16+

«Мәчетебез иске иде. Рәхмәт инде Разыяга. Исән булсын!»

Безнең милләт элек-электән хәйриячелек, меценатлыкны хуплаган. Мәчет-мәдрәсәләр игелекле затларның матди ярдәме белән салынган һәм тотылган.

«Мәчетебез иске иде. Рәхмәт инде Разыяга. Исән булсын!»

Безнең милләт элек-электән хәйриячелек, меценатлыкны хуплаган. Мәчет-мәдрәсәләр игелекле затларның матди ярдәме белән салынган һәм тотылган.

Халык үзенә ярдәм итүчеләрне онытмый. Апанайлар, Яушевлар һәм башка бик күпләрнең исеме безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Безнең заманда да игелекле, мәрхәмәтле җаннар бар, шөкер. Шундыйларның берсе һәм бик сокландырганы Разия ханым Еникеева. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия композиторлар берлеге әгъзасы. Танылган музыкант, игелекле меценат Рөстәм Латыйповның тол хатыны, композитор һәм дирижер Мәсхүт Латыйповның килене. Озак еллар Казан консерваториясенең махсус фортепиано кафедрасы доценты булып шәкертләренә көй- моң серләрен ачкан шушы җыйнак кына гәүдәле, тыйнак ханым өч мәчеткә җан өргән инде. Аның беренчесе Яшел Үзән районы Түбән Карамалы авылында.

- Мәчетебез иске иде. Рәхмәт инде Разыяга. Исән булсын! - диләр Түбән Вязовойда яшәүче Вәсилә, Гөлнара, Румия, Кадрия ханымнар. Алар шул рәхмәтләрен әйтер өчен ерак араларны якын итеп килгәннәр дә инде.Ә икенчесен ире исемендәге “Рөстәм” мәчетен Разыя ханым Хороводный урамында салган.” Монда мәчетләр аз, теләгәннәргә дә урын җитмидер” шикелле булып тоелган аңа. Чынлап та шулай мөселман бәйрәмнәрендә бик күпләр урамда калган. Ә хәзер яңа мәчеттә теләгән һәркемгә Аллахка шөкер итеп дога кылырга урын бар.

Ә бүген Левченко бистәсендә ачылган “Сөләйман” мәчете Разыя ханымның өченче Аллаһ йорты. Суртдин Сөләйманов бистәнең имананын саклап калырга тырышкан беренче хәзрәт була. Өч сугышны узган бу ак бабай иманның-исламның халык өчен мөһимлеген аңлап эш итә. 1999 елда мәчет тә салына. Халык аңа бертавыштан “Сөләйман” исеме бирә. Хәзрәтнең бабасының исемен. “Сөләйман” мәчетен башкалабызның беренче игелекле дин йорты дип курыкмый әйтеп була. Ул язмыш тарафыннан кыерсытылганнар: күрү сәләтен югалтканнар өчен дә ишекләрен киң ача, аларны Коръән уку серләренә өйрәтә башлый. Ятимнәргә, күп балалы гаиләләргә, ярлы студентларга өлкән яшьтәге мохтаҗларга булыша торган “Ярдәм” фонды да биредә оеша. Болар барысы да Илдар хәзрәт Баязитов килгәч башлана. Аннары 2013 елда башкалабыз мэры Илсур Метшинның идеясе һәм ярдәме белән “Ярдәм” мәчете ачыла. Бүген аны Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә беләләр. Анда сәламәтлекләрен ныгытырга һәм ислам нигезләрен өйрәнергә ераклардан киләләр. Күрмәүчеләргә дә, аяклары йөрмәүчеләргә дә яшәү дәрте бирә бу мәчет.

Башкалабызның Левченко бистәсендә бүген ачылган яңа Аллаһ йорты да шундый игелекле булып, авыр хәлдә калганнарга ярдәм күрсәтергә җыена. Ә моның өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Гомуми мәйданы 1000 квадрат метрдан артып киткән әлеге комплекста 300 кешегә исәпләнгән намаз залы, (хатын-кызлар өчен ул икенче катта урнашкан) уку сыйныфлары шәкертләрне кабул итәргә әзер.

Бистә халкының шатлыгын уртаклашырга, мәчет ачылу тантанасына Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм илебезнең төрле төбәкләреннән килгән хәзрәтләр катнашты. Разыя ханым үзе :” “Мәчет төзү җиңелрәк икән, сөйләүгә караганда”, - диде шатлыгын һәм дулкынлануын яшермичә.

 Яңа “Сөләйман” мәчете проектының авторы архитектор Искәндәр Еникеев. Өч ак гөмбәзне үз эченә алган мәчеттә тыштан да, эчтән дә ак төс өстенлек итә. Әйтерсең аның ташлары да ничә ел заводлар корымы сеңгән бистә халкының күңелен агартырга тели.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading