16+

«Зәкят» хәйрия фонды 350 гаиләгә 17 тонна гошер таратты

Биш тонна гошер Казанның 100 мохтаҗ гаиләләренә өләшенде.

«Зәкят» хәйрия фонды 350 гаиләгә 17 тонна гошер таратты

Биш тонна гошер Казанның 100 мохтаҗ гаиләләренә өләшенде.

«Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов билгеләп узганча, гошер сәдакасын җыю кампаниясе башланганнан бирле, 350 гаилә бәрәңге, кишер, суган, кабак һәм башка яшелчәләр белән тәэмин ителгән. 
Гошер көне Татарстанда үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

  • Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Алексеевск һәм Минзәлә районнарыннан килгән гошер күләме 17 тоннага якын. Акция барышында 400 дән артык мохтаҗ гаиләгә 20 тоннадан артык яшелчә өләшү көтелә.

— Гошер җыюда катнашкан авыл халкына, мәчетләребез имамнарына, мөхтәсибәтләребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Бу эштә аеруча Балык Бистәсе, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Теләче һәм Алексеевск районнары мөхтәсибәтләре актив. Елның елында лидерлыкны бирмиләр, — ди Булат Мәрданов.

гошер. фото: Гарифуллина

«Гошер бирүчеләрнең малларын Аллаһ бәрәкәтле итсен»

Гошер алырга килгән Рәхимә Ибрашова да бу эштә ктанашкан һәркемгә рәхмәтле. «Узган ел да чакырганнар иде. Пешергән саен рәхмәт әйтеп ашадык. Безгә уңышларыннан өлеш чыгарганнары өчен Аллаһы Тәгалә малларын Аллаһ бәрәкәтле итсен. Фәрештәләр саклап йөртсен. Пенсионерлар өчен бу зур ярдәм, — ди ул. — Кишер, бәрәңге, чөгендер, кабак алдым. Кишерне кайтуга ук угычтан чыгарып суыткычка куям. Бәрәңгене дә урнаштырасым була».

Диләрә Хәсәнова да, булган акча даруларга, фатир өчен түләүләргә китеп бара, безне кайгыртканнары өчен рәхмәт, ди. 

  • Районнарда һәм шәһәрләрдә гошер алу өчен — җирле мөхтәсибәтләргә, ә Казанда (843) 225-33-22 телефоны буенча нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2017 елда — 160 тонна, 2018 елда — 600 тонна, 2019 елда — 1109,5, 2020 елда — 1000 тоннага якын, 2021 елда — 577,33 тонна, 2022 елда — 1377,34 тонна, 2023 елда — 827 тонна, 2024 елда — 968 тонна, 2025 елда 1201 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган.

Гошер. фото: Дилбәр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading