16+

Ни өчен төшенкелек “шайтан котыртуы” дип атала? Имам җавап бирә

“Ни өчен күңел төшенкелегенә бирелгән кеше турында шайтан котыртуына бирелгән диләр?” Айзилә Миңнуллина, Казан

Ни өчен төшенкелек “шайтан котыртуы” дип атала? Имам җавап бирә

“Ни өчен күңел төшенкелегенә бирелгән кеше турында шайтан котыртуына бирелгән диләр?” Айзилә Миңнуллина, Казан

Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев:
– Кеше тормышында авырлыклар-сынаулар булмый тормый. Аларны үткәреп җибәрергә көч таба алмыйча, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр дә еш очрый. Аны бер сүз белән генә депрессия дип тә атыйбыз. Моның төп сәбәбе диннән ерак тору, Аллаһка ышанмау яки ышанып та Аның хөкемнәрен белмәү. Аллаһның рәхмәтеннән өмете өзелгән кеше генә төшенкелеккә бирелә.

Коръәннең “Йосыф” сүрәсендә: «Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез, Аллаһның рәхмәтеннән бары тик кәферләр генә өмет өзә», – диелә. Кеше бу дөньяда яшәгәндә ахирәт тормышын да исеннән чыгармасын иде. Шул вакытта гына күңелендә дә, гамәлләрендә һәм гыйбадәтләрендә дә тәртип була. Аллаһка, җәннәткә һәм җәһәннәмгә, кыямәт көненә ышанган кеше авырлыкларны җиңелрәк үткәрәчәк, чөнки ул үзе белән булган вакыйгалар-хәлләрне, тормышындагы яхшылык һәм яманлыкны тәкъдире итеп кабул итә.

Язмыштан узмыш юк, дибез. Аллаһы Тәгалә бер әйберне булдырган икән, аны үзгәртеп булмый. Ник болай эшләдем, ник тегеләй эшләмәдем дип әйтүдән, үкенүдән файда юк. Алай дип әйтеп, сез шайтанга ишек кенә ачасыз. Ислам дине күзлегеннән караганда, кеше төшенкелеккә шайтан котыртуы сәбәпле бирелә. Ул – шайтанның яраткан эше.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дөнья эшләрендә үзегезгә өстәнрәккә түгел, киресенчә түбәнрәккә карагыз. Алай эшләсәгез, Аллаһ биргән нигъмәтләрне азсынмассыз”, – дигән. Проблемаң чыкты ди, әмма синең шөкер итәрлек сәбәпләрең дә күп: гаиләң, сәламәтлегең, яшәү урының бар. Машинаң искерәктер, фатирың кысанрактыр, тик иркен тормышта яшәүченең, әйтик, баласы тәүфыйксызлыкта йөридер, кемдер бала алып кайта алмыйдыр.

Берәү, без Аллаһка гыйбадәт кылабыз, әмма авыррак яшибез, ә кемдер типтереп яши, ди. Аллаһы Тәгалә байлыкны яраткан кешесенә дә, яратмаганына да, ә тәүфыйк, иманны сөйгән бәндәләренә генә бирә. Иман байлыгың булганга шөкер ит. Байлыкта яшәүченең җәннәттә савабы азрак булачак, чөнки ул байлыкны бу дөньяда алып бетерде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә байлыкка кызыкмады. Без дә дөнья малына алданмыйк, иманыбызны ныгытыйк. Бу дөньяда иманлы булып яшәп һәм шул хәлдә китү – иң зур бәхет.

Төшенкелеккә бирелмичә, Аллаһтан дога кылып, ярдәм сорыйк, өметебезне өзмик.
Күңел тынычлыгын югалтканда укыла торган дога

Пәйгамбәребез бу доганы күп укый торган:
“Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл”.
“Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам”.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading