Аллаһы Тәгалә, гөнаһларны да ярлыкармын, ди. Әгәр дә кеше теленә хуҗа булып, дөрес, төзек, файдалы сүзләр генә сөйләргә өйрәнсә, бу хәтта гөнаһларыбыз ярлыклануга да сәбәп була икән. “Кеше Аллаһка һәм аның Расүленә итагатьлек итә, Аның кушкан әмерләрен үтәп яши икән, ул бөек уңышка ирешәчәк”, – ди. Һәм җәннәтле булуыбызга да шушы телебез сәбәпче икән. Хәтта шушы тел әгъзасы да хөкем чыгарырга мөмкин икән – җәннәтле булабызмы яки җәһәннәмлеме. Бохари җыентыгында килә торган Сахих хәдистә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم болай дигән: “Кем ике әгъзасына хуҗа булса (шушы ике әгъза белән гөнаһ кылмаса), беренчесе ике ияк арасында булган әгъза – тел (телен сүгенүдән, кеше рәнҗетүдән, гайбәт таратудан тыйса); икенчесе ике аяк арасындагы әгъза (ягъни җенес әгъзасын зинадан, фәхешлектән сакласа), мин аңа җәннәтне гарантиялим”, – ди.
Бу тормышта бик начар кеше генә зина эшли ала, әмма тел белән гөнаһ эшләргә барыбыз да оста. Телгә тыю-киртә юк. Дөресме ул, әллә дөрес түгелме, бөтенесен дә сөйлибез. “Тирмизи” җыентыгында килә торган хәдистә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтә: “Кем телен тыярга өйрәнә икән, иминлектә булыр”. Чынлап та, кайчакта телеңне тыеп кала алсаң, иминлектә буласың. Кайбер вакытта үзеңне тыймыйча гына берәр кешегә сүз әйтеп куясың, нәтиҗәдә, юк кына бер сүз өчен күпме проблема чыга. Бер танышым үзе белән булган хәлне сөйләгән иде: “Машинада җилдергәндә берсе юлны кисте. Тәрәзәне ачып, әзрәк сүгенеп алган идем, үз башыма булды – машиналарыннан төшеп, бераз бәргәләп алдылар”. Танышым шул вакытта телен тыйган булса, алга таба юлын имин генә дәвам итәр иде. Кайбер вакытта телеңне тыя белмәү үзеңне авыр хәлдә калдыра. Шуңа күрә телне тыюда иминлек бар.
Аллаһы Тәгалә сүгенү сүзләреннән, кеше тикшерүдән, рәнҗетүдән телен тыя белгән һәм бары тик Ул риза булган яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыю, Аллаһны зикер итү, берәр кешегә дөрес юл күрсәтү, эшен җиңеләйтә торган файдалы киңәш-нәсыйхәт бирү кебек, Аллаһ риза була торган сүз сөйләгән кешенең дәрәҗәсен күтәрәчәк. Бу дөньяда да, ахирәттә дә, җәннәттә дә. Кайвакытта тормышта очрый торган берәр мәзәк хәлне сөйләп, кешенең кәефен күтәрү, хәлен җиңеләйтү дә файдалы сүзләрдән санала икән, әгәр ялган булмаса. Моңа Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم “Бохари” җыентыгында килә торган бер хәдисе дәлил булып тора: “Кем дә кем, Аллаһы Тәгаләнең колы (кеше) Аллаһы Тәгалә риза, канәгать була торган сүз әйтә икән, Аллаһы Тәгалә аны бик зур дәрәҗәләргә күтәрер”.
Бервакыт бер сәхабә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم янына килә дә: “Йә Расүлүллаһ, миңа шундый гамәл хакында сөйлә әле: шуны эшләсәм, җәннәтле булам һәм шуннан тыелсам, җәһәннәмгә керми калам” , - ди. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم телен чыгарып күрсәтә дә: “Шушы әгъзаңны тыя бел!” – ди. Теге кеше гаҗәпләнә һәм Пәйгамбәребезгә صلى الله عليه وسلمсорау бирә: “И, Аллаһның илчесе, без әйткән сүзләребез өчен дә сорауга тартылачакбызмыни?” Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم җавап итеп: “Кешеләр әйткән сүзләре өчен йөзләре белән капланып җәһәннәмгә ыргытылачаклар. Җәһәннәмгә керерләр шундый мәсхәрә белән. Җиргә салып, өстерәп җәһәннәмгә ыргытырлар аларны, бары тик телләре сөйләгән сүзләре өчен генә”, - ди (Тирмизи риваяте).
Шулай булгач, бөтен изгелекнең дә, начарлыкның да нигезе – телдә. Тел – иманыбызның бер сыйфаты һәм диндарлыгыбызның бер күрсәткече, Аллаһ белән тыгыз бәйләнешнең дә элемтәсе – сөйләмебездә. Менә без ни дәрәҗәдә иманлы, диндарлыгыбыз ни рәвештә, Аллаһ белән элемтәбез тыгызмы яки бик зәгыйфьме – үз сөйләмебезгә карап белә алабыз. “Мөслим” җыентыгында килә торган хәдисендә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم “Кем дә кем Аллаһка һәм кыямәт көненә ышана, инана икән, ул яхшы, файдалы, кирәкле дөрес сүзләр генә сөйләсен. Әгәр дә инде аның андый сүзләре юк икән, дәшмәсен!”, – ди. Шушы хәдисне тормышыбызда кулланабызмы?! Кызганыч, бик сирәк.
Комментарийлар
0
0
Бик яратып укыйбыз язмаларыгызны
0
0