16+

Зәм-зәмне ничек дөрес эчәргә? Айрат хәзрәт киңәшләре

Хаҗга кагылышлы сорауларыбызга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин җавап бирә.

Зәм-зәмне ничек дөрес эчәргә? Айрат хәзрәт киңәшләре

Хаҗга кагылышлы сорауларыбызга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин җавап бирә.

– Хәзрәт, Мәккәдәге “Хәрам” мәчетендә укылган бер намаз 100 мең намазга тиң, диләр. Ул казага калган намазларны каплыймы?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә: “Хәрам” мәчетендә укылган бер намаз башка җирдәге 100 мең намазга тиң”, – дип килә. Һәм моны савабы күбәя дип аңларга кирәк, ул каза намазларны капламый. Аларын аерым каза кылып укыйсы була.

– Хаҗда җеннәр дә күбрәк, диләр. Изге җирдә дә бармыни алар?
– Мәккә иң изге шәһәрләрнең берсе булса да, бу дөнья сынау урыны булып кала. Җеннәр анда да бар, ләкин изге урында шайтанның йогынтысы көчсезрәк, чөнки кешеләр анда гел гыйбадәттә. Зекер күп кылынган, Коръән  даими укылган җир шайтан өчен “авыр мохит” булып тора.

– Соңгы елларда хаҗга хатын-кызлар мәхрәмсез генә йөри башлады кебек?
– Хәнәфи мәзһәбе буенча хатын-кызның мәхрәме булырга тиеш, ул ире, әтисе яки абыйсы булырга мөмкин. Ләкин хәзерге заманда кайбер галимнәр фикеренчә, иминлек булса, ышанычлы төркем белән барса, рөхсәт ителергә мөмкин. Иң саваплысы – мәхрәм белән бару.

– Зәм-зәм суын эчү әдәпләре турында да сөйләгез әле. 
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Зәм-зәм – нинди  ният белән эчелсә, шуннан файдалы” дигән. Ул бик бәрәкәтле су, шифа, рухи көч бирә. Зәм-зәм суын кыйбла ягына карап басып, бисмилләһ дип, теләкләреңне әйтеп эчәргә кирәк. Ахырда әлхәмделилләһ дияргә.  

– Газета укучыбыздан килгән сорауларга да җавап бирсәгез иде. “Дустым зәм-зәм суын уртак танышыбызга алып баруны сорады. Алып барып биреп өлгермәдем, вафат булды. Әманәт итеп бирелгән суны нишләтергә?”
– Әгәр кеше үлеп киткән икән, аны үзеңә эчәргә дә, башкаларга бирергә дә, сәдака итеп тә кулланырга мөмкин.

– Кара ташка кагылган кешенең гөнаһлары юыламы?
– Ислам традициясендә Кара ташка (әл-Хәҗәр әл-Әсвәдкә) кагылу зур рухи мәгънәгә ия. Бу гамәл гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булырга мөмкин, ләкин моның үз шартлары бар. ​Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә бу гамәлнең фазыйләте турында болай диелә: «Чынлыкта, бу икесенә (Кара ташка һәм Рөкен әл-Йәмәнигә) кагылу гөнаһларны бөтенләй юып төшерә» (Тирмизи, 959). Шулай ук кыямәт көнендә кара ташның аны ихлас иман белән үпкән яки аңа кагылган кешеләр өчен таныклык бирәчәге турында риваятьләр бар. Шул ук вакытта гөнаһлар кичерелү мәсьәләсендә галимнәр берничә мөһим нәрсәне истә тота. Беренчесе – гөнаһ төрләре. Галимнәрнең күпчелеге фикеренчә, мондый гыйбадәтләр, хаҗ кебек үк, кече гөнаһларны гына юа. Зур гөнаһлар өчен исә ихлас тәүбә кирәк. Тәүбә ул – кылган эшең өчен үкенү, аны туктату һәм кабатламаска ният итү. Икенчесе – кеше хаклары. Гөнаһ башка кешенең хакына кагылса, мәсәлән, бурычны кайтармасаң, урлашсаң яки рәнҗетсәң, алар ташка кагылу белән генә гафу ителми. Бу очракта хакны кайтарырга яки шул кешенең үзеннән ризалык алырга кирәк. Өченчесе – гыйбадәтнең мәгънәсе. Ташка кагылу магик көчкә ия булуны аңлатмый. Хәзрәти Гомәр радыяллаһу ганһе: «Мин беләм, син