Кем соң ул мосафир? Аның нинди өстенлекләре бар һәм ул нинди кыенлыклар кичерә?
Мосафир дип үзенең яшәгән урынын калдырып, ерак юлга (якынча 90 чакрым тирәсе) чыгучы кешене атыйлар. Һәм әгәр әлеге кеше барган җирендә 15 көннән дә азрак торса, ул мосафир булып санала, ә инде 15 көннән артыграк торса, мосафир булмый.
“Бу дөньяда мосафир кебек бул...”(Хәдис).
Мосафир кеше намазларының фарызларын да кыскартып укый, чөнки сәфәр бик авыр, мәшәкатьле юл ул. Динебездә менә шундый өстенлекләр белән мосафир кешенең хәле җиңеләйтелә. Әмма өстенлекләр моның белән генә тәмамланмый. Сәфәрдәге кеше үзенә күп файдалар, дәресләр дә алып кайта.
Күпләребезнең чит җирләргә, илләргә сәяхәт кылганы бар. Андагы гореф-гадәтләр безнең өчен ят булса да, тел белмәү сәбәпле аралаша, аңлаша алмасак та, араларга “күпер” сала торган ысул бар. Ул – елмаю. Әйе, елмаюның, ачык йөзле булып, хөрмәт тулы күзләр белән карауның милләте юк аның. Бер-берләребезне аңлауда телне белмәү сәбәпче булса да, елмаю аша канәгатьлек хисен дә, яхшылык теләүне дә белдерергә була. Кызганычка, кайвакыт бер телдә сөйләшеп тә, бер-гореф-гадәтләргә ия булып та, бер-берләребезне “ишетмичә”, “аңлый алмыйча” гомер итәбез. Бу бер хикмәтле кешенең сүзләрендә әйтелгәнчә килеп чыга: берьюлы хикмәт иясе укучыларыннан: “Нигә кешеләр талашканда бер-берсенә кычкыралар?” – дип сораган.
Араларында берсе: “Тынычлыкны югалтканга күрә”, – дип җавап биргән. Хикмәт иясе: “Ләкин кеше яныңда гына торганда ни өчен кычкыру кирәк? Ачулы булсаң да, тыныч кына сөйләшеп булмыймыни соң?”– дип сораган. Укучылар төрлечә җавап бирергә тырышып караса да, бу җавапларның берсе дә аны канәгатьләндерә алмаган.
Моннан соң хикмәт иясе болай дигән: “Кешеләр риза булмыйча талаша башлаганда, аларның йөрәкләре бер-берләреннән ерагая. Бу ераклыкны бетерер һәм бер-берсен ишетер өчен, аларга кычкырырга кирәк була. Ныграк ачуланган саен, катырак кычкыралар. Ә инде бер-берсен яраткан кешеләрдә барысы да киресенчә. Алар әкрен итеп сөйләшә, хәтта пышылдап кына да аңлаша башлый. Ә соңрак бер-берләрен аңлар өчен, аларга бер күз карашы җитә. Шуңа да бәхәсләшсәгез дә, йөрәкләрегез бер-берегездән ерагаерлык сүзләр әйтмәгез, чөнки шундый көн килеп җитәр: арагыздагы ераклык зураер һәм сез кабат әйләнеп кайтырга юл таба алмассыз”, – дип әйткән.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Елмаю ул – садака”, – дигән (имам Әт-Тирмизи). Менә нәкъ шушы елмаю сәфәрдә булучы кешенең бер күркәм гамәле булып торса, кешеләр белән аралашу, аңлашуда ярдәмче, юлдаш булачак та.
Сәфәрдә булган кеше күп авырлыкларга дучар булуын, сыналуын һәм еш кына гаделсезлекләр белән дә очрашуын онытмаска кирәк. Пәйгамбәребез юкка гына: “Сәфәр – авырлыкның бер өлеше”, – дигән мәгънәне белдерә торган сүзләр әйтмәгән (имам Мөслим). Әмма һәр очракта да без төп коралыбыз барлыгын белеп эш итәбез: ул – дога. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Өч кешенең догасы җавапсыз калмас. Ул: мәзлүмнең (рәнҗетелгән кешенең), мосафирның һәм ата-ананың баласы өчен кылган догасы”, – дип әйткән (имам Ибне Мәҗе).
Болардан тыш, елмаю, сабыр булу да безнең тугры юлдашларыбыз булуын истә тотыйк. Елмаю күп кенә проблемаларның чишелеше булып тора, диләр. Ә инде сабыр төбе – сары алтын булуы берәү өчен дә яңалык түгел.
Сәфәргә чыгар алдыннан ике рәкәгать нәфел намазы укып юлга кузгалсак хәерле булыр. Бу Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Шулай ук өйдән чыгып киткәндә: “Бисмилләәһи тәвәккәлтү галәл-лааһи вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә иллә билләәһ” (Мәгънәсе: «Аллаһының исеме белән Аллаһыга тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр») сүзләрен әйтергә онытмасак иде. Бу сүзләрне гадәти көннәрдә дә телебездән төшермик.
Шулай ук юлда югарыга таба хәрәкәт иткәндә тәкбир, ягъни Аллааһү әкбәр (“Аллаһы бөек”), ә түбән төшкәндә тәсбих, ягъни Сүбеханәллааһ (“Аллаһы пакь”) зикерләрен әйтү хәерле булыр. Мәсәлән, бигрәк тә очкычта һавага күтәрелә башлаганда һәм очкычыбыз җиргә якынлашканда бу зикерләрне телебездән төшермик, чөнки барыбыз да бу мизгелләрнең бик җаваплы һәм күпмедер дәрәҗәдә дулкынландыруын белә.
Җәйге сәфәремнән һәм бу вакытта башка кешеләрне күзәтүдән соң кайбер нәтиҗәләргә килдем һәм шулар белән әлеге язмада уртаклашып китәргә теләр идем:
1. Адәм баласы авырлыкка, мәшәкатькә түзә, рәхәткә тиз ияләшә.
2. Татар кешесе өчен өстәл тулы чит ил ризыгы булса да, күзләре белән токмачлы аш һәм өчпочмак эзли. Әле: “Ашарга берни юк бит монда”, – дип өстәп куярга да мөмкин.
3. Хәзер китап укучы юк, дип әйтүчеләр бик нык ялгыша. Диңгез ярында да диңгезләрен бер якка куеп китап укучылар җитәрлек. Бернинди айфоннар да, планшетлар да кулга тотып укый ала торган матур тышлыклы, кызыклы эчтәлекле китапны алыштыра алмый.
4. Сәфәр кылу безнең бу дөньяга билгеле бер вакытка гына килүебезне тагы бер кат искәртә. Сәфәр вакытында да, бу дөньяда да без бары тик мосафирлар гына.
5. Сәфәр кылу сабырлыкка, күндәмлеккә өйрәтә.
6. Аллаһы Тәгалә теләсә, юлыңа бөтен мәшәкатьләреңне дә бер минут эчендә хәл итәрлек кешене чыгара ала. Юлыңны ябарга теләсә, ярдәм итәргә теләге булган кеше дә берни эшли алмый.
7. Тарихи урыннарга сәяхәт кылу тарихның кабатлануы хакында фикерләүгә этәрә.
8. “Юлдагылар май йота, өйдәгеләр ут йота”, – дигән сүзләрне юкка гына әйтмәгәннәр. Бигрәк тә кесә телефоннары була торып та, сәфәрдәге кеше хәбәр бирә алмаса, өйдәге якыннарыбыз борчуга төшүен истән чыгармыйк.
9. Сәфәрләребез имин, юлларыбыз уң булсын өчен, җир йөзен Яратучы Раббыбызга һәрдаим догада булыйк. Ул гына догаларыбызга җавап бирүче, Ишетүче, барысын да Күрүче.
10. Йөз мең кабат әйтелсә һәм язылса да, кабатлауның зыяны юктыр: туган якның кадерен тагы да ныграк тояр өчен, чит җирдәге туфракка басу кирәк. Туган якта җил дә башкача исә, һавасы да башка.
Айсылу Юлдашева.
Комментарийлар