Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул берәүләргә байлык, муллык, ә икенчеләргә фәкыйрьлек бирә.
Шунысын да истә тотарга кирәк: белем, хезмәт һәм тәҗрибә байлыкка ирешүнең төп сәбәпләре булып тора. Әлбәттә, байлыкка ирешү өчен, бу сыйфатлар гына җитми, чөнки Аллаһы Тәгалә белем алып, көн-төн хезмәт иткән, тырыш кешегә байлыкны бирмәскә дә мөмкин. Бөтен байлыкларның чын хуҗасы Аллаһ икәнлеген белергә һәм онытмаска кирәк. Аллаһ – кемгә күпме нигъмәт бирергә кирәклеген иң яхшы белүче.
Мул тормышта яшәргә теләгән һәр кеше бөтен кирәкле эш-гамәлләрне кылып, Аллаһ аңа биргән нигъмәтләргә канәгать булырга һәм Раббысына ихластан шөкер кылырга тиешле. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне арттырырмын», – ди («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять). Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгән, хезмәт иткән һәм барына канәгать булган кешенең малы, әз күләмдә булса да, бәрәкәтле була. Андый кеше мәңге булган бәхеткә ирешә.
Кайберәүләр бәхетне матди байлыкта гына күрәләр. Әгәр Аллаһ кемнедер яратса, аңа – байлык, ә яратмаса, фәкыйрьлек бирә, дип уйлыйлар. Мондый фикер дөреслеккә туры килми. Әгәр кешеләр уйлаганча булса, бик бай булган Фиргавен – Аллаһның сөеклесе, ә фәкыйрь булган Муса пәйгамбәр (галәйһиссәләм) Аллаһның сөексез нәбие булыр иде.
Дөньяда бай булып та, бәхетсез яшәүчеләр аз түгел. Шунысын да аңларга кирәк: фәкыйрьлек – бәхеткә илтә торган юл түгел. Тормышта хәерчелек аркасында өметләрен өзгән кешеләр күп очрый. Моннан аңлашылганча, үзенә күрә байлык та, хәерчелек тә бәхетнең төп сәбәпләре булып тормый икән. Эчке рухи дөньяны тынычландырмыйча, сафландырмыйча, кешенең бәхете барыбер үзгәреп торачак, ул бөтен дөньяга хуҗа булса да, чын бәхеткә ирешә алмаячак.
Байлык һәм фәкыйрьлек – икесе дә Аллаһның сынавы булып тора. Бу хакта Изге Коръәндә болай дип әйтелгән: «Дөреслектә, байлыкларыгыз һәм балаларыгыз сезнең өчен фетнә (сынау) булып тора» («Тәгабүн» сүрәсе, 15 аять).
Бер генә мизгелгә дә бу фани (кыска вакытлы) дөньяның безнең өчен зур сынау урыны икәнлеген онытмаска тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм байлык белән дә, ярлылык белән дә сыналган. Акчасы, малы булганда масаймаган, кешеләрне мыскыл итмәгән, киресенчә, байлыгын изге юлда сарыф иткән, халыкка файда китергән. Ә инде акчасы беткән вакытларында сабыр иткән һәм Аллаһның түбәндәге сүзләрен истә тоткан: «Дөреслектә, Аллаһ сабыр булучыларны ярата» («Гыймран» сүрәсе, 146 аять). Ислам дине һәммәбезне дә менә шушы ике мәсьәләдә гадел булырга өйрәтә: байлыгың булганда – якыннарыңны, мохтаҗларны, кардәшләреңне онытмаска, гаиләңә сарыф итәргә, тәкәбберләнмәскә, әгәр малың юк икән – сабыр итәргә һәм тырышып эшләргә боера.
Күпчелек очракта кешеләр үзләренә Аллаһы Тәгалә биргән тиңсез байлыклар турында онытып җибәрәләр. Мәсәлән, күзләре күрми торган кеше беркайчан да өйнең кысан булуыннан зарланмый. Ул күзләрем күрсә иде, дип хыялланып яши. Ачлык елларында адәм балаларының берсе дә алтын-көмеш турында түгел, ә ризык турында гына уйлаган. Димәк, ярлылык һәм байлык тормышта иң мөһим урында тормый. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Сезнең белән чагыштырганда күп бирелгән кешеләргә түгел, ә аз бирелгән кешеләргә карагыз» (Бохари).
Канәгать булу сыйфаты юк икән, кеше байлык белән беркайчан да туена алмый. Эчке дөньясы бай булган кешенең ашарына булса, риза булыр, чөнки ул – рухи яктан бай.
Ни өчен Аллаһы Тәгалә барлык колларын бай итмәгән соң? Чөнки барысы да җитәкче булса, кем эшләячәк? Болар барысы да Аллаһы Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән канун нигезендә тормышка ашырыла, шуңа күрә кемдер – бай, ә кемдер – ярлы.
Әгәр бай кеше байлыгын изге юлда сарыф итсә, Аллаһка шөкер итеп, мохтаҗларга ярдәм итеп һәм тормышын изге гамәлләр белән бизи икән – мондый байлык яхшылык булып тора. Әгәр байлыгыннан зәкятләрен түләмәсә, мохтаҗларга ярдәм итмәсә, әлбәттә, бу байлык бәхет китермәячәк.
Фәкыйрь кеше дә үзендә булган нигъмәтләрнең кадерен белсә, язмышы өчен риза булып яшәсә, бу аның өчен файдага гына булачак. Габдулла бин Гамрдән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кешеләр кыямәт көнендә җыелгач, алардан, бу өммәтнең фәкыйрьләре кайда, дип сорарлар. Алар торып басырлар һәм алардан, нинди гамәлләр кылдыгыз, дип сорарлар. Алар: «Ий, Раббыбыз, Син безне сынадың һәм без сабыр иттек, Син байлыкны һәм хакимлекне башкаларга бирдең», – дип җавап бирерләр. Бу кешеләр җәннәткә башкалардан алданрак керер. Хисапның катысы дөньяда байлыгы һәм хакимлеге булган кешеләргә калыр», – дигән.
Хикмәт ияләре әйткәннәр: «Иң зур нигъмәт, байлык – Аллаһның барлыгына, берлегенә чын күңелдән ышану, Аны ярату, булган малга канәгать булу».
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга тормыш сынауларын лаеклы рәвештә үтәргә насыйп итсә иде.
Нияз хәзрәт Сабиров
Комментарийлар