16+

“Монафыйклар җәһәннәм утының иң аскы катында булырлар”

Коръән-Кәримнең “Ән-Нисә” (Хатыннар) сүрәсе, 145 нче аятендә: “Монафыйклар җәһәннәмнең төбендә булырлар һәм аларга ярдәм итүче булмас”, - диелә.

“Монафыйклар җәһәннәм утының иң аскы катында булырлар”

Коръән-Кәримнең “Ән-Нисә” (Хатыннар) сүрәсе, 145 нче аятендә: “Монафыйклар җәһәннәмнең төбендә булырлар һәм аларга ярдәм итүче булмас”, - диелә.

Хәдисләрдән аңлашылганча да, элек сәхабәләр монафыйклыкның үзендә булуларында курыкканнар. Кемнәр алар монафыйклар һәм, гомумән, нәрсә соң ул монафыйклык? «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафинга без шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

- Ислам галимнәре монафыйклыкны ике төргә: зур һәм кечкенә монафыйклыкка бүлеп карый. Беренчесе - кешенең ышануы белән бәйле. Зур монафыйклык кылучы ул йөрәге белән иманның һәм исламның бер баганасына да ышанмый, ләкин үзенең дәрәҗәсен, байлыгын, эшен саклау өчен,  тыштан мөселман булып кылана. Ул теле белән “Лә иләһә иллә-Ллаһ, Мухәммәдүн рәсүлуллаһ” дип әйтә, мөселманнар белән мәчеттә намаз укый. Ләкин ялгызы калса, ул бу гамәлләрнең берсен дә үтәми. Гадәттә, мондый монафыйклык ислам дине, мөселманнар көчәйгән вакытта барлыкка килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Мәдинә шәһәренә күчкәч, ислам дине куәтләнә. Мөселманнарның көчәйгәнен күргәч, кабилә башлыклары Пәйгамбәр белән сугышып йөрми, үзләренең дәрәҗәләрен, вазифаларын саклап калу өчен тыштан ислам динен кабул итәләр. Алар исә Аллаһы Тәгалә каршында кяфер булып санала, чөнки  намаз укысалар да, аларның күңелләрендә иман юк. Алар Аллаһы Тәгаләгә дә, фәрештәләргә дә, пәйгамбәрләргә дә, Коръәнгә дә, кыямәт көненә дә ышанмыйлар. Әлеге кешеләр мөселманнарга кяферләргә караганда да күбрәк зыян сала. Кяферләр мөселманнарга тискәре карашын ачыктан-ачык белдерә. Ә боларның эчендәгесен белеп булмый, чөнки тыштан ул үзен мөселман дип атый. Шул сәбәпле мөселманнар аларның зарарыннан үзләрен саклый алмыйлар.
Кечкенә монафыйклык исә кешенең гамәлләре белән бәйле. Мөхәммәд Пәйгамбәр кайбер гөнаһларны монафыйклар гамәле диде. Бер хәдисендә ул: “Монафыйк кешенең галәмәте өчәү: сөйләсә ялганлый; вәгъдә итсә үтәми; әманәт тапшырылса, аңа хыянәт кыла”, - дип әйтә. Мондый эшләрдән сакланырга кирәк, чөнки ул гамәлләр – монафыйкларга гына хас. Икенче бер хәдистә ул: “Дүрт төрле сыйфат бер кешедә булса, ул чын монафыйк. Әгәр дә анда шуларның берсе генә булса, ул шул сыйфат беткәнче монафыйк сыйфаты белән йөри”, - ди. Әлеге дүрт сыйфат: әгәр дә аңа әманәт тапшырылса ул аңа хыянәт итә, сөйләсә ялганлый, килешү төзесә аны боза, бәхәсләшсә чикне узып, начар сүзләр сөйләп, ялган дәлилләр табып бәхәсләшә”. Мөселман кешесе әлеге гамәлләрдән читтә торырга тиеш. 

Коръәндә Аллаһы Тәгалә монафыйклыкның башка сыйфатлары турында да әйтә. “Тәүбә” сүрәсе, 67 нче аятьтә: “Монафыйклар гөнаһка өндиләр, изгелектән тыялар”, - диелә. Чын мөселман киресенчә, изгелеккә өнди һәм гөнаһлардан тыелырга чакыра. “Ниса” сүрәсенең 142 нче аятендә шулай диелә: “Дөреслектә, монафыйклар Аллаһны алдамакчы булалар. Ләкин Аллаһ аларның үзләрен алдый. Әгәр дә алар намазга басса, аны ялкаулык белән укыйлар һәм гамәлләрен кешеләр күрсен өчен кылалар”, - диелә. Намазларын һәм изге гамәлләрен Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап өмет итеп һәм җәннәтле булыр өчен түгел, ә кеше күрсен һәм мактасын өчен кылалар. Ягъни гамәлләрне рия белән - кеше күрсен дип эшләү ул - монафыйклар сыйфаты. Бу монафыйклыкның алда әйтеп үткән төре кебек диннән чыгармый, ә гөнаһ булып санала. Мондый сыйфатлар иманы зәгыйфь булган мөселманнарда да булырга мөмкин. 

- Мөселман кызларының яулык ябуыннан көлүчеләр дә монафыйк саналамы?
- Ул гына түгел, ураза тотудан, намаз укудан, башка дини гамәл-йолалардан көлү зур монафыйклык санала. Бу аларны диннән чыгара торган сыйфат. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Әгәр дә алардан диннән көлүләре турында сорасаң, алар әйтә: “Без бары тик фикер генә алыштык һәм шаярдык”. Син әйт: “Әллә сез Аллаһның аятьләреннән һәм илчесеннән көлдегезме? Акланмагыз! Иман китергәннән соң сез кәфер булдыгыз” (Тәүбә: 65-66).
- Динне белеп бетермәве аркасында көлсә...
- Монысы диннән чыгармый, ә гөнаһ санала. 
- Үзе намаз укып, хәләл булмаган казылык ашаса...

- Бу хәрам түгел, хәләл, аны ашау гөнаһ түгел дип ашаса, диннән чыга. Ә гөнаһ икәнен белеп, нәфесен тыя алмыйча ашаса, гөнаһлы мөселман була. 
- Ураза тотмыйм, намаз укымыйм, әмма Аллаһыга ышанам диючеләр кемнәр була?
- Алар монафыйк түгел, иманнары гына зәгыйфь, динне белеп бетермиләр. Шуңа да иманны ныгытып, туры юлга басарга, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга кирәк.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading