Рамазан аена аяк бастык. Мөселман кардәшләребез көтеп алган бу изге айның фазыйләтләре турында Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.
– Хәзрәт, рамазан аеның башка айларга караганда өстенлеге нәрсәдә?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табарани, Бәйһакый), – диелә. Без дә бу форсатны кулдан ычкындырмыйк. Рамазан-шәриф – Коръән-Кәрим иңгән ай, беренче фазыйләте дә шул. Аннары шушы айда динебезнең бер баганасы булган ураза тоту фарыз ителде. Пәйгамбәребез икенче бер хәдисендә, рамазан аенда бер кичә бар, ул мең айдан да хәерлерәк, берәү аның хәерен ала алмаса, ул мәхрүмнәрдән булыр, ди. Ягъни бу кичәнең фазыйләте бер мең айга тиң. Барыбыз да белә: рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, ә җәннәт ишекләре ачылыр. Шуңа да Аллаһы Тәгалә безне күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Һәм бу айда хәерле гамәлләр гамәл дәфтәренә күпкә арттырып языла. Шуңа да изге айны гыйбадәттә үткәрергә тырышыйк.
– Ни өчен ураза Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт булып санала?
– Хәерле гамәлләр өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр савап языла. “Ә ураза – Минеке. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – ди Аллаһы Тәгалә. Кайбер галимнәр моны, уразаны рия өчен эшләп булмый, гадәттә ул ихластан була, ә андый гыйбадәт Аллаһ каршында зур савапка ия, дип аңлата. Икенчеләре, ураза сабырлыкка нигезләнгән булганга, ди. Сабыр итү дә Аллаһ каршында зур әҗергә ия. Тагын бер төркем галимнәр, кыямәт көнендә ураза гыйбадәтен алып булмаячак, ди, ягъни кемдер тарафыннан рәнҗетелгән кешеләргә аның гамәл дәфтәрендәге изгелекләре күчәчәк. Әйтик, укыган намазы, биргән сәдакасы савабы аннан алынып башка кешегә языла. Уразаны исә алай биреп булмый, ул шул кешенең үзендә кала дигән фикер бар.
– Сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза дигәнне ничек аңларга?
– Аллаһы Тәгалә биргән һәр нигъмәтнең зәкяте бар. Әйтик, гыйлемнең зәкяте – аны башкаларга өйрәтү, малның зәкяте – мохтаҗларга булышу, тән зәкяте – намаз уку, ураза исә – сәламәтлек зәкяте. Аллаһ биргән сәламәтлегебезгә шөкер итү йөзеннән ураза тотып, без Аңа якынаябыз.
– Халык арасында баштагы өч көн, аннары уртада һәм ахырда өчәр көн ураза тоту дигән нәрсә каян килеп чыккан икән?
– Аллаһ безгә көнгә биш тапкыр намаз укуны йөкләде. Намаз укымаган кешене башта һичьюгы берсен булса да укый башла дип вәгазьлисең. Аннары Раббыбыз җиңеллеген биреп, биш вакытын да укый башлар. Кайбер кеше чынлап та иртәнге намазны гына укый башлап, шуннан соң калганнарын да укырга тырыша. Ураза тотарга кыюлыгы җитмәгән кеше дә башта өч кенә көн булса да тотып карарга ниятли. Шуннан ияләнеп китеп, тулы бер ай тота. Өч кенә көн тотса, калган егерме җиде көн аның өстендә бурыч булып кала. Аларны ел әйләнәсендә казага калдырып тотып бетерергә тиешле.
– Әгәр дә уразаны фарыз дип белмәгән булсаң, тотмаган уразалар барыбер гөнаһ саналамы?
– Кайбер кеше чынлап та аны тотмау гөнаһ булуын белмәскә мөмкин. Бу очракта аның өстендә фарыз булып тормый. Белеп тә тотмаган булса, аларны каза кылырга тиеш.
– Каза кылып бетерә алмыйча, вафат булса?
– Ничә көне тотылып бетмәгәнен язып куйган булса, якыннары аның малыннан фидия чыгара.
– Ә тәравих намазы – фарызмы?
– Ул – сөннәт. Һәм фәкать рамазан аенда гына укыла. Укысаң – зур савап аласың, укымасаң гөнаһ түгел.
– Ифтарда өч хөрмә җимеше ашау каян килеп чыккан?
– Хөрмә ашау – хәерле-саваплы гамәл булып санала. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә шулай эшләгән. Так санда ашау бигрәк тә хәерле, чөнки Аллаһы Тәгалә так санны ярата. Тик ул мәҗбүри түгел, ничәне ашасагыз да ярый.
– Рамазан аен без тагын ничек уздырырга тиеш?
– Бу айда игътибарны арттырырга тиешле гыйбадәтләребез берничә. Аның беренчесе – ураза. Икенчесе – фарызлардан тыш, нәфел намазлар уку, тәравихка йөрү. Соңгы ун көндә аеруча тырышлык күрсәтергә кирәк, чөнки анда Кадер кичәсе яшеренгән. Бу айда Пәйгамбәребез күбрәк сәдака биррергә тырышкан. Ифтарлар оештыру да күркәм гамәл. «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», – диелә Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә. Ирләргә мәчеткә барып игътикяф кылу сөннәт. Мөмкин кадәр күбрәк Коръән укырга тырышыйк. Аны укый белмәгән кеше тәфсирен укый ала. Күп итеп зикерләр әйтергә кирәк. Аллаһ Раббыбыз бу айны барчабызга да изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп әйләсә иде.
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»
Комментарийлар