16+
#Дин 27 февраля 2025, 12:35 Уку өчен 3 минут
2447
0
3

Макталганда тәкәбберләнмәс өчен нишләргә?

27 февраля 2025, 12:35
2447
0
3
Уку өчен 3 минут

Ай, уңган да инде үзең! Бер килмәгән ягың юк! Бигрәк төрле яклап булган кеше син...

Макталганда тәкәбберләнмәс өчен нишләргә?

Ай, уңган да инде үзең! Бер килмәгән ягың юк! Бигрәк төрле яклап булган кеше син...

Мондый мактау сүзләрен ишеткәндә, кемнең генә күңеле булмый да, кем генә бер башка үсеп киткәндәй тоймый икән үзен? Безне, мактанырга ярамый, дип өйрәтеп үстерсәләр дә, мактаганнарына куан, дип тә әйткәннәрдер, сер түгел. Әмма мактану гына түгел, макталуның да үз хикмәте бар икән.

Кеше табигате белән төрле итеп яратылган. Төп хикмәт шунда яшеренгән дә. Берәүләрне бераз мактап алу кирәк, ул тагын да яхшырак эшләячәк, укыячак, тагын да күбрәк үрләргә ирешәчәк. Икенчеләр кемнеңдер мактавына мохтаҗ түгел. Ул, башкалар әйтмәсә дә, үзенең яхшы икәнен белә һәм кемнеңдер нидер әйтүенә карап эш итми. Ә менә мактау аларга зыянга булган кешеләр дә була бит. Кемнедер гел мактап торып аңа зыян китерергә, бер сүз белән әйткәндә, аны бозарга була. Кызык, ничек алай була икән, диярбез. Барысына да кешенең табигате, яралтылышы сәбәп. Без бит ике сүздән дә “дөрләп янып” киткән кешеләрне дә, ярты сәгать бәхәсләшкәннән соң да үзен тыныч тотып, елмаеп сөйләшүчеләрне дә беләбез. Безнең танышлар, аралашып йөрүчеләр арасында барасы җиренә бер сәгать алдан барып утыручылар да, ярты сәгатькә соңга калып килүчеләр дә бар. Кемдер өен бер көн җыештыра, икенче берәүгә моның өчен ярты сәгать җитә. Берәүләр өтерен, ноктасын төшереп калдырмыйча озын смслар яза, икенчеләр “әйе”, “юк”, “белмим, карарбыз” ише сүзләр белән чикләнә... Без төрле һәм нәкъ менә шушы төрлелек безне җәмгыятькә, янәшәбездәге кешеләргә, төрле ситуацияләргә ярашып, кирәк урында дәрес алып яшәргә өйрәтә дә инде. Әгәр без барыбыз да бер төрле генә булсак, без Җир дигән планетада түгел, ә башкасында яшәр идек, мөгаен.

Мактау, макталуга кайтыйк әле. Болар хакында психологлар нәрсә әйткәне хакында язып тормыйм, чөнки кешене камилләштерә, үсешкә, уңышка илтә торган барлык сүзләрнең дә нигезендә дин, әдәп, тәрбия, тәртип ята. Һәм әйтелгән барлык нәсыйхәтләр дә, кем генә әйтсә дә, ничек кенә сөйләсә дә, нигездә, шушы төшенчәләргә барып тоташа. Сүз дә юк, кемдер ихлас күңелдән мактау сүзләре әйтеп, соклануын белдергәндә кешене моның өчен гаепләп, “мактама мине” дип әйтеп булмый. Әдәп саклап, рәхмәт әйтеп, ихласлык белән җавап бирергә һәм ипләп кенә сүзне борып җибәрергә була. Әмма бу урында төп һәм хәлиткеч сүз, минемчә, “ихлас күңелдән” дигән сүзләр. Мактаучы кеше мактый икән, ихластан әйтсен, макталган кеше дә үзен ихлас тотсын иде! Алайса төрле очраклар була. Кемгәдер ярар өчен әйтелгән, дөреслеккә туры килмәгән ихлассыз сүзләр кемгә кирәк икән?! Хәер, кемгәдер кирәктер, анысында шик юк... 

Шулай да берәү безне мактаганда күңелләребезгә мин-минлек, тәкәбберлек яки рия кермәсен өчен, нишләргә икән соң? Аның бик җиңел бер юлы бар, ул – Аллаһтан ярдәм сорап дога кылу. Моны безгә сөекле Пәйгәмбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өйрәтеп калдырган:

Укылышы: “Аллааһүммә ләә түәәхыйзнии бимәә йәкуулүүн, вәгъфир лии мәә ләә йәгъләмуун, вәҗгальнии хайран миммәә йәзуннуун” (“з” хәрефләре сакау итеп укыла – ред).
Мәгънәсе: “Йә, Раббым! Алар әйткән сүзләр өчен мине җәзалама, минем алар белмәгән нәрсәләремне ярлыка һәм алар уйлаганнан мине яхшырак кыл” (Имам Әл-Бохари).

Айсылу Юлдашева
Фото: ru.freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading