16+

“Мулла фәрештә түгел, аның да ашыйсы килә”

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көн үзәгендә торган проблема – мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

“Мулла фәрештә түгел, аның да ашыйсы килә”

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә көн үзәгендә торган проблема – мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Элек мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр иганәчеләр акчасына тотылган. Бүген алар ни хәлдә? Мәдрәсәләргә кемнәр һәм ни рәвешле ярдәм итә ала? “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә узган түгәрәк өстәлдә сүз шул хакта булды.

Татарстан мөфтие урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, дини мәгариф системасының торышы аны финанслауга бәйле. 

– Без дөньяви дәүләттә яшибез. Дин дәүләттән аерылган. Шуңа да дини уку йортлары дини оешмалар карамагында. Бүген мәдрәсәләр чыгымының яртысын диния нәзарәте каплый, Ислам мәгарифенә ярдәм фонды, “Зәкят” фонды һәм меценатлар булышып тора. Хәзерге көндә республикада унбер уку йорты бар. Аларның сигезе – мәдрәсәләр, берсе – Болгар ислам академиясе һәм ике югары дини уку йорты – Россия ислам институты белән Казан ислам университеты. Аларда барысы дүрт меңнән артык шәкерт укый. Татарстандагы 1500 мәчеткә дүрт мең шәкерт күп булмыймы дигән сорау туарга мөмкин. Республикадан тыш, дини уку йорталрында илнең 45 төбәгеннән килгән шәкертләр дә укый. Без кадрларны Үзәк Россия өчен дә әзерлибез, – диде ул. 

Әмма уку йортларын тоту елдан-ел авырлаша. Рәфыйк хәзрәт аерым саннар да китерде. Мәдрәсәләргә елына кимендә 50-60 миллион кирәк. Россия ислам институты белән Казан ислам университетына – 100 миллион. 

– Бу бик аз. Дөньяви уку йортының бер факультеты күләмендә генә. Мисал өчен, КФУның бюджеты – 5 миллиард сум. Дәүләт уку йортларында бер студентка елына 90-110 мең сум тотыла. Бездә – 30 мең, – диде ул.   

Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин утыз елдан артык эшләгән дәвердә өч меңгә якын белгеч әзерләүләрен һәм уку йортында татар теленә әһәмият бирелүен ассызыклады. 

– Россия төбәкләреннән безгә татар телле кадрлар кирәк дип сорыйлар. Димәк, татар телле белгечләргә ихтыяҗ зур, – ди ул.

Шул ук вакытта шәкертләргә өстәмә белгечлек тә бирәләр. Имамнар акча соранып йөрсә матур түгел, шуңа да без аларны умартачы һөнәренә өйрәтәбез, киләсе елдан эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерәчәкләр, диде мәдрәсә директоры. Мәдрәсәләрне финанслауга килгәндә, ул вакф системасын (вакф өммәтнең милке, һәм аннан кергән табыш мәхәллә чыгымнарына тотыла. – Авт.) көчәйтергә тәкъдим итә. 
Әмма, Рәфыйк Мөхәммәтшин белдергәнчә, вакф милкендә булган биналарга, акча китерсен өчен, берничә дистә миллион сумлык ремонт кирәк. Алар хисабына әлегә керем алу мөмкин түгел, ди ул.  

Иске биналага гына түгел, чагыштырмача унбиш еллык уку йортларына да матди ярдәм кирәк. Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин билгеләп узганча, 2007 елгы мәдрәсә булса да, анда инде такта, урындык, матрасларны яңартырга кирәк. Укытучыларга хезмәт хакын да яхшыртасы иде. 

– Мөгаллимнәрнең хезмәт хакы әйбәт булса, шәкертләр дә шушы юнәлештә эшләргә омтылырлар иде. Минем бер шәкертем мәдрәсәне, аннары Россия ислам институтын тәмамлады. Мисырда укып кайтты. Өченче баласы тугач, акча җиткереп булмагач, юл хезмәтенә эшкә урнашты. Мәдрәсәләргә игътибар артса, дини мәгарифебез дә үсәр иде, – ди ул. 

Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов та, аның фикерен хуплап, хәйриячеләргә акчаны нәкъ менә мәгариф системасына кертергә кирәк дип саный. Шул ук вакытта иганәчеләр арасында акчаларны кая җибәрү буенча төгәл аңлау юк. Аныңча, иганәче акчасын иң беренче чиратта дини мәгариф-фундамент өчен тотарга тиеш. 

– 60 нчы елларда дәүләт фәнне финанслауны туктатты һәм без аның нәтиҗәсен дә күрдек. Мәгариф һәм фәнне үстерән күп илләр алга китте, – диде ул.
Акча юклыгы проблемасыннан чыгу өчен быел “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе түләүле уку керткән. Көндезге бүлектә укучылар өчен бер семестрга – 12 мең, читтән торып һәм кичке укуга – 10 мең сум. Кайбер шәкертләрне төбәкләр үз акчаларына укыта.  

– Мәчет төзиләр дә безгә имам кирәк, диләр. Хәзрәт кайда торыр, нәрсә ашар дип сорагач, гаҗәпләнәләр. Хәзрәт фәрештә түгел, аның да ашыйсы килә, торырга йорт кирәк Кадр кирәк икән, аны тәэмин итү турында да уйласыннар иде, – ди мәдрәсә директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды да мәдрәсәләргә ярдәм итүнең яңа чарасын уйлап тапкан. Фонд җитәкчесе Булат Мәрданов хәбәр итүенчә, июнь аеннан дини уку йортларына сәдака һәм зәкят бирү буенча “Мәдрәсәгә игелек кыл” онлайн-хезмәте эшли башлаган. Аны фондның сайтында табарга була. Аның ярдәмендә теләгән кеше республикадагы дини уку йортларына сәдака юллый ала. Аны билгеле бер мәдрәсә исеменә дә җибәрергә мөмкин. Онлайн-сервиста һәр мәдрәсә исеме күрсәтелгән. Булат Мәрданов әйтүенчә, өч ай эчендә 425 092,15 сум акча җыелган. 



Фото: https://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading