16+

Рамил хәзрәт Юныс: “Рамазан ае – зур нигъмәт, бәрәкәт һәм бүләк”

Ураза башланырга аз гына вакыт калды. Мөселман кешесенең ни өчен рамазан аен көтеп алуы һәм бу айның нинди өстенлекләргә ия булуы турында безгә “Иске таш мәчете” имам хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс сөйләде. 

Рамил хәзрәт Юныс: “Рамазан ае – зур нигъмәт, бәрәкәт һәм бүләк”

Ураза башланырга аз гына вакыт калды. Мөселман кешесенең ни өчен рамазан аен көтеп алуы һәм бу айның нинди өстенлекләргә ия булуы турында безгә “Иске таш мәчете” имам хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс сөйләде. 

– Хәзрәт, ни өчен рамазан аен Аллаһы Тәгаләнең бүләге дип әйтәбез?
– Рамазан-шәриф ае чынлап та һәрберебез өчен дә көтеп алынган зур нигъмәт, бәрәкәт, сәгадәт һәм шулай ук бүләк булып тора. Калган унбер айның берсе генә дә рамазанга тиң була алмый. Ураза ае ул – мәдрәсә. Аллаһы Тәгалә безгә тәкъвалыкка ирешү өчен шушы айны биргән. Бу айда Аллаһ шайтаннарны богаулап куя һәм шуның белән адәм балаларына гыйбадәт кылу җиңеләя, гөнаһлардан да ансат кына тыела ул. Утыз көн буе уразасын да тотабыз, эшкә дә йөрибез, төнлә тәравих намазларын да укыйбыз. Шул рәвешле күбрәк гыйбадәт кылып, ихласлык-күндәмлек күрсәтеп, гөнаһ-хаталарыбыздан котылабыз, җаннарыбызны пакьлибез, дингә һәм Коръәнгә якынаябыз. Ә менә гает үтеп, шәүвәл аена кергәч тә, аның алты көн уразасын тоту авырлаша. Бик сирәкләр генә уразага керә ала. Менә бу шайтанның богаудан ычкынуына бер дәлил дә инде. Рамазан тәмамлана – гыйбадәт тә авырлаша. 

– Бу изге айның бүләкләре шуның белән генә тәмамланмыйдыр...
– Ураза аенда сәдакаларыбызны, зәкятләребезне түләргә ашыгабыз. Шуның белән мохтаҗларны-фәкыйрьләрне сөендерәбез, аларның ризыклары арта. Бу айда Аллаһы Тәгалә җәһәннәмнең капкаларын ябып, җәннәт ишекләрен ача. Димәк, күбрәк гыйбадәт кылып, җәннәт әһелләре булу өчен тырышырга тиешбез. Уразаның сәламәтлек өчен булган зур нигъмәтен дә әйтергә кирәк. Кеше ашаганнан соң аның организмы ризыкның файдалы матдәләрен сигез сәгать буе үзләштерә. Шул вакыт үткәч, күзәнәкләрдә булган “чүпне”, токсиннар, шлагларны организм үзе чистарта башлый. Димәк, ашамыйча торып, организмыбызга чистарынырга ярдәм итәбез. Ураза тоту өч төрле авырудан профилактика булып тора: йөрәк авыруларыннан, яман чирдән һәм Альцгеймердан. Рамазаннан тыш нәфел уразаларын тотуның да сәламәтлек өчен файдалы булуын галимнәр дә раслый.

– Тәравих намазын укуны күпләр авырсына. Аның фазыйләтләре турында да әйтеп китегез әле.
– Тәравих намазын уку сөннәт, аны укымау гөнаһ түгел. Әмма ул рамазан аеның бөтен бәрәкәтен алу дигән сүз. Тәравих намазы хакында Рәсүлебез (с.г.с.): “Кем дә кем рамазан-шәриф ае буе шушы намазны үтәп барса, Аллаһы Тәгалә аның бөтен гөнаһларын кичерер”, – ди.

