– Ни өчен динебездә ахшам вакытында йоклау тыела? – Без татарларда аны эңгер-меңгер вакыт диләр. Кояш баеган вакытта җеннәр һәм шайтаннар тарала, алар йоклап яткан кешегә зыян китерергә мөмкин. Шәригатебездә көндез йоклау тыелмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең өйлә намазыннан соң ятып алуы билгеле. Галимнәр әйтүенчә дә. унбиш-егерме минут черем итеп алу организмны ял иттерә.
– Җен-шайтаннар үзләре йоклыймы соң? – Алар да адәм балалары кебек мәхлукатлар. Ашыйлар да, эчәләр дә, йоклыйлар да, үрчиләр дә. Бердәнбер аерма – алар күзгә күренмиләр, ә алар безне күрә.
– Төнлә идән юарга, бурычка акча бирергә ярамый дигәненә ышанырга кирәкме? – Болары ырым-шырым, хорафат кына, аларга ышанырга да кирәкми. Диндә төнлә идән юарга да, акча бирергә дә ярый, бернинди крашылык юк.
– Мунчада йокларга ярамый, диләр. Ни өчен? – Мунча, бәдрәф – җеннәр оясы. Анда озак торырга да, йокларга да ярамый, югыйсә җен тияргә мөмкин. Динебез буенча мунчада парланып утырганда тулысынча чишенмичә, гаурәтне каплап юынырга кирәк, үзең генә юынган вакытта да шулай. Зиратта йокларга ярамавын да өстәп әйтергә кирәк.
– Җәннәттәгеләр йоклаячакмы? – Оҗмахта йоклау да, йоклыйсы килү дә, ару-талчыгу да, авыру-сырхаулау да, күңел тынычсызлыгы да булмаячак.
– Бала әти-әнисе белән ничә яшенә кадәр йокларга тиеш? – Алты-җиде яшенә кадәр әти-әнисе белән бер бүлмәдә йоклау хәерлерәк. Берничә бала булса, барыс бер бүлмәдә йоклый ала. Бу очракта һәр кеше үзенең мөмкинлегенә карый.
Комментарийлар
5
0
Шундый мэгьнэле, кирэкле сорауларга жавап табарга була бу мэкалэне укыгач, рэхмэт)
0
0