Айдар Галимов : «Әнинең хәле авырайгач, Мәскәүдән хәбәр килде»
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Дәвамы. башы: Җырчы Айдар Галимов: “Бер тапкыр әнине алдадым”
– Айдар абый, сез эстрадада бәхәскә керми торган җырчы буларак та билгеле. Сез йомшак холыклы кешеме?
– Үземне йомшак холыклы кеше дип әйтә алмыйм. Кайвакыт тәрбиялелек, әдәп-әхлакны да, нишләптер, гадилек белән тигезләп куялар. Беренче сыйныфка укырга барганда әти-әни: “Ий, балам. Сине мәктәптә баргач, кыйнап кына кайтарырлар инде”, – дигәннәр иде. Кыйнамадылар, әле сыйныф командиры итеп сайлап та куйдылар.
– Тормышта елмаеп кына хәл итеп булмаган очраклар да була бит. Үзегезне якларга туры килдеме?
– Миңа бик тиз чыныгырга туры килде. 8 сыйныфны тәмамлап зур шәһәргә чыгып киттем. Уфада безнең бер туганыбыз, танышыбыз да юк иде. Тулай торак, шалтыратырга телефон юк, хат язышу озак. Беренче тапкыр чын “дедовщина” белән тулай торакта очрашырга туры килде. Төнлә бүлмәнең ишеге чыгып кына оча ала иде. Егетләр кереп сиңа ниндидер таләпләр куя. Андый хәлләр дә булды. Шулай чыныгасың инде. Бәлки, шуңа күрә армиягә баргач, “дедовщина”дан курыкмаганмындыр. Адәм баласы күнегә, яраклаша ул. Әмма үткәннәргә әйләнеп кайтсам, бер нәрсәне дә үзгәртә алмас идем. Яши-яши тәҗрибә туплап, күп кешеләр белән аралашып, алардан өйрәнеп, бүгенге тормышка килеп җиткәнмендер. Иҗат юлым да автотранспорт техникумында башланып китте бит. Ул вакытта хакимиятнең спорт, иҗат түгәрәкләренә уңай мөнәсәбәте безгә бик ярдәм итте. Бәйгеләрдә җиңеп, алга атладык. Мин хәзер дә укыйм, өйрәнәм.
– Сезгә аяк чалучылар булдымы?
– Һәрвакыт, Аллаһка шөкер. Мин аны беркайчан да күрсәтмәдем, сөйләмәдем. Бәлки, дөрес тә булмагандыр. “Миңа аяк чалдылар”, – дип бар дөньяга кычкырасы да калгандыр? Бер вакыт түзмәдем. Югары дәрәҗәдәге бер түрә: “Без сезгә ярдәм итәргә теләгән идек. Ә сез зарланып йөрисез икән”, – диде. “Сез зарланган кешеләрнең нинди икәнен белсәгез иде. Минем урында берәрсе булса, рәхәтләнеп зарланып, шуннан файда алыр иде. Һәрвакыт түзем булдым, сез шуннан файдаландыгыз”, – дидем. Әйттем, ничә еллар дәшмәвем шулай бәреп чыкты. Газета-журналларга биргән комментарийларда әйткән сүзләремне дөрес мәгънәдә җиткермәүләре сәбәпле дә кыен хәлдә калдым.
– Тормыш иптәшегез бик матур җырлый. Нишләп дуэт булмадыгыз?
– Беренчедән, аның үзендә андый теләк булмады. Ул да җырга шөгыль буларак карады. Әйе, дуэт та була ала идек. Тик икебез дә өйдән чыгып китсәк, гаиләгә бөтенләй башка караш булыр иде. Зилә – гаилә учагын саклаучы кеше. Кайбер кешеләр Зиләнең зур сәхнәләргә чыкмавында мине дә гаепли. Рөхсәт итмәгәнмен кебек килеп чыга. Юк, алай түгел. Зилә беренче урынга минем иҗатны куйды. Бу инде аның акыллы, зирәк хатын-кыз булуын исбатлый.
– Сез армиядән кайткач, гаилә коргансыз. Зилә ханымны кайда алып килдегез?
– Без армиягә кадәр очраштык. Зилә армиягә озатып калды, каршы алды. Хәтта хәрби ант кабул иткән көнне Уфадан Литваның бер шәһәренә кадәр килеп җитте. Бу да зур әйбер. Армиядән кайткач гаилә кору гадәти хәл инде ул. Гаилә коргач кына: “Кайда яшәргә икән?” – дип уйлана башладык. Аерым-аерым түгел, ә бергә. Нольдән башланган тормыш инде бу. Тулай торакта бүлмә алдык. Беренче кызыбызны да шунда алып кайттык. Эшләп-укып, эзләп-табып гаилә тормышын корырга тырыштык.
– “Җырчы халкы тормыш иптәшенә тугры түгел”, – дигән фикер дә халыкта яши. Зилә ханымга мондый сүзләр ишетергә туры килдеме?
– Ир-ат җырчы булгач, әлбәттә, аудитория күбрәк хатын-кызлар. Әмма алар сәхнәдә чыгыш ясаучы Айдар Галимовка гашыйк. Бу имидж, образ. Беркем дә сәхнәдә басып торучы Айдарның тулай торакта яшәгән Айдар икәнен уйламый.
– Вакыт узу белән мәхәббәт – дуслыкка, хөрмәткә әйләнә диләр. Килешәсезме?
– Бу начар түгел бит. Яшь чакта мәхәббәт дөрләп яна, вакыт узу белән хисләр башка югарылыкка күтәрелә. Яши-яши тормыш иптәшең белән якын дуска әверелү дә начар түгел. Сине аңлый торган кеше булу да бәхет.
– Кызыгыз Айгизәне тәнкыйть утында тоталар. Дөрес тәнкыйтьме соң?
– Беренче чиратта, кем тәнкыйтьли? Күп очракта тәнкыйть сүзләрен бу өлкәдә бернәрсә дә белмәгән, иҗат белән шөгыльләнмәгән кешеләр әйтә. Әгәр белеп, яхшылык эшләргә тырышып, киңәш бирсәләр, икенче мәсьәлә. Бәлки, безнең тәрбиябез җитеп бетмәгәндер. Әмма ул начар юлдан йөрми бит. Айгизә иҗат итә, эзләнә. Бәлки, Айгизә әле үзен тапмагандыр. Без хәзер аңа акыл өйрәтеп утыра алмыйбыз. Ул инде андый яшьтә түгел. Әйе, миңа ошап бетмәгән яклар да бар. Айгизә – Айдар түгел бит һәм булырга тиеш тә түгел. Үз дөньясында кайный, ул аерым шәхес.
– Айдар абый, күптән түгел генә газиз әниегезне югалттыгыз. Кайгыгызны уртаклашабыз. Әти-әниегез 61 ел бергә гомер иткән. Моңа да сокланып карарлык.
–Әти-әнинең яшьлек мәхәббәте, матур хатирәләре картлык көннәренә кадәр сузылды. Һәр елны 17 июнь туй көннәрен искә алалар иде. Әти-әни исән вакытта без бала әле. Шатлыклы мизгелләр түгел, зур югалту. Әмма әни матур гомер итте. Яраткан эше, яраткан кешесе, яраткан укучылары булды. Соңгы елларда әнинең хәле авыррак булды. Урын өстендә ятканда да аякка басуына ышанды. Соңгы тапкыр мине юлга озатканда яткан килеш кулларын болгап калды. Өч көннән кайттым, әни сөйләшми иде инде. Ул минем кайтуымны көткән. Янына килгәч, кулларымны кысты. Шул төнне әнием минем кулларымда җан бирде. Әнинең соңгы сулышына кадәр белгән догаларымны укып тордым. Һәрвакыт әни өзелгәндә янәшәсендә була алмаудан курыктым. Аллаһка шөкер, мин бу яктан да бәхетле кеше.
– Кешенең җан бирүе куркыныч күренеш. Бу сезне шок хәлендә калдырмадымы?
– Дөресен әйтәм, минем әни вафатына кадәр дә кешенең җан биргәнен күргәнем бар иде. Бервакыт юл һәлакәтенә очрадым. Кышын машинаның тәгәрмәчләре шуып китеп бездән алда барган машина каршы як юлга чыгып, шул юлдан килгән зур СуперМазга бәрелеп, безнең машинага да тиде. Машинабыз юл читенә чыгып очты. Шок хәлендә машинадан чыктым. Бала елаган тавышны ишетеп, бәрелгән машиналар янына киттем. Ә анда алгы урыннарда утырган әби белән бабай аңсыз хәлдә. Арткы утыргычтагы бала үкси-үкси елый. Мондый авариядә баланың исән калуы да могҗиза! Аны кулыма алып, юл буенча киттем. Үзем дә нәрсә эшләгәнемне аңламадым. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәч, баланы табиблар карый башлады. “Әби”, – дип елап җирбәргәч кенә, аның татар икәнен аңладым. Шул вакытта әби белән бабай янына киттем. Әбисе өзелгән иде инде, ә бабае минем күз алдымда китеп барды. Менә шундый хәлләр шаһиты булырга да туры килде. Бу хәлнең тулы тарихын сөйләсәм, озак инде. Әмма берәр айдан соң, бу баланы эзләп таптым. Өйләренә барып әти-әнисе белән күрештем, шуннан соң гына күңел тынычланды.
– Әтиегезнең хәле ничек?
– Аның пар канаты каерылды. Гомумән, әти бик күп операцияләр кичерде. Уфада белмәгән табибым юктыр. Операцияләр башка операцияләргә сәбәпче булды. Әтинең ишетү һәм күрү сәләтләренә дә зыян килде. Күрмисең, ишетмисең һәм шул ук вакытта ялгыз да каласың. Әлбәттә, без аның янәшәсендә. Әмма... Әнинең каберенә чардуган куйган көнне әти: “Мине дә алып бар”, – диде. “Бибинур, йөрәккәем, тыныч йокла инде. Мин дә озакламам”, – дигәч, апа белән күз яшьләребезне тыя алмадык.
– Үкенечләрегез калдымы?
– Үкенечләр һәрвакыт була инде. Төрле илләрдә гаҗәеп матурлыклар күргәч: “Әти-әнине дә алып киләсе иде”, – дип уйлап куя идем. Әмма әти дә, әни дә бара алырдай хәлдә булмады. Ярый әле йортларында уңайлыклар тудыра алдым. Бер тапкыр үкенечкә калмасын дип әнине алдадым. Ул миңа Россиянең атказанган артисты исеме бирелмәү өчен борчылды. Мин аны уйлап та бирмим, ә әни өчен ул мөһим иде. Әнинең хәле авырайгач: “Мәскәүдән хәбәр килде. Россиянең атказанган артисты исеменә кул куйганнар”, – дидем. Әни: “Нинди зур шатлык! Шул Мәскәүдәге шатлыклар монда да кайтып җитсен иде”, – диде. Алдаштым, әмма бу сүзләр аңа юаныч биргәндер дип уйлыйм. Урыннары оҗмахта булсын. Илгизә Галиуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Картасындагы миллион сум акчаны мошенникларга күчергән
-
#Кыскача яңалыклар
Һәлакәткә юлыккан самолет табылган
-
#Авыл
Якын-тирә бөтен авылларны үзенә җыйды
-
#Шоу-бизнес
Гайфулла Афзалов: «Күршеләргә кереп йә абзарда йоклаган вакытларыбыз күп булды»
-
#Кыскача яңалыклар
Россиянең бер төбәгендә бортында 43 пассажир булган самолет югалган
Комментарийлар