16+

”Нигә гөнаһ соң ул, мин бит кешегә бернинди начарлык та кылмыйм?”

Үзеңнең дә, кешенең дә күңелендәге кояшны байдырып, төнлә яшәү, караңгылык өләшү бит ул.

”Нигә гөнаһ соң ул, мин бит кешегә бернинди начарлык та кылмыйм?”

Үзеңнең дә, кешенең дә күңелендәге кояшны байдырып, төнлә яшәү, караңгылык өләшү бит ул.

“Күршенең тавыгы да күркә.” Беренче карашка бер зыяны да булмаган шикелле тоелган, балачактан ишеткән бу гыйбәрә миебезгә кереп урнаша да төн йокыларны качыра башлый.

Нигә аныкы гына күркә кадәр? Ә синеке күгәрченнән артык үсми? Башта шулай кызыгу-соклану булып туа да, аннары ул көнчелеккә әйләнә. Ул да җепшек кар йомарламы кебек зурая бара. Көнчелекне дә ике төрлегә бүлеп акланалар әле, җитмәсә. Янәсе, мин кара көнче түгел, ак көнләшү белән генә көнләшәм. Ләкин көнләшү алай төсләргә бүленеп каралмый бугай ул. Чөнки Ислам динендә яхшылыкларыңның савабын утка яга торган бик начар гамәл дип кат-кат искәртелә ул хәдисләрдә. Аның бит инде болай кара исәп белән дә начар гамәл – гөнаһ булуы беленеп-сизелеп, аңлашылып тора. Әйтик, шул күршең лотереяга машина отты ди. Моны белеп-күреп кара көяргә димәгән бит инде?! Ярар, бу юлы ул откан.

Дөнья бетмәсә, гомерең булса, икенче юлы бәхет дигәннәре сиңа елмаер. Юк, дияргә ашыкма. Чөнки галәмнең үз кануннары аның. Хәер, бәхет машинада, кәттә йортта (коттеджның үзебезчә татарчасы) капчыклап акчада гына булса... Елдан-ел моның алай түгеллеген аңлаучылар күбәя бүген, шөкер. Чөнки дөнья үзе аңлатып тора. Гыйбрәтләр җитәрлек. Җаның тынычлык тапмаса, саулыгың булмаса, аларның берсе дә хәтта алтыннан булса да, күзеңә күренми. Шуңадыр инде әбиләр гомер биргән кадәр саулык бир диләр. Моңа каршы төшүчеләр булмаган, юк һәм булмаячак та. 

Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, көнчелеккә әйләнеп кайтыйк әле.”Нигә гөнаһ соң ул, мин бит кешегә бернинди начарлык та кылмыйм?” – диючеләр дә булыр. Әйе, анысы шулай. Монда кешегә түгел, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә риза булмау турында сүз бара. Барлык галәмнәрне юктан бар иткән, бер һәм бар кодрәтле рәхимле Аллаһы Тәгалә ул уң як күршеңә шундый бүләк ясаган. Безнең татарда “күңеленә күрә – көне” дигән гыйбәрә дә киң таралган. Димәк, күңеле яхшы, кулы юмарт, кешеләргә гел яхшылык кына тели торган булганга, шундый зур бүләк отыш насыйп булган. Икенче яктан карасаң, Аллаһы Тәгалә бу бүләкне аңа зур аванс итеп биргәндер дә хәзер ни эшләр икән дип көтәдер. Чөнки байлык та ул зур сынау. Берәүләр аны мохтаҗларга бирсә, я мәчет-мәдрәсәләр салдыруга тотса, икенче берәүләр үзенең рәхәте өчен генә тиз арада уңга-сулга чәчеп, туздырып бетерә, исраф итә. Үзе үк шул чамасыз байлыктан зыян күргәннәр дә аз түгел. Шулай булгач, кемгә ни бирәсен Аллаһы Тәгалә үзе белә, бу аңа гына яхшы мәгълүм. Ә син ул биргәнгә каршы килеп, “болай дөрес түгел!” – дияргә маташасың булып чыга түгелме соң? Кем ничектер тагын, көнләшүне, хөсетлекне мин үзем шулай аңлыйм. Кем биргән сиңа бу Аллаһ гамәленә каршы чыгу хокукын? Акылыңа килмәсәң, җазасы бик каты булырга да мөмкин бит. 

Зур уңышларга, данга, малга ирешкәннәргә көнләшеп кара көеп торганчы, үзең дә шундый булырга тырыш. Башыңны эшләт. Азрак йокла, күбрәк эшлә һәм иманлы бул, Аллаһны онытма! 

Дөресен әйтим, акыл өйрәтергә яратмыйм. Күп балалы әни булсам да, дип тә өстисем килә әле бу урында. Никадәр генә әйтсәң дә, өйрәтсәң дә, кеше барыбер үзенчә эшли. Еш кына әйткәннең киресен дә эшли әле. Ни хәл итәсең, адәм баласының холкы шундый – ул үзе генә хаклы. Шулай булса да, өйрәтергә яратмасам да, көнләшү хакында Мөхәммәдия мәдрәсәсендә әхлак дәресендә тәфсилләп аңлатып сөйләгәч, хәтта реферат та яздыргач, файдалы белемемне сезгә дә бирәсем килде. Чөнки белгәнең белән бүлешү аны тыңлаучы-укучыга да өләшү монысы инде зур савап. Бәлки син шул өйрәтүең белән кемнәрнедер әйләнә-тирәңдәгеләрне (ә алар я дуслар-туганнар, я танышлар) ялгыш адымнан, зур гөнаһтан саклап кала алырсың. 

Әйдәгез, көнләшмичә гөнаһларыбызның санын арттырмыйча, дус кына тату гына бер-беребезгә ярдәм итешеп яшик әле. Ул чагында фани дөньябыз үзе җәннәт һәм анда яшәве бик рәхәт булыр. Кечкенәдән балаларыбызга шуны төшендерәсем килгәнгә бу хакта шигырь дә язган идем. “Төнләшү” дип атала ул. Әйе көнләшү үзеңнең дә, кешенең дә күңелендәге кояшны байдырып, төнлә яшәү, караңгылык өләшү ул. Ә кемнең гел төнлә генә яшисе килсен? 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading