16+

«Тауларга мендем, упкыннарга төштем...»

Минем җырларым - минем язмышым, ди дистәләгән мөнәҗәтләр язган ханым. Кем ул? Гадәти булмаган жанрда иҗат итәргә аны нәрсә этәргән? Әңгәмәдәшем - Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы, композитор, автор-башкаручы Роза ханым МОСТАФИЕВА.

«Тауларга мендем, упкыннарга төштем...»

Минем җырларым - минем язмышым, ди дистәләгән мөнәҗәтләр язган ханым. Кем ул? Гадәти булмаган жанрда иҗат итәргә аны нәрсә этәргән? Әңгәмәдәшем - Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче җырчы, композитор, автор-башкаручы Роза ханым МОСТАФИЕВА.

- Белгәнемчә, Сез, Чаллыда яшәвегезгә карамастан, Казан каласы белән бик якын элемтәдә торасыз.
- Чаллы шәһәренә инде мин күптәннән килеп төпләндем. Самара политехника институтын тәмамлагач, яшь белгеч буларак, Чаллы шәһәренә эшкә чакырганнар иде. Ә Казан каласы минем иҗатымда бик зур урын алып тора. Тумышым белән Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылыннан мин. Гади колхозчылар гаиләсендә туып, бик зур кыенлыклар күреп үстем. Үлгәнче эшләүдән һәм һәрвакыт ашыйсы килүдән ары, балачагымның башка мизгелләрен искә дә төшерә алмыйм.
- Роза ханым, шулай да балачак хыяллары булгандыр бит инде.
- Кеше хыялланмаса, бу тормышның кызыгы бетәр иде. Тик хыяллар тормышка ашарлык булырга тиеш. Ә миңа килгәндә, хыялларымның байтагы чынга ашты. Кечкенәдән дөреслек, хаклык, тугрылык яклы булдым. Шуңа күрәдер инде, юрист һөнәрен сайладым. Тулы гаиләм - ирем, балам булды. Тик көннәрнең берсендә, иремнең миңа хыянәт итүен ишеткәч, үземне яшен суктымыни! Төшенкелеккә бирелдем, эшли алмадым. Хәтта туганнарымның да карашлары үзгәрде кебек. Уңган, дөньясы түгәрәк хатын эшсез хуҗабикәгә әйләнер дип тә уйламаган идем. Өемдә акырып елап утыруларым әле һаман да күз алдымда...
- Роза ханым, шушы баткаклыктан үзегезне нәрсә коткарды? Мөнәҗәтләр язуыгызның монда катнашы бармы?
- 2008 елда, кызым урынына күргән Юлиям АКШтан кайтып төште. Аның әтисе вафат иде инде. Бик тә каберенә барасы килде. Шулай итеп, без аның белән Самара өлкәсе Камышлы авылының зиратына юл тоттык. Әлеге зиратка килеп кергәч тә, игътибарым яшь кенә килеш вафат булган бер егет каберенә юнәлде. Кабер чәчәкләргә, шигъри язмаларга күмелгән иде, кызыксынып, шул язмаларны укыдым, күзләремә яшьләр тулды. Чаллыга кайтканчы елап кайттым. Ә төнлә йоклап ятканда, миңа кемдер төрткән кебек булды, сискәнеп уянып киттем һәм үзем дә сизмәстән, моңарчы бер дә язу эше белән шөгыльләнмәгән көе теге кабер өстендәге язмалардан шигырь сызгалый башладым. Ә аннан көйгә дә салынып, җыр барлыкка килде. Бу минем тәүге иҗат җимешем булды. «Ана сагышы» дип атадым мин аны. Менә шул көннән бирле берәр шигырьне бик тә бирелеп, елап укыйм икән, җыр килеп чыга. Шулай сызгалый торгач, җырларым берничә дистәгә җитте. «Ялгыз хатын» исеме астында беренче альбомым дөнья күрде. Менә шулай, мин депрессия дигән чирдән арындым, яңадан аякка бастым, эшли башладым, тормышыма яктылык, нур иңде. Мине музыка дөньясына Аллаһы Тәгалә Үзе кертеп җибәрде дип уйлыйм. Бөтен дөнья сиңа каршы булганда, сине якын кешеләрең калдырганда, туганнарың аркаңа «пычак кадаган» вакытта да - без ялгыз түгел! Аллаһы Тәгалә һәрвакыт безнең белән! Аның ярдәме белән, намазга да бастым. Концертларымда һәрвакыт: «Сез ничек мөнәҗәтләр яза башладыгыз», - дип сорыйлар. Ә мин болай дип җавап бирәм: «Мин дә бу дөньяда сезнең кебек, тауларга мендем, упкыннарга төштем, иелдем, бөгелдем, әмма сынмадым. Тормышымның иң кыен вакытларында Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, ярдәм сорадым һәм ул мине үзенең ярдәменнән калдырмады».
- V Бөтенроссия мөселман җыры фестивалендә дә лауреат исеменә лаек булгансыз икән.
- 2012 елда фестивальдә катнашып, лауреат исеменә лаек булып, I урынны яуладым. Менә шул фестивальдә башкарган «Лә иләәһә Илләллаһ» җырына Казан шәһәренә барып, «Барс Медиа» компаниясе продюсерлык үзәге ярдәме белән, клип төшердек. Әлеге клип зәңгәр экраннарда, интернет битләрендә үзенең тамашачысын тапты инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading