16+
#Төрлесе 02 июля 2025, 14:15 Уку өчен 6 минут
3265
0
2

Өч хатыным булды...

02 июля 2025, 14:15
3265
0
2
Уку өчен 6 минут

Тыңладым да язып куйдым мин бу кешенең сүзләрен.

Өч хатыным булды...

Тыңладым да язып куйдым мин бу кешенең сүзләрен.

Танышым да, якыным да түгел, очраклы сөйләшеп киткән берәү. Әти-әнисе яшьли үлеп, әбисе һәм сеңелесе белән үскән. (Бу турыда алдарак бер язмада бәян иткән идем). Гаилә тормышы барып чыкмавының сәбәбе бәлки шуннан киләдер. Кем белә инде. Карап торышка да, тыңлап торышка да юньсез кеше тәэсирен калдырмый үзе. 
***

Иртә уңмаган – кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, диләр. Мин гомергә бергә булырга дип өйләнәм, ә үзем һаман хатынсыз кала торам. 
Беренче хатыным яһүдә иде минем. Кызык кына булды ул өйләнү. Аларның фатирында ремонт ясаган идем, аннары бер кичтә соңардым. Тугыз елга шул фатирда калдым мин. Ул арада бер-бер артлы ике балабыз туды. Хәзер бераз тәртипләбрәк сөйлим.
Яшьли әти-әнисез калганга, техникумда гына укыдым мин. Тизрәк акча эшләргә кирәк иде, әле минем карамагымда алты яшькә кечерәк сеңелем дә бар. Безне үз кул астына җыештырган әби дә олыгайды, аның үзен карарга кирәк. 
Ә хатыным югары белемле. Әти-әнисе дә әйбәт, җитеш тормышлылар, зыялылар. Ел ярым бик әйбәт тордык без аның белән. Хатыным бала тудыру йортыннан чыкмаган да иде әле, атасы шалтыратты:

– Әйберләреңне ал да табаныңны ялтырат минем фатирдан, – диде. Сүзен сүзгә китерәм. “Потому что все татары тупые, а я думал ты другой. Но ты такой же, как все татары”.
Мин, әлбәттә, каршы торырга маташтым. Хатынымны ярата идем инде, балам да туды. Тырыша торгач, хатынның анасы аша компромисска килдек. Ул ире белән безнең араны бераз җайлап җибәрде. Дөресрәге, әтисе без яшәгән фатирга килмәскә тиеш иде. Ике елдан соң икенче балабыз туды. Шуннан соң Елизавета Михайловна (алар яһүд булсалар да рус исем-фамилиясендә йөриләр иде, хатынымның милләте дә паспортта рус дип язылган):

– Әйдәгез, элеккеге үпкәләр онытылды инде, бабалары оныклар белән үз фатирында аралашсын, – диде.
Мин ризалаштым. Фатир хатынымның атасыныкы иде. Ул бик еш килеп йөри башлады, килгән саен үзенчә тәртип урнаштыра. Шкафтагы минем киемнәрнең дә урынын үзгәртә башлады, хәтта минем трусиклар кайда-ничек торырга тиешлеген дә ул яхшырак белә иде. Бертуктамый миңа кисәтүләр ясарга тотынды. Әле ишекне каты ябам, әле анысын болай эшлим, монысын тегеләй эшләмим. Атасының бу тырышлыклары юкка китмәде – хатыным миннән ояла башлады. Хәзер инде ул да минем кимчелекләремә төртеп күрсәтә башлады. Галстук та такмыйм, югары белемем дә юк…

Аралар бозыла башлагач, ызгышлар күбәйде, бу балалар каршында бит инде. Гаиләмне ничек тә сакларга тырышып, мин психологка да бардым. Ул күзләремне ачты:
– Син беркайчан да еврей булмаячаксың, – диде.
Аннары сеңелем кияүгә чыкты да фатирыбыз бушады. Берара шунда яшәп алдык. Ләкин барыбер элеккегечә матур итеп яшәп китеп булмады. Балалар безнең ямьсезләшүне күреп үсмәсен дип аерылырга булдым. Ир буларак абруең булмаса, әти буларак та бетә бит инде ул. Балалар белән аралашуны өзмәс өчен дә бик нык тырышырга туры килде. Теге яктан гел яманлап тордылар бугай. Әти белән аралашуның нигә кирәклеген аңлаткач кына балаларым минем белән сөйләшә башлады. Балаларым – минем бөтен байлыгым. 
***
Икенче хатыным белән дә тугыз ел тордык.
Анысын мин беренчесенә капма-каршы булсын дип эзләдем. Беренчесе тыныч, аз сүзле иде, ашарга пешерә белми иде. Икенчесе балалар поликлиникасында медсестра булып эшләде. Тәмле итеп пешерә, чиста-пөхтә. Сөйләшеп сүзләр бетми иде. Урыслар, душа в душу ди бит әле, шулай яшәдек башта. Эшендә дә яраталар иде, тикшерү килсә, беркайчан кисәтү алмады, аның бөтен җирдә тәртип тә чисталык.
Уртак балабыз булмады, берничә тапкыр авырга калса да, көмәне төшә торды. Аның белән яшәү кызык кына булды ул. Тып-тыныч кына, матур гына яшибез берничә ай, аннары ул әллә нишли башлый. Кычкыра, җенләнә. Ярар, миңа гына булса, улына да кычкыра, анасына да эләгә. 

– Синең гормоннарны тикшертергә кирәк түгелме икән? – минәйтәм. Кайвакыт гормоннар артык яки ким булса да, кешенең холкына йогынты ясый дип укыган идем.
Кая ул! Ишетергә дә теләми. Мине психопат дип уйлыйсыңмы, мине нормаль түгелгә саныйсыңмы, ди. 
Ярар инде, теләми тек теләми, миңа Ходай шундый кызып китүчән хатын биргән икән, димәк, аның белән бергә яшәргә инде дим, аерылырга уемда да юк. Ычкынып китүләрен санамаганда, бар яктан да әйбәт хатын ул. Беренчесе белән гражданский никах иде, монысы белән ЗАГСка барып өйләнештек. 

Һәм көннәрдән бер көнне, эштән кайтышлый шалтыратам:
– Нәрсә алып кайтыйм, җанкаем? – минәйтәм. 
Шулай гадәтләнгән идек. 
– Үзеңә нәрсә кирәк, шуны ал, мин киттем, – ди.
– Әниләреңәме әллә? – дим. Башыма ул-бу уй килми дә.
– Юк, синнән аерылып киттем. Мин синең белән бүтән яши алмыйм.
Башыма күсәк белән суктылармыни!
Ахырдан билгеле булганча, ул бу адымга ел ярым әзерләнгән икән. Уртак карта бар иде безнең: йорт кирәк-яракларына һәркем үз хезмәт хакыннан билгеле бер сумманы шул картага күчерә иде. Берзаман ул акча салмый башлады. Ярар, салмый тек салмый, җитә бит, мин ул турыда сүз кузгатып та тормадым. Ә ул китәргә әзерләнгән. Начар да тормадык бит инде юкса.

Иң үкенечлесе димме, кызганычы димме. Мин сеңелемнән фатирдагы өлешен сатып алган идем. Аның белән аралар бозылды да шулай килеп чыкты. Икенче хатынга өйләнгән вакытта түләп бетердем мин ул сигез йөз меңне. Үз акчамнан, хатыннан акча алмадым, әлбәттә. Киткәндә, икенче хатын судка бирде, бергә яшәгәндә түләнгән дип, шул акчаның яртысын таләп итте. Башта дүрт йөзне сорады. Аннары суд өчен, салымнар-фәләннәр өчен дип, тагын йөз мең сорады. Билне кабат кысыбрак буарга туры килде – түләп бетердем мин аңа. Күпмедер вакыттан соң тагын йөз мең сорады әле – анысын да бирдем. Анысы – ул үз акчасына телевизор, тагын башка нәрсәләр сатып алган иде, кирәкми дип, алып китмәде, шуның өчен, диде. Ярата идем, каршы килмәдем.
Шулай да юк-бар сүзләр белән миңа яза башлагач, телефон номерын блокка куярга туры килде. 
Аерыласың килде, аерылдың, акчаны артыгы белән бирдем, тагын нәрсә кирәк сиңа, минәйтәм. Ул әллә кайчан әйткән сүзләрне, эшләгән яки эшләмәгән нәрсәләрне казып чыгара башлады. Баштарак әйтергә кирәк булган аны, эченә җыеп яткан да хәзер чыгармакчы була. Аерылган хатыннан үземә карата әшәке сүзләр тыңлап ята алмыйм бит инде. 
Икенче өйләнү тарихы шулайрак тәмамланды.

***
Берәр ел ялгыз яшәгәч, ялгызлыгымнан туя башладым. “Очень-очень одиноко мне...” дип җырлыйлар бит әле, күккә карап, бүре сыман улыйсылар килә перәме. Шуннан соң танышу сайтына кердем, хатын-кызлар белән аралаша башладым.
Берсе белән ошатыштык та ике айдан соң яшәп тә киттек. Монысы турында сөйләгәндә, әллә көләргә, әллә еларга инде.
Кырык яшенә кадәр әти-әнисе белән яшәгән Казан кызы бу. Беркайчан кияүгә чыкмаган, ир көен көйләүнең нәрсә икәнен белми. Бер атна үтүгә:
– Мин болай авыр булыр дип уйламаган идем, – ди.
Ике атна үтүгә, мин эштә чакта әйберләрен җыйган да әти-әнисе янына китеп барган.
Алай авыр дип әйтерлек әллә ни эшләмәде дә инде юкса. Гадәти эшләр: ашарга пешерү, өйне тәртиптә тоту. Каты сүз әйтмәдем мин аңа. 
Ярар. Китте тек китте, башны ташка орып булмый ич. 
Ике ай үтте микән, өчме – эштән кайтканда күрәм, подъезд төбендә эскәмиядә утыра бу.
– Сагындым, сиңа ияләнеп өлгергәнмен икән, әйдә, гостевой брак белән яшибез, – ди.
– Юк инде, – минәйтәм, – алай килеп-китеп йөргән хатын гына кирәк түгел миңа.
Кертмәдем. Күңелдә бераз үпкә дә бар иде ахры.
Бер килде бу, ике килде, туктамый ишек төбен саклый башлады. Күршеләрдән яхшы түгел, перәм. Керттем, янә яшәп киттек. 

Ике атнадан тагын юкка чыкты.
Әле менә өч айлап вакыт үтте. Кабат кайтмасмы дип куркып торам.
Хәзер өч тапкыр авыз пешкәч, уйламас җиреңнән уйлата: нәрсәне дөрес эшләмәдем мин? Әгәр берәрсен якын итәм икән, мин аңа яхшы булсын дип кулымнан килгәннең бөтенесен дә эшлим, бөтенләем белән шул мөнәсәбәтләргә кереп китәм. Психологларны укый башладым хәзер, артык күп тырышырга кушмый икән алар, аннары сине санламый башлыйлар, диләр. Аннары өчесендә дә ашыктым бугай мин, күрдем дә капландым. Әби шулай дия иде. Тормыш иптәше сайлаганда алай ашыгырга ярамый икән ул. Әлеге дә баягы гашыйклык вакытында биешкән гормоннар ел ярымнардан соң уйнаудан туктый да кешенең чын йөзе күренә башлый, диләр бит. 
Аптырап утырам менә: алай начар да кеше түгел бит инде мин, эчмим, тартмыйм, эш рәтен беләм, гаилә дип тырышам, ә хатыннар китә тора...
Карма диярсең…

Лилия Фәттахова язып алды

ФОТО: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading