16+

Ураза тотучыга киңәшләр

Ураза тотучыга сәхәр һәм ифтар вакытында күп итеп су эчәргә киңәш ителә. Су урынына сыеклыкка бай җиләк-җимеш (карбыз, алма, груша һ.б.) ашарга да була.

Ураза тотучыга киңәшләр

Ураза тотучыга сәхәр һәм ифтар вакытында күп итеп су эчәргә киңәш ителә. Су урынына сыеклыкка бай җиләк-җимеш (карбыз, алма, груша һ.б.) ашарга да була.

Эчәсе килү теләген киметү белән бергә, җиләк-җимеш организмга минерал һәм витаминнар запасын да бирә.

Белгечләр уразада гади генә ризыклар әзерләргә киңәш итә. Җиләк-җимеш, яшелчәдән төрле салатлар, ярма һәм сөт ризыклары ураза өчен иң файдалысы.
Кипкән җимешләр, кош ите һәм балык та ураза тотучының организмына зыян салмас. Иң мөһиме: ризык кыздырылган һәм майлы булмасын.

Авыз ачу вакытында артык күп ашау бәхеткә илтә торган эш түгел икәнен дә онытырга ярамый. Чөнки Аллаһ өчен хәләл белән тулган корсактан да ныграк нәфрәт тудыручы савыт юктыр. Мөхәммәд (с.г.в.) ифтарны хөрмә җимешен ашау белән башлый торган булган, аннан соң намазга баскан. Хөрмә җимешендәге шикәр кешегә үзен тукланган кебек хис итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр авыз ачуны ит, яшелчә һәм ипи белән башлап җибәрсәң, аларның эшкәртелүе һәм билгеле бер өлеше шикәргә әйләнүе өчен күп вакыт кирәк.

Өлкән кеше уразага керер алдыннан үзенең авыруларын дәваларга тиеш. Әгәр дару эчәргә, табибка күренергә тиеш булса, әлбәттә, ураза тотмаска кирәк, чөнки ул аның тормышына куркыныч тудыра.

Ураза - Аллаһ ризалыгын өмет итеп, таң беленгән вакыттан кояш баеганчыга чаклы ашау-эчүдән тыелып тору. Ләкин бу тар мәгънәдә. Киңрәк карасак, уразаның эчтәлеге һәм асылы күпкә тирәнрәк. Рамазан ае - безнең калебебезне һәм тәнебезне һәртөрле рухи һәм физик гөнаһлардан чистарту ае ул.
Ул фарыз гамәл, ләкин Аллаһы Тәгалә кайбер кешеләргә уразаны тотмаска рөхсәт иткән. Бу - Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтлелеге, аннан баш тарту мөселман кешесенең зур хатасы.

Ураза кемнәргә тиеш түгел соң?
- авыру яки мосафир кешегә;
- 7 яшькә хәтле балаларга;
- хатын-кызның күрем көннәре яки нифас (бала тапканнан соң 40 көн) булса;
- психик авыруларга, бик карт кешеләргә;
- йөкле яки бала имезә торган хатын-кыз үзенә яки баласына зарар килүдән курыкса.
Шушы гамәлләр сәбәпле калган ураза Рамазан ае беткәннән соң каза кылыныр.

Ашау зарури булган чирләр:
- ашкайнату системасы чирләре: авыр колит һәм энтероколит, югары температура (38о), инфекцияләр, дизентерияләр;
- даими рәвештә дару куллануны таләп иткән чирләр: шикәр диабеты;
- туберкулезның актив формалары һәм актив чорлары;
- аз-азлап еш ашаучы авырулар (йөрәк чирләре);
- рак авырулары, кан басымының чамадан тыш төшүе;
- көчле кан агу очраклары, дарусыз түзеп булмаган чирләр;
- һуштан язган кешеләргә.

Уразаны нәрсәләр боза?
- борчак күләмендә генә булса да ризык яки дару йоту;
- тамчы кадәр генә булса да су яки дару эчү;
- тәмәке тарту, сагыз чәйнәү;
- һушсыз булу;
- файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
- мунчага кереп озак утыру;
- суга чумып коену;
- авыз белән үбешү;
- җенси якынлык кылу;
- ифтарсыз ике көн тоташ ураза тоту;
- авыруы артачагын белә торып ураза тоту;
- кайбер сәбәпләр булганда (сәфәр, хасталык, хәез, нифас) ураза тоту;
- башка сәбәпләрдән - авыз тутырып косу, авыздан кан килү, күзгә һәм борынга дару салу. Бу очракларда кешенең сеңдерү системасына тыштан чит матдәләр килеп керә.

Ураза тотканда рөхсәт ителә:
- онытылып китеп ашаган яки эчкән кешенең уразасы бозылмый.
- тәһарәт алганнан соң, авызда калган суны яки төкерекне йоту.
- сатып алыначак малны татып карау;
- күзгә дару салу, сөрмә тарту;
- тешләрне пакьләү (пастасыз);
- кан алдыру;
- сөлек салдыру (шикле);
- комган белән госел коену;
- мунча керү, сабын сөртенеп, баштан су салып юыну, бассейнда йөзү;
- йоклап алу;
- хуш исләр иснәү;
- ашны тәмен белер өчен йотмыйча авызга кабып багу;
- дезинфекция өчен ярага мазь, йода, зелёнка сөртү.

Хәдисләр
«Рамазан җиткәч, күкнең капкасы ачыла, ә җәһәннәм капкалары бикләнә, шайтаннар богауга бәйләп куелалар».
«Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, ураза тотса, ул кешенең эшләгән гөнаһлары гафу ителер».
«Ялгыз ашказанына гына ураза тоттырмагыз, барча әгъзаларыгызга да ураза тоттырыгыз».
«Чынлыкта, җәннәттә Әр-Раййан дигән капкалар бар һәм Кыямәт көнендә аңа бары тик ураза тоткан кешеләр генә керәчәк. Бу капкага бүтән беркем дә кермәячәк. Алар җәннәткә кергәч, капкалар бикләнәчәк».
«Рамазан ае бик мөбарәк бер айдыр. Бу айның башы - рәхмәт, уртасы - мәгърифәт, ахыры - җәһәннәм газабыннан котылудыр».

Фото: https://dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading