16+

Ризыкның киң булуына унике сәбәп

Ризыгының киң, тормышының мул, бәрәкәтле булуын теләгән кеше әлеге унике сәбәп хакында уйлансын әле.

Ризыкның киң булуына унике сәбәп

Ризыгының киң, тормышының мул, бәрәкәтле булуын теләгән кеше әлеге унике сәбәп хакында уйлансын әле.

Кемдер аның серенә күптән төшенгәндер, кемнәрдер өчен биредә язылганнар яңалык булырга мөмкин.

Ничек булса да, аларны тормышына кертеп җибәргән кеше һич тә үкенмәс. 

1. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл итү.
Гомәр бине Әл-Хәттаб радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип әйткәнен риваять иткән: “Әгәр сез Аллаһ Үзе лаек булганча Аңа тәвәккәл итсәгез, Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек тукландырачак. Кошлар иртән ач хәлдә очып чыгып китә, ә кичен тукланган халәттә очып кайта” (имамнар Әхмәд, ибне Мәҗе, Әт-Тирмизи).

2. Гыйбадәт кылу.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе риваять иткән хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Раббыбызның мондый сүзләрен тапшырган: “И, адәм баласы, Миңа һәрдаим хезмәт итәрлек вакытны билгеләп куй. Шул чакта Мин синең йөрәгеңне канәгатьлек белән тутырырмын һәм синнән фәкыйрьлекне алырмын. Ә инде син болай эшләмәсәң, Мин синең кулларыңны һәрчак мәшгуль итәрмен, әмма бу сине фәкыйрьлектән арындырмас” (мамнар Әхмәд, ибне Мәҗе, Әт-Тирмизи).

3. Гөнаһларга тәүбә кылу.
Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: “Раббыгыздан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче. [Истигъфар кылыгыз, җитмеш ел дәвам иткән корылык һәм кытлыктан соң Раббыгыз] Күкне өстегезгә [чиләктән койган кебек] мул яуган бер хәлдә җибәрер. Маллар һәм ир балалар белән сезгә ярдәм итәр [һәм киң мөмкинлекләр бирер], сезнең [файдалануыгыз] өчен бакчалар үстерер һәм сезнең өчен [ургылып аккан] елгалар булдырыр” (“Нух”, 71:10-12).

4. Туганлык җепләрен саклау. 
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый сүзләрен риваять иткән: “Ризыгының киң, гомеренең озын булуын теләгән кеше туганлык җепләрен сакласын” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).

5. Сәдака бирү.
Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: “Малларын Аллаһ юлында сарыф итүчеләрнең мисалы – җиде башак үстергән, җиде башакта да йөзәр бөртек булган орлык мисалы. Аллаһ [ихласлыгына карап] Үзе теләгән кешеләргә [әҗер-савапларны] арттыра. Аллаһ – чиксез Мәрхәмәт [һәм гыйлемнәр] иясе, [һәрнәрсәне] Белүче” (“Әл-Бәкара / Сыер”, 2:261).

6. Сәүдәдә һәм башка эшләрдә намуслылык, ихласлык.
Хәким бине Хәзим радыяллаһу ганһе Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый сүзләрен риваять иткән: “Аерылышып киткәнче ике якның да килешүне өзәргә хаклары бар. Әгәр алар бер-берсе алдында дөрес булсалар һәм товарның кимчелекле якларын әйтүдә намус белән эш итсәләр, сәүдәләрендә бәрәкәт булыр. Әмма әгәр алар алдашсалар һәм товарның кимчелекле якларын яшерсәләр, бу килешүдә бәрәкәт булмас” (имам Мөслим).

7. Хаҗ һәм гомрә кылу.
Габдулла бине Мәсгуд радыяллаһу ганһе Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый мәгънәдәге сүзләрен риваять иткән: “Хаҗны һәм гомрәне бер-бер артлы, эзлекле рәвештә кылыгыз. Дөреслектә, алар арасындагы эзлеклелек, фәкыйрьлекне һәм гөнаһларны бетерә. Гөнаһтан ерак булган хаҗның әҗере – җәннәт” (имамнар Әхмәд, Әт-Тирмизи, Ән-Нәсаи, Ибне Мәҗе).

8. Никах укыту.
Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: “Арагыздан буйдакларны, колларыгыздан һәм җарияләрегездән иман һәм тәкъвалык иясе булган кешеләрне никахлагыз. Әгәр алар фәкыйрь булсалар, Аллаһ аларны Үз рәхмәтеннән [ризык белән] бай итәчәк. Аллаһ [белеме һәм мәрхәмәте мәңгелек киң булган] һәрнәрсәне Чолгап алучы, [һәрнәрсәне] Белүче” (“Ән-Нур”, 24:32).

9. Балаларның тууы.
Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә болай дип әйтә: “[И, кешеләр!] Фәкыйрьлектән куркып, балаларыгызны үтермәгез. Без аларны да, сезне дә ризыкландырабыз. Һичшиксез, аларны үтерү – бик зур гөнаһ” (“Әл-Исра / Төнге күчеш”, 17:31).

10. Дога кылып Аллаһка мөрәҗәгать итү. 
Өмме Сәләмә радыяллаһу ганһә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иртәнге намазны укып сәлам бирү сүзләрен (әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһ) әйткәннән соң, болай дигәнен риваять иткән: “Аллааһүммә иннии әсьәлүкә гыйльмән нәәфиган вә ризкан таййибән вә гамәлән мутәкаббәлән”.
Мәгънәсе: “Йә, Аллаһым, мин Синнән файда китерә торган гыйлем, хәерле ризык һәм кабул була торган гамәлләр сорыйм” (Ибне Мәҗе). 

11. Аллаһны мактау һәм Аңа рәхмәтле булу.
Раббыбыз Изге Китабында болай дигән: “Раббыгыз: “Әгәр [иман китереп, изге гамәлләр кылып, Минем сезне дошманнарыгыздан коткару нигъмәтемә] шөкер итсәгез, һичшиксез, сезгә [нигъмәтләрне тагын да] арттырачакмын...” (“Ибраһим”, 14:7).

12. Аллаһтан курку, тәкъва булу.
Коръәндә болай диелгән: “... Кем дә кем Аллаһтан курыкса, Ул аңа [үлем куркынычлыгыннан, Кыямәт көненең кыенлыкларыннан] бер чыгыш [юлы] насыйп итә. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра. Кем дә кем Аллаһка тәвәккәл кыла, аңа Ул җитә. Һичшиксез, Аллаһ һәрнәрсә өчен [ул әле бар булганчы] бер үлчәм куйган”.

Айсылу Юлдашева әзерләде
Фото: ru.freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт

    Мөһим

    loading