– Ураза тотучы кыямәт көнендә нинди дә булса өстенлекләргә ия буламы?
– Әлбәттә, алар бу көнне бик зур әҗер-саваплар алачак. Ураза үз эченә өч төрле сабырлыкны ала: авырлыкка, гөнаһтан тыелуга һәм гыйбадәт кылуга сабырлык. Уразада шушы өч сабырлык бергә кушыла. Ашамый-эчми тору, төнлә тәравих намазларын уку үзе үк сабырлык таләп итә. Рамазанда ялган, буш сүз, гайбәт сөйләсәгез, уразагыз бозыла. Тел белән генә түгел, күз, колак, аяк-куллар белән дә ураза тотарга тиешбез. Рәсүлебез (с.г.с.): “Һәр гамәлгә Аллаһы Тәгалә уннан алып җиде йөзгә кадәр савап бирер, ураза әҗере исә җиде йөздән дә күбрәк булачак”, – ди. Аллаһ ураза сабырлыгы өчен әҗерен Үзе бирәчәк, Коръәндә дә җитмеш урында сабырлык турында әйтелә. Раббыбыз сабырларны ярата, Ул алар белән бергә, димәк, рамазан ае Аңа якынаю, тәкъвалыкка ирешү өчен бер сәбәп тә. «Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъвалардан булырсыз», – ди Ул. Тоткан уразаларыбыз хакына Аллаһы Тәгалә җәннәтнең раян дигән ишекләрен ача. Аннан фәкать ураза тоткан кешеләр генә керәчәк.

– Уразада шактый вакыт ашамыйча һәм эчмичә торабыз. Ач кешенең ачуы яман дигән кебек кайвакыт сабырлык та бетеп куя. 
– Көндез бер чынаяк каһвә эчми тору миңа бик кыен, шуңа уразага да керә алмыйм, дип әйтүчеләр бар. Икенче берәүләре, ураза тотмаганда без тыныч, ә уразада булганда ачу чыга, кая барып бәрелергә белмибез, нервыбыз чыга, ди. Монда бер профессорның сүзен әйтәсем килә. Ул, ураза кешенең эчке халәтен чыгарып бирә, ди. Ягъни тиз кызып китүчән, ачулы кешеләр гади тормышта бу сыйфатларын “басып” тора. Чәй яки каһвә эчеп куя да тынычлана. Ураза тоткан, ач булган өчен генә үзгәрми кеше, бу проблемасы аның баштан ук булган дигән сүз. Рамазан ае кешегә үзгәрергә бер мөмкинлек тә бирә булып чыга. Шунда син холкыңны үзгәртәсең, сабыр итәргә өйрәнәсең. Бер танышымны ураза өндәгәч, мин бит гел сүгенәм, шулай гына тынычланам, ди бу. Бер әйттем, икенче тапкыр әйтеп карадым – тыңламады. Ә бер елны уразага кергән булып чыкты, сигез көн бик авыр булды, аннары ияләндем, җөмләләрне сүгенмичә дә төзеп була икән бит, диде. Рамазан аңа дәваланырга булышты. Бөтен гыйбадәтләрне үтәсәң, намазын да, Коръәнен дә укысаң, догада булсаң, бу изге ай сиңа төзәлергә мөмкинлек кенә бирә. Рамазанны бөтен күңелләре белән кабул иткән тәкъва кешеләр аның белән хушлашасы да килми, икенче елның уразасын да көтеп торалар. 

– Мөселманнар өчен рамазан аеның һәр көне, һәр киче кадерле. Әмма бу изге айның Кадер кичен без аеруча зурлап көтеп алабыз. 
– Рамазан аеның иң бөек бер ноктасы ул. Көннәрнең патшасы Гарәфәт көне, ә төннәрнеке – Кадер кичәсе. Исеменнән күренгәчә, гарәпчәсе дә кадерле, мөкатдәс дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичтә җир йөзендә яшәгән һәр кешенең тәкъдире раслана. Адәм баласының өч төрле тәкъдире бар. Ләүхел-мәхфүз дигән олуг китапта һәрберебезнең тормышы җир һәм күк яралырга илле мең ел алдан ук язып куелган һәм бөтен галәм шул тәкъдир белән яши. Тәкъдирнең икенче төре – Кадер кичәсендәге бер еллык гамәлләребезнең раслануы. Олуг китапта язылган булгач, нишләп тагын Кадер кичендә дә раслана дигән сорау туарга мөмкин. Чынлыкта тәкъдир үзгәрергә дә мөмкин. Рәсүлебез (с.г.с.): “Дога белән тәкъдир үзгәрер”, – дигән хәдисе бар. Димәк, аны адәм баласының гамәлләре дә үзгәртә ала. Пәйгамбәребезнең икенче бер хәдисендә: “Әгәр дә гомерегезнең озынаюын һәм ризыгыгызның киңәюен теләсәгез, әти-әнигә итагатьле булыгыз һәм туганнар белән арагызны өзмәгез”, – диелә. Адәм баласының изге гамәлләре күп булу нәтиҗәсендә Кадер кичендә Аллаһ аның ризыгы киңәйтер, гомере дә озынайтыр. Ә гөнаһлары күп булса, гомере кыскарырга, ә ризыгы тараерга да бик мөмкин. Өченче тәкъдир – һәр көнне языла торганы. Коръәннең “әр-Рахман” сүрәсендә: “Һәр көнне Аллаһы Тәгалә Үзенең эшен башкара, Ул бу галәм белән идарә итә һәм адәм баласының тәкъдире бер мизгел эчендә үзгәреп тә китәргә мөмкин”, – диелә. Авыр хәлдә калган кеше дога кылып куйса, Раббыбыз рәхмәте белән аның догасы шул мәлдә ук кабул булып, тәкъдире дә үзгәрә ала. Болар барысы да Аллаһ кулында. 

– Кадер киче безгә Коръән иңү белән дә кадерледер.
– “Әд-Духан” сүрәсенең башында ук Аллаһы Тәгалә: “Без бу кичәдә Коръәни-Кәримне иңдердек”, – ди, ягъни Ул Коръәнне ләүхел-мәхфүз китабыннан аерып, дөнья күгенә төшереп куйды. Җәбраил галәйһиссәлам егерме өч ел дәвамында Рәсүлебезгә шушы Коръәннән аять-аять сүрәләр иңдерә башлый. Шуның өчен дә Кадер кичәсе безнең өчен мең айдан да хәерлерәк. Мең айга 83 ел да дүрт ай туры килә, бу адәм баласының уртача бер гомере дигән сүз. Бәни Исраил кавемендә бер кеше 83 ел гомерен Аллаһ юлына багышлаган. Сәхабәләр Пәйгамбәрдән, йә Рәсүлулла, безгә дә шундый әҗер булырмы, дип сораган. Аллаһы Тәгалә “Кадер” сүрәсендә: “Сезнең өммәткә шундый нигъмәт бирелде, әгәр дә бер кичәне Аллаһ ризалагы өчен үткәрсәгез, бәни Исраил кавемендәге кешеләрнең 83 ел кылган гыйбадәтләреннән дә өстенрәк булыр”, – ди. 

– Димәк, кадер кичен төне буе гыйбадәттә үткәрергә тиеш булабыз?
– Кадер кичәсе – догалар кабул була, ә гөнаһлар кичерелә торган төн. Рәсүлебез үзенең бер хәдисендә: “Әгәр дә кем дә кем Кадер кичәсен тиешле рәвештә намазларын үтәп, дога кылып, Аллаһка ихлас күңелдән ялварып үткәрсә, Аллаһы Тәгалә, бөтен гомерендә булган гөнаһларын кичерермен, дип әйткән”, – диелә. “Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, бу төндә җир йөзенә бик күп фәрештәләр, хәтта Җәбраил фәрештә үзе дә төшеп, гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр. Фәрештәләр шуның кадәр күп булыр, алар арасыннан йөрерлек тә булмый ди. Төнне йокламыйча уздырып, догалар кылучылар өчен  Раббыбыздан, бу кешегә рәхмәтеңне бир, аңа рәхимле бул, дип сорарлар. 

– Әмма без аның төгәл кайсы төндә булуын белмибез. 
– Аның бөтен хикмәте шунда да инде. Бик кыйммәтле ташлы йөзеген кеше кая куя? Кеше күзеннән ераграк җиргә яшерә. Бу кичә дә кадерле булганга яшерелгән, аның никадәр мөһим булуын без шуннан аңларга тиешбез. Икенче хикмәте – әгәр дә бу кичәнең кайсы төндә булуы билгеле булса, адәм балалары елның 364 көнен гыйбадәтсез, гөнаһ кылып уздырырлар, ә Кадер кичәсе килеп җиткәч, дога кылырлар иде. Аллаһы Тәгалә исә аны рамазанның соңгы ун көнендә так саннардан эзләргә куша. Кешеләр күбрәк гыйбадәттә булсыннар өчен шулай яшерелгән. Аңлаган кешеләр өчен зур бер нигъмәт тә бу. Әмма без Кадер кичен генә түгел, ел әйләнәсе Раббыбыз ризалыгы өчен гыйбадәт кылырга тиешбез.

Язмага реакция белдерегез

9

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    РАМЕЛ. ХАЖИ. СЫЗГА. ГАИЛАНГГЫЗЛАРГА. ОЛЛОХ. САЛОМАТЛЫК. БИРСЫН. АВУЛ. ИМАМИ

    Мөһим

    loading