16+

Мөфти урынбасары: “Әҗәтләреннән тыш, 51 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри”

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров быел корбан чалу өчен нисаб күләме 51 мең сум булуын хәбәр итте.

Мөфти урынбасары: “Әҗәтләреннән тыш, 51 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри”

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров быел корбан чалу өчен нисаб күләме 51 мең сум булуын хәбәр итте.

-    Бу сумма каян алынган дигәндә, бу 595 грамм көмеш бәрабәренә тиң. Кесәсендә, әҗәт-бурычларын түләүдән тыш, шуның кадәр күләмдәге артык суммасы бар икән, аның өчен гает көнне корбан чалу ваҗиб, мәҗбүри булып тора. Ә инде шул күләмгә тулмаса, ваҗиб түгел. Аллаһ каршында гөнаһлы булып саналмыйсың, - дип ачыклык кертте ул. 

Корбан гаете өч көн дәвам итә, билгеле бер сәбәп белән беренче көнне – 16 июньдә чала алмаган кешегә аны калган 17 һәм 18 июнь көннәрендә чалырга мөмкин. 
Равил хәзрәт Зөфәров сарыкны - бер кеше, сыер яки дөяне җиде кеше җыелышып чала алуын һәм корбанны фәкать гает намазыннан соң гына чалырга рөхсәт ителүен искәртте. 

-    Корбан чалу гыйбадәт булып тора. Бу малны чалу гына түгел. Аны чала торган урынга кыйнамыйча, орышмыйча матур итеп, хөрмәтләп алып килергә кирәк. Корбанлык алдында пычакны кайрасак торсак, берсе каршында икенчесен чалсак, бу - бик тә әдәпсез, хәерсез гамәл, чөнки динебезнең асылы - мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Раббыбыз Аллаһ һәммә эштә күркәмлекне әмер итте”, – дигән, хәтта корбанлык чалганда да, – дип ассызыклап үтте хәзрәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading