16+

“Тәбәрак” (“Мүлк) сүрәсе: мәгънә асылы, фазыйләтләре

“Мүлк” сүрәсе (халык телендә ул “Тәбәрак” дип йөртелә) – Коръәндәге 67 нче сүрә. Пәйгамбәрлекнең Мәккә чорында иңдерелгән шушы сүрәнең исеме “Хакимлек”, “Патшалык”, “Хөкемдарлык” дигән мәгънәләргә ия.

“Тәбәрак” (“Мүлк) сүрәсе: мәгънә асылы, фазыйләтләре

“Мүлк” сүрәсе (халык телендә ул “Тәбәрак” дип йөртелә) – Коръәндәге 67 нче сүрә. Пәйгамбәрлекнең Мәккә чорында иңдерелгән шушы сүрәнең исеме “Хакимлек”, “Патшалык”, “Хөкемдарлык” дигән мәгънәләргә ия.

Әлеге атама барлык мәхлуклар белән хакимлек итүче Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең кадирлеген һәм бөеклеген символлаштыра. “Мүлк” сүрәсенең атамасы гына түгел, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең хәдисләрендә бу сүрәнең фазыйләтләре турындагы хәбәрләр дә әлеге сүрәгә аерым бер игътибар бирергә сәбәп булып тора.

 

“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсенең төп эчтәлеге (төп фикерләр)

“Тәбәрак” сүрәсендә барча мәхлукларны юктан бар кылып тәрбияләп торучы, яшәеш һәм үлем Хуҗасы булган Яратучының бөеклеге бәян ителә. Сүрәнең башында Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәгә көче җитүче кодрәтле Хөкемдар буларак билгеләп үтелгәннән соң, җир йөзендәге тормышның максаты аңлатыла: “Сезнең (кешеләрнең) кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен Ул (Аллаһ) үлемне һәм яшәешне бар итте” (67:2).

 

Сүрә уртасында Аллаһ Раббыбыз кешеләрнең берсе дә Аның күзәтүеннән читтә калмаслыгы турында әйтә: “Белеп торыгыз: Аллаһ күңелләрегездә булганны барысын да белә. ...Ул иң яшерен гамәлләрне дә белеп тора һәм һәрнәрсәдән һәбәрдар” (67:13,14).

 

Сүрәнең 23 нче аятендә, Адәм балаларын шелтәләп, Аллаһы Тәгалә болай ди: “Ул (Аллаһ) юктан бар итүче, сезгә колак-күзләр һәм йөрәкләр бирүче, (ләкин) сез бик аз шөкер итәсез” (67:23).

 

Бу вакытлыча тормыштан соң мәңгелек ахирәт тормышы булачагы белдерелгәч, кәферләр (ышанмаучылар) пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә мөрәҗәгать итеп: “Сөйләгәннәрегез хак булса, вәгъдә иткәннәрегез (ягъни Кыямәт көне һәм ул көндәге җавап вакыты) кайчан килеп җитәр икән?” – дип сораганнар. Аларга нәсыйхәт биреп Аллаһ Үз илчесенә шундый җавап җиткерә: “Әйт аларга: моның турында гыйлем фәкать Аллаһта гына. Мин исә (Аллаһ миңа белдергәннәрен) аңлатып кисәтүче генә” (67:25,26).

 

Сүрә ахырында Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Үзенең Шәфкать иясе булуын искә төшереп, һәрбер хәлдә фәкать Аңа гына тәвәккәләргә өнди, һәм кемнәр ачык адашуда булганын белдерәчәген хәбәр итеп, ахыргы аятьтә һәркемне (хәтта кәферләрне дә) уйландырырлык фикерен җиткерә: “Ничек уйлыйсыз: әгәр сез (куллана торган) суыгыз җир астына китеп юк булса, саф чишмә суларын сезнең өчен кем чыгарыр икән?”. Бу фикерне туры мәгънәдә дә, киная рәвешендә дә аңларга мөмкин. Дөрестән дә, Адәм балалары өчен кирәкле булган барлык сулар юкка чыкса, җир йөзендәге яшәеш тукталыр иде, чөнки кеше судан башка яши алмый. Рухи тормышыбызда да шулай: аның “чишмә сулары” ул – Яратучыбыз Аллаһның хикмәтле боерык-нәсыйхәтләрендә чагылган бетмәс-төкәнмәс шәфкатьлелеге һәм миһербанлыгы. Шушы олуг шәфкатьлелек безнең өчен бик тә кирәкле булган пакь шифалы чишмә суы кебек ул... (67:29, 30).

 

“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсенең файдалары

“Тәбәрак” сүрәсенең фазыйләтләре (файдалары) хакында пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм хәдисләрендә хәбәр ителә:

Ибне Мәсгуд исемле сахәбә (Аллаһ аннан разый булсын) тапшыруы буенча “Мүлк” сүрәсе турында сүз чыккач, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Бу сүрәне һәр төнне укыган кеше кабер газабыннан имин булыр”, ягъни вафат булган кеше кабергә иңдерелгәч, кабер газапларына дучар ителмәячәк (хәдис Тирмизи җыентыгында китерелә). Әйе, бу хакыйкатьне беркем дә кире кага алмый: һәр кешегә кабергә керергә туры киләчәк... Кабер ул – ахирәтнең бер баскычы, кем үлде – шул баскычка басты. Бик күп кеше кабердә гөнаһлары өчен газапланачак. Ә пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм аңлатканча, “Тәбәрак” сүрәсен һәр төнне укучы мөселманнар кабер газапларыннан котылачак...

 

“Дөрестән дә, Коръәндә 30 аятьтән торган сүрә бар. Шул сүрә аны укыган кешене Кыямәт көнендә яклар, һәм аның шәфәгате бу кешенең гөнаһлары гафу ителгәнче дәвам итәр”. (Сүз “Мүлк” сүрәсе турында бара. Хәдис Әбү Давыд, Тирмизи, Нәсаи, ибне Мәҗҗә җыентыкларында китерелә.)
“Тәбәрак” сүрәсе турында тагын шундый хәдисләр булуы да мәгълүм:

 

“Әгәр күзләре авырган кеше “Тәбәрак” сүрәсен өч көн рәттән укыса, авырту юкка чыгачак һәм күзләр савыгачак”.

 

“Әгәр авырлык кичергән кеше таң атканда тәһарәт алып “Мүлк” сүрәсен 21 тапкыр укыса, Аллаһның әмере белән авыр хәлдән чыгачак”.

“Тәбәрак” (“Мүлк”) сүрәсен укуны гадәт итеп алган кеше бу дөньяда гына түгел, икенче дөньяда (ягъни ахирәттә дә) Аллаһның рәхмәтенә ирешәчәк, Җәһәннәм утыннан сакланачак һәм шушы дөнья тормышындагы соңгы мизгелләрендә шәйтан вәсвәсәләреннән имин булачак.

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең болай әйтеп калдырганы да мәгълүм: “Минем йөрәгем бу сүрәнең (“Мүлк” сүрәсенең) һәр мөэминнең йөрәгендә булуын (ягъни һәр мөэмин-мөселманның бу сүрәне яттан белүен) тели”.

 

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading