Доганың көче һәм аның кабул булу шартлары турында безгә Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сөйләде.
– Хәзрәт, дога кылуның аерым тәртибе бармы?
– Дога ул – Аллаһы Тәгалә белән аралашу, Аннан нәрсә дә булса сорау һәм ялвару. Без Аңа теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алабыз. Моның өчен махсус урын да, вакыт та, тәһарәтле булуың да кирәкми. Әлбәттә, дога кабул булу ихтималы аеруча зур булган вакытлар һәм урыннар бар. Мәккәдә Кәгъбәтулла янында, төнге намаз укыгач, берәр изге эш эшләгәч, азан белән камәт арасында, Аллаһ йорты булган мәчетләребездә укылган намаздан соң, шулай ук җомга көнендә дога кабул була торган яшерен бер вакыт бар. Бу вакытларда Аллаһка мөрәҗәгать итү тагын да күркәмрәк һәм хәерлерәк.
– Без, гадәттә, Аллаһтан нәрсә дә булса сораганда, күккә карыйбыз. Алай эшләү рөхсәт ителәме?
– Андый таләп тә, моңа каршы килү дә юк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә Үзе дә: “Аллаһ бар иткән нәрсәләрне: күкне, кояш, ай, йолдызларны күрегез”, - ди. Болар барысы да Аллаһның бөеклеген күрсәтә. Аларга безнең буебыз да, көчебез дә, аңларга уебыз да җитми. Аллаһы Тәгаләнең исә көче дә, гыйлеме дә чиксез. Ул рөхсәт иткәннең артыгын күрә дә, ишетә дә, уйлый алмыйбыз. Дога кылганда күккә карыйсыңмы, күзеңне йомасыңмы, монда бернинди дә чикләүләр юк.
– Дога кылганда кыйбла тарафына юнәлү мәҗбүриме?
Намаз укыганда, зәм-зәм суы эчкәндә, хәтта мал чалганда без кыйбла тарафына карыйбыз. Бу хөрмәт күрсәтү, әдәплелек билгесе булып тора. Дога кылганда да шулай эшләсәк, хәерле. Әмма мәҗбүри эш түгел.
– Дога кабул булу шартлары турында да сөйләсәгез иде.
– Ихлас күңелдән, бары тик бер Аллаһка тапшырып, Аның ярдәменә генә өмет итеп кылу шарт. Шул ук вакытта адәм баласы үзенең гамәлләренә дә игътибарлы булырга тиеш. Әйтик, эшебездә норманы үтәп барсак, хуҗабыз кушканны ул теләгәнчә һәм вакытында башкарсак, җитәкче кеше безгә хәерхаһлы була. Әйтеп тә, кушканын эшләмәсәк, эшкә соңлап йөрсәк, аннан уңай караш булмаячак. Шуның кебек Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә кушканны үтәсәк, Аңа иман китерсәк, фарыз намазларыбызны укысак, рамазан аенда уразалар тотсак, мөмкинлегебез булып зәкят чыгарсак һәм хаҗ кылсак, Аллаһ Раббыбыз да, иншәАллаһ, догаларыбызны кабул итми калмас.
– Ә ни өчен догам кабул булмады дип борчылырга кирәкми?
– Бер гыйлем иясенең шундый сүзе бар: “Мин Аллаһка мөрәҗәгать итәм, Аңа дога кылам. Сораганымны бирсә, Аллаһка бер тапкыр шөкер итәм. Бирмәсә, мең мәртәбә шөкер итәм, чөнки Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә хәерлесен белүче”. Безнең өчен кайсы хәерле, Аллаһы Тәгалә безгә шунысын бирә. Муса пәйгамбәрне дә мисал итеп китерергә була. Ул Аллаһы Тәгаләдән Исраил кавемен Фиргавеннең газабыннан коткаруны кырык ел буе сораган. Кырык елдан соң гына Аллаһ аның догасына җавап бирә. Дога кылып, шунда ук җавабын көтүчеләргә уйланыр өчен бер мисал бу. Аллаһы Тәгалә Үзенең Пәйгамбәренең догасын да шактый вакыттан соң гына кабул итә. Гадәттә без Аллаһка авыр вакытларыбызда мөрәҗәгать итәбез, һәм бер дә уйламаган җирдән бер белмәгән кешеләр аркылы ярдәм килүе турында еш ишетәбез. Бер булган хәл турында сөйлисем килә. Табиб кеше ерак шәһәргә конференциягә самолет белән барырга тиеш була. Әмма ниндидер сәбәп белән самолетка утырмый кала. Шуннан машинасы белән юлга кузгала. Юлда адашып, бер авылга килеп чыга. Уты янып торган йортның ишеген шакып, кунып чыгарга сорый. Хуҗабикә мосафир кешене кертә, ашата һәм сүз барышында табиб аның авыру улы барлыгы турында белеп ала. “Улымны дәвалый алырлык табиб бар, әмма аңа барып җитә алмыйбыз. Көн-төн Аллаһтан шул табибка эләгеп булса иде дип сорыйм”, – ди хуҗабикә. Ул табиб нәкъ менә аның өенә килеп кергән кеше булып чыга. Доганың көче бик зур, берөзлексез сорарга гына кирәк. Аллаһы Тәгалә табибны очарга тиеш булган самолетына утыртмыйча, юлда адаштырып, аның ярдәменә мохтаҗ булган кешенең өенә Үзе китерә.
– Дога кылу әдәбе белән дә таныштырсагыз иде.
– Догага керешкәнче, башта «Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин» (Галәмнәр Раббысы Аллаһка мактауларыбыз булсын) дип, Аллаһны мактау сүзләрен, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават шәрифәләр булсын дип, салават әйтәбез. Аннан гөнаһларыбызга тәүбә итеп, Аллаһтан кичерүен сорыйбыз, биргән нигъмәтләрен искә алып, Аны зурлыйбыз. Раббым Аллаһ, гөнаһларымны кичер, изгелекләремне кабул ит дип үз телебездә дә әйтергә була. Һәм Аллаһ кушкан гамәлләрне, игелекле эшләрне әйтеп, намазларымны, Коръәнне укыйм, уразалар тотам дип, теләгебезне әйтәбез. Доганы шулай ук Аллаһны мактау сүзләрен, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватлар әйтеп тәмамлыйбыз.
– Ни өчен дога кылганда Аллаһның исемнәрен әйтергә кушалар?
– Бу шулай ук Аллаһны зурлау. Аллаһ исемнәре Раббыбызның сыйфатларын тасвирлыйлар: әр-Рахим (Рәхимле), әл-Галим (Белүче), әл-Кадыйр (Кодрәтле), әс-Самиг (Ишетүче), әл-Басыйр (Күрүче), әл-Халик (Бар итүче), әр-Раззак (Ризыкландыручы) һәм башкалар. Аллаһы Тәгалә Үзе үк безгә: “Аллаһның күркәм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога кылыгыз! Әмма Аллаһка тиешсез исем бирүчеләрдән качыгыз!” – ди.
Комментарийлар
2
0
Әс-Сәләәмү гәләйкүм, Намаз укыганда йөзеңне Кыйбла тарафына юнәлтү әдәп кенә түгел, бәлки Намазның тышындагы фарызы.АЛЛААҺү әгләм!
0
0
1
0
АЛЛАҺ Тәгаләдән Дога кылып үз хәҗәтләреңне сораганда Ахирәт Савапларын сорарга онытма!Куръән, "Әл-Бәкара" - 200-201!
0
0