“Сез тәһарәтне дөрес аласыз. Ялгышлык миндә икән”
Пәйгамбәребез: “Бер иманлы бәндә икенче иманлы бәндәнең көзгесе”, –дип әйткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Пәйгамбәребез: “Бер иманлы бәндә икенче иманлы бәндәнең көзгесе”, –дип әйткән.
Әлеге хәдистә пәйгамбәребезнең көзге белән мисал китерүе тирән мәгънәгә ия. Әйе көзгенең вазыйфасы ачыклау, бер әйберне күрсәтү, үзендә чагылдыру. Асылда көзге кешенең матур якларын күрсәтү белән бергә кимчелекләрен дә күрсәтә. Һәм көзгенең кимчелекләребезне күрсәтүе матур якларыбызны күрсәтүгә караганда күпкә яхшырак һәм файдалырак. Чөнки кимчелекне күргән вакытта гына анардан котылып һәм арынып була. Шуңа күрә иманлы кешеләр чын мәгънәсендә бер-берләренә көзге кебек булырга тиешләр.
Әмма әлеге сүзне дә дөрес аңларга кирәк. Бер-береңнең кимчелеген күреп ул кимчелекне бөтен дөньяга таратып йөрү, күргән кимчелекне кешенең битенә бәреп әйтү, аны кешеләр каршысында әйтеп кимчелеккә ия булган кешене мәсхәрә итү, түбәнсетү матур күренеш түгел. Һәм дөреслектә шәригать кешенең кимчелеген йөзенә бәреп аны кимсетүне тыйган.
Пәйгамбәребезнең оныклары Хәсән белән Хөсәен бер карт кешенең дөрес итеп тәһарәт алмавын күргәч әлеге олы кеше янына килеп: “Абзый без тәһәрәтне дөрес алабызмы икән? Без тәһарәт алыйк. Ә син исә карап тор. Без ялгышсак дөреслә”, – дип әйтәләр. Әлеге кеше аларның тәһәрәт алуын карап торып: “Сез тәһарәтне дөрес аласыз. Ялгышлык миндә икән” дип үзнең тәһәрәтендәге хатасын дөресләгән иде. Менә шушы мисалда кешене кимсетмичә дөресләү чын мәгънәсендә бер-береңә көзге булу мәгънәсен үз эченә ала.
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар