16+

Васыятьнамәне ничек иртәрәк язсаң, шулай хәерле

Балаларың үзара сүзгә килеп, туганлык җепләре өзелмәсен.

Васыятьнамәне ничек иртәрәк язсаң, шулай хәерле

Балаларың үзара сүзгә килеп, туганлык җепләре өзелмәсен.

Яшерен-батырын түгел, туганнар арасында әти-әниләреннән калган мөлкәтне бүлешкәндә бәхәсләр чыккалый. Нәзарәтнең шәригать бүлеге белгече, Голамәләр шурасы әгъзасы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Нурислам хәзрәт Вәлиулла белән без бүгенге көннең актуаль мәсьәләсе – мирас бүлешү әдәпләре турында сөйләштек. 

– Хәзрәт, туганнар мирас бүлгәндә үзара уртак фикергә килә алмаганда динебез кемгә мөрәҗәгать итәргә куша?
– Мондый проблемалар чыкмасын өчен кеше үзенең вафатына кадәр үк дин белгече белән милкен кемгә һәм күпме бирергә тиешлеге турында киңәшләшеп, соңыннан васыятьнамәсен нотариуска барып раслатырга тиеш, һәм туганнарына “малымны бу васыятьнамәгә карап үзара бүлешегез” дип әйтергә кирәк. Васыятьнамә булмаган очракта, вафат булган кешенең туганнары имам яки казый белән сөйләшергә тиешләр, ул билгеләгән өлешләрне  кабул итеп, “миңа азрак бирелде” дип, тавыш чыгармаска киңәш итәбез. Әмма ул хөкем чыгарган очракта да, аның белән килешмичә, күбрәк өлеш өмет итеп, күпләр судка мөрәҗәгать итә. Балаларның үзара сүзгә килеп, туганлык җепләре өзелмәсен өчен васыятьнамәне алдан ук әзерләп кую хәерлерәк.

– Әти-әни милке ничек бүленә? Шуның турында да аңлатып китсәгез иде.
– Коръәндә, ир балага – мөлкәтнең ике өлеше, ә кыз балага бер өлеше, тиеш диелгән. Ни өчен дигәндә, ислам динендә ир-атка гаиләсен тәэмин итәргә бурычы йөкләнгән. Ә хатын-кыз өстендә андый вазифа юк. Шул сәбәпле аңа мирасның бер өлеше тиешле.    

– Әгәр берәү фатирын яки машинасын бөтенләй туган булмаган кешегә калдырам дип әйткән булса, дин буенча ул хаклымы? Кызлары-уллары аны үтәмәсә ярыймы?
– Чит кешегә васыять мирасның өчтән бер өлешеннән генә бирә ала. Шуннан артмаса, балалары аны ул кешегә тапшырырга тиешләр. Ә инде васыять калган малның өчтән бер өлешеннән арта икән, өчтән бер өлеше генә ул кешегә күчә, арткан өлеше аныкы түгел.

– Акча, ювелир эшләнмәләр ничек бүленә?
– Бөтен калган мал белән берлектә бүленә.

– Васыятьнамәне язу тәртибе бармы? 
– Аның аерым бер тәртибе юк. Ничек иртәрәк язсаң, шулай хәерлерәк. Кайчан вафат буласың билгеле түгел, үлемгә әзер булып торырга кирәк. Ә күп очракта үлем кинәт килә.

– Күп кенә өлкән кешеләр васыятьнамәне язарга курка. Варисчысы фатирга ия булып, үзләре урамда калудан куркалар. Мондый очракта нишләргә?
– Юристлар белән киңәшләшергә киңәш итәбез, алар васыятьнамәне ничек язарга икәнлеге турында аңлата. Шулай ук кешенең хәленә туры килә торган законлы вариантларны тәкъдим итә ала.

– Ә иң хәерле мирас ул нәрсә?
– Фикх, ягъни ислам кануны ягыннан караганда, мирас хәерле яки хәерсез категорияләренә бүленми.

– Мирас итеп калдырырга яраган яки ярамаган әйберләр бармы?
– Законсыз рәвештә кәсеп ителгән әйберләр, мәсәлән, урланган яки шәригатебез тарафыннан тыелган дуңгыз, хәмер шикелле нәрсәләр мирас булып күчми. Законсыз рәвештә кәсеп ителгән әйберләрне ияләренә кайтарырга, ә хәмер белән дуңгызларны юк итәргә кирәк.

– Кеше тота алмаган уразаларын тотарга, укымаган намазларын укырга, корбан чалырга, хаҗ кылырга дип васыять әйтеп калдыра аламы?
– Рамазан аенда тота алмаган уразаның һәр көне өчен фидия сәдакасын бирүне васыять итәргә тиеш, шулай ук, кайбер галимнәр фикеренчә, һәрбер намаз өчен дә бер фидия. Корбан чалуны, хаҗ кылуны да васыять итеп калдыра ала, туганнарының аның өчен хаҗ кылулары дөрес була, иншәАллаһ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading