16+

«Ураза тотучылар намаз укучыларга караганда күбрәк»

Кичә «Туган авылым» комплексында быелның беренче ифтары узды.

«Ураза тотучылар намаз укучыларга караганда күбрәк»

Кичә «Туган авылым» комплексында быелның беренче ифтары узды.

Милли-туристлык  комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов әйтүенчә, биредә, традициягә кергәнчә, авыз ачу мәҗлесләре һәр көнне узачак. 
"Бездә ифтар культурасы барлыкка килде. Бик матур традиция. Балалар өчен дә ифтар уздырырга җыенабыз. Хатын-кызлар ифтарына да әзерлек бара. Аны хөрмәтле хатын-кызлар көтеп ала башлады. 29 мартта республикакүләм ифтар көтелә. Быел ул халыкара статус алып, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме исеме астында үткәреләчәк", - диде ул. 

– Ифтарда катнашкан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мәчетләргә тәравих намазына йөрүчеләрнең күбесе яшьләр булуы сөендерә, дип билгеләп үтте. Узган ел Казанның егерме өч мәчетендә Коръән хәтем кылынган булса, быел аларның саны утыз алтыга җиткән. Әлмәттә хәтта уналты мәчеттә укыла, диде ул. Мөфти шулай ук Рамазан аенда ураза тотучыларның намаз укучыларга караганда күбрәк булуын ассызыклады. "Рамазан ае кергәч, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә. Шуңа да, башка айлар белән чагыштырганда, бу айда ураза тоту җиңел", - диде Камил Сәмигуллин. 

Ифтарга җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко да килгән иде. Рамазан ае башлану белән котлап, ул Татарстанның килгән саен үсә баруын, яхшы якка үзгәрүен билгеләп үтте. "Татарстан бөтен ил өчен үрнәк. Татарлар, руслар һәм башка халыклар өчен ул уртак йорт булып тора", - диде ул. Палестинадагы хәлләрне дә искә алды. "Палестина турында ишетеп кенә белмим. Анда күп тапкыр булдым, эшләдем. Алар гаҗәеп халык, татарстанлыларга охшаган. Мөселманнар белән  христианнар бер-берсенә дошман түгел. Бер-беренә нәфрәт белән карамыйлар.Үзләрен бер халык итеп тоялар. Бүген Палестина халкы бик авыр хәлдә. Аларның нинди авырлык кичерүен истән чыгармыйк. Һәр кеше, мөселманмы ул, христианмы, мөмкин булганча ярдәм итсәк иде", - диде Максим Шевченко.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading