16+

Яулыкка төренеп тик йөриләр, дисәк...

«Яулык япты дигәч тә, бу хәзер бөтенләй дөрес кызга әйләнер инде, дип уйлый күрмәгез. Моңарчы нинди булсам, шундый ук калачакмын», - күптән түгел яулыклы мөслимәләр рәтен тулыландырган бер танышым шулай дип белдерде әле. Мондый хәбәр алучы бер мин генә түгел икән, танышым байтак кешене кисәтеп чыккан.

Яулыкка төренеп тик йөриләр, дисәк...

«Яулык япты дигәч тә, бу хәзер бөтенләй дөрес кызга әйләнер инде, дип уйлый күрмәгез. Моңарчы нинди булсам, шундый ук калачакмын», - күптән түгел яулыклы мөслимәләр рәтен тулыландырган бер танышым шулай дип белдерде әле. Мондый хәбәр алучы бер мин генә түгел икән, танышым байтак кешене кисәтеп чыккан.

Шундый игълан ясамасам, дусларымның мөнәсәбәте үзгәрер йә бөтенләй аралашмый башларлар, дип курыккан, күрәсең. Шулай дип уйлыйбыз инде, дин юлына баскан кешеләрне дөрес яшәргә тиеш, дип саныйбыз. Моның ояты юк бит. Аллаһ кушкан юлдан барырга барыбызның да көче җитсен иде әле. Тик шунысы да бар: ул дөреслекне һәркем үзенчә аңлый. Яңа гына яулык япкан танышым да үзе турында «бу фәкать дин турында гына уйлар, тормышның вак-төяк мәшәкать-шатлыкларыннан гомумән ваз кичәр» дигән фикер тууын теләми. Акыллы кеше болай уйламас, әлбәттә. Ә менә дин турында белеме чамалырак булганнар...
Гомумән, мөслимәләр турында нәрсә беләбез соң без? Тәннең гаурәт саналган җирләрен каплап йөрергә тиешлекләрен, ир-атлар белән ялгыз калмаска һәм кулга-кул тотынышып йөрмәскә кирәклеген беләбез. Кайчан һәм кемнән кергәндер инде безгә бу «белем»?! Шул белгәннәребездән читкә тайпылмыйча, дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәгән фикерләр белән яшибез дә инде. Һәм шушы гамәлләрнең киресен кылган берәр мөслимәне күрсәк, тотынабыз инде: Ислам дине фәлән икән дә төгән икән, мөселманнар мондый икән дә тегенди икән... Шулай итеп, бер кешегә карап, бөтен дин турында фикер йөртә башлыйбыз.
Бервакыт тукталышта шундый күренешкә тап булдым. Егет белән кыз автобус көтәләр. Җәмәгать урыны дип тору юк, бер-берсенә булган ярату хисләрен ничек кенә күрсәтмиләр инде! Ул тамаша үбешү-кочышулардан соң, мәхәббәтләренең бик көчле икәнлегенә үзеннән-үзе ышанасың. Шулвакыт бер егет белән яулык япкан мөселман кызы узып китте. Кулга-кул тотынышкан болар. Тукталышта басып торган теге пар аларның артларыннан карап калды. Кызның мөслимәләр турындагы «белеме» исенә төште булса кирәк: «Как так? - дип борынын җыерды. - Аларга тотынышып йөрергә ярамый бит. Үзе яулык япкан булган тагын». Шулчак, кешене тикшергәнче, үзеңне бел, дигән сүзләр искә төште...
«Минем егетем миңа беркайчан да бармак белән дә кагылмады. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кулга-кул тотышып йөрмәгән, ә Коръәндә әйтелгәнчә, ул - безнең өчен иң яхшы үрнәк. Егет белән кыз икәү генә калсалар, шәйтан пәйда була һәм аларны тыелган гамәлләргә чакыра, дигән сүз бар. Егетләр белән үзем генә калмаска тырышам. Тик без дөньяви җәмгыятьтә яшибез. Кайвакыт аудиториядә ир-ат укытучы белән калырга туры килә. Мин анда теләсә кем килеп керә алуын белеп торам», - ди Миләүшә исемле бер мөслимә.
Мөслимәләрне, яулыкка төренеп, башка бернәрсә турында да уйламыйча йөри, дип уйлаучылар, ай, ялгыша да соң! Кайберәүләр уйлаганча, качып утырмый алар, актив тормыш рәвеше алып баралар. Шул Миләүшә исемле дустым башта бассейнга йөрде, хәзер менә шәрык биюе курсына язылган. «Киләчәкне күз алдында тотып, биюгә язылдым. Иреңне шатландырырга кирәк булачак бит», - дип аңлата ул.
Мөселман кызларының егет белән аралаша башлаганда беренче таләбе - үзләренә булачак ир эзләү. «Менә мин хәзер аның белән аралашам, әгәр ул лаеклы була икән, мин аңа киләчәктә кияүгә чыгачакмын, дигән фикер һәр мөселман кызының башында булырга тиеш», - ди Миләүшә.
Мөселманнарга туйга кадәр өч тапкыр очрашу да бик җитә, дип уйлаучыларга да кызның үз җавабы бар: «Минемчә, өч очрашу белән генә киләчәк тормышны төзү бик үк акыллы фикер түгел. Авылда моны аңларга була әле. Әйтик, син бу егет белән бергә тәгәрәп үстең, ди. Димәк, аның белән өч очрашу да җитәдер, чөнки сез бер-берегезне болай да беләсез. Ә Казан зур бит. Монда бөтен кешене белеп бетерү мөмкин түгел. Бер-береңне белеп бетермичә кияүгә чыгу куркыныч. Аллаһ Тәгалә аерылышуны хупламый». Гомумән, акыллы мөслимәләр һәр гамәлен дин күзлегеннән аңлата белә. Менә шундый мөслимәләр белән ешрак аралашсак, безнең дә белемебез артыр, «ярамыйлар»ның кайдан килеп чыгуын аңлар идек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading