16+

Гөмбәле рассольник рецепты

Урманда үскән гөмбәләрлән әзерләнгән ашны сез дә әзерләп карагыз әле.

Гөмбәле рассольник рецепты

Урманда үскән гөмбәләрлән әзерләнгән ашны сез дә әзерләп карагыз әле.

Кирәк булачак: 350-400 гр урман гөмбәсе, 4-5 шт тозлы кыяр, 200 мл тозлы кыярлан калган маринад, 3 аш кашыгы өеп арпа ярмасы (перловка - рус.), 2 суган, 1 кишер, тәменчә тоз, борыч, 100 гр ак май, тәменчә укроп, петрушка, 2 литр ит шулпасы.

Перловканы алдан берничә сәгатькә суга салып куегыз.

Кишер белән суганны майда кыздырабыз. Аннан соң шуңа туралган тозлы кыяр, рассол салып, савытның капкачын каплап, акрын утта 20 минут пешерәбез.

Перловканы шулпага салабыз. 10 минуттан туралган гөмбәне кушабыз. Болгатып, кимендә 30 минут пешерәбез.
Гөмбәле шулпага яшелчәләрне өстибез. Тоз салып, тагын 5-10 минут кайнатабыз.

Өстәлгә бирер алдыннан яшелчәләрне сибәбез.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading