм бөтенләй дә капма-каршы тойгылар белән яшәргә этәргәннәре дә бар. Ни генә булса да, йортларыбыз янәшә торган, гомеребез үткән бу кешеләр белән без бары яхшы мөгамәләдә булырга тиеш.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһыга һәм Кыямәт көненә ышанучы кеше күршесенә зыян китермәсен”, – дип әйткән (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).
Халыкта: “Якын күрше ерак туганнан да яхшырак”, – дигән мәкаль бар. Бу – яхшы күршеләр безнең өчен зур бүләк булып торуын белдерә. Кеше күршесе белән аралашкан, эш иткән кадәр туганы белән дә күрешеп тормаска мөмкин, чөнки тозың, шырпың бетсә, ерак туганыңа түгел, ә якын күршеңә чабасың.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бу дөнья бәхете дүрт нәрсәдән гыйбарәт: игелекле хатын, иркен йорт, хәерле күрше, уңайлы атың (бүген транспорт) булуда. Бәхетсезлек – шуларның капма-каршысы булу”, – дип әйткән (имам Әл-Бәйһакый хәдисләр җыентыгыннан).
Икенче бер хәдистә Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җәбраил галәйһиссәлам миңа күршеләргә яхшы мөнәсәбәттә булуның мөһимлеген нәсыйхәт итүне шулкадәр озак дәвам итте, хәтта ул күршеләрне мирас алучылар исемлегенә кертер дип уйладым”, – дигән (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).
Кеше вафат булганнан соң аннан калган мирас бары тик якыннарына гына бирелә. Әлеге хәдистә Пәйгамбәребез күршеләрнең дәрәҗәсен ассызыклап, аларны мирас алучылар рәтендә булыр дип уйлавын әйткән.
Дөрес, күршеләр төрле була һәм алар белән уртак тел табу, туганыңдай якын итеп яши алу зирәклек, хикмәт таләп итә, чөнки без төрле. Һәрберебезнең үз холкы, гадәтләре, дөньяга карашы. Бу карашлар сәбәпле, үзебез дә сизмәстән күрше дигән якын кешеләребезнең хәтерен калдырырга яки, киресенчә, алардан гаделсезлек күреп яшәргә мөмкинбез. Ләкин Кыямәт көнендә кемнеңдер безгә кылган золымы өчен түгел, ә үзебезнең башкаларга булган мөгамәләбез хакында җавап тотачакбыз бит.
Күршеләргә күркәм мөгамәләдә булу – Аллаһының әмере ул. Коръәндә: “Ата белән анага, якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, якын күршегә, ерак күршегә, янәшәдәге иптәшләргә, юлда калучыга һәм уң кулыгыз ия булган нәрсәләргә игелек кылыгыз”, – диелгән (“Ән-Ниса / Хатыннар”, 4:36).
Бу аятьтә Раббыбыз якын һәм ерак күршеләргә күркәм мөгамәләдә булуны ата-анага, ятимнәргә, мескеннәргә игелек кылу кебек зур савапка ия булган гамәл белән янәшә куйган. Күршеләргә, нинди булуларына карамастан, изгелек кылу, аларга сабыр итү мөселман кешесен бизи торган гамәл булып тора.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе болай дип хәбәр иткән: “Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы белән ант итәм, иман китермәгән булыр! Аллаһы белән ант итәм, иман китермәгән булыр! Аллаһы белән ант итәм, иман китермәгән булыр!” – дип әйтте. Аннан: “Йә, Расүлуллаһ, кем ул?” – дип сорадылар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Күршесе аның начарлыгыннан имин булмаган кеше”, – дип җавап бирде” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).
Элек-электән халкыбызда күрше кеше килеп керсә, табынга чакыру, чәйгә дәшү яки тиз генә өстәлгә ризык куеп, күршене утырту гадәте булган. Бергә ашаганда йортка, ризыкка бәрәкәт килә. Ризыкны бүлешүчең күршең булса, тагы да хәерле. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең сәхабәсенә: “Йә, Әбү Зәрр, шулпа пешерсәң, суын күбрәк сал һәм күршеләреңне кайгырт”, – дип әйткән (Имамнар Әл-Бохари, Мөслим).
Икенче бер хәдистә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Күршесе ач булуын белә торып, үзе тук хәлдә йокларга ятучы кеше бездән түгел”, – дип әйткән сүзләре тапшырылган (имам Әт-Табәрани).
Күрше хакы олуг хак, бу хакны тиешенчә үтәү мөселман кешесенең бурычы. Күркәм мөгамәләдә булган күрше белән туганнардай яшәү үзе дөнья бәхете, күңел тынычлыгы. Ә инде күршеләр безгә карата без теләгән мөгамәләдә булмаса, моны хәл итү безнең үзебездән тора.
Айсылу Юлдашева.
Комментарийлар