16+

Ветеринарлар корбанлык сарыкны читтән сатып алмаска куша

Корбан гаете алдыннан ветеринарлар корбанлык сарыкларны читтән сатып алмаска киңәш итә.

Ветеринарлар корбанлык сарыкны читтән сатып алмаска куша

Корбан гаете алдыннан ветеринарлар корбанлык сарыкларны читтән сатып алмаска киңәш итә.

-    Безнең төп максат - республикага йогышлы авыруларны кертмәү. Сарыкчылык белән шөгыльләнү киң таралган төбәкләрдә терлекләрнең йогышлы авырулары буенча катлаулы вазгыять күзәтелә. Кызганычка, узган елдан ул яхшы якка үзгәрмәде. Терлекләр арасында тилчә (ящур), бруцеллез, сарыклар һәм кәҗәләрдә чәчәк авыруы (оспа) кебек куркыныч чирләр бар. Моннан тыш, яңа чир - чума барлыкка килде, аның белән еш кына сарык һәм кәҗәләр авырый, аннан үлем 100 процентка җитә, - дип кисәтте Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
Хәзерге вакытта вак мөгезле терлек бруцеллезы буенча 41 субъект проблемалы. Алардан сарыклар кертү тыела. 

-    Соңгы елларда республикада сарык баш саны арта, бүген якынча 300 мең баш сарык исәпләнә. Бу эчке ихтыяҗ өчен җитәрлек. Без сарыкларны Татарстаннан гына алырга чакырабыз. Шул рәвешле генә республиканы йогышлы авырулардан саклый алачакбыз. Моннан тыш, үзебезнең сарык үрчетүчеләргә дә ярдәм булып торыр, – диде спикер.

Ул шулай ук Корбан гаетенә генә түгел, гомумән терлекне баш ветеринария идарәсе килештерүе белән кертергә яраганлыгын искә төшерде. Һәр партиягә ветеринария таныклыгы рәсмиләштерү һәм хайваннарның колак биркалары булу шарт. Читтән кертелгән терлекләр карантин чаралары үтәргә тиеш. 
Быел Казанда унҗиде корбан чалу мәйданчыгы эшләяәчк. Аларның һәрберсендә ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк. 

- Корбан итенең күп өлеше социаль учреждениеләргә таратыла. Алар итне ветеринария таныклыгыннан башка кабул итми. Безнең белгечләр, ветеринария-санитария экспертизасын үткәреп, таныклык бирәчәк, - дип искәртте Габделхак Мотыйгуллин.

Баш ветеринария идарәсе корбанлык хайваннарны Татарстаннан гына сатып алырга өнди

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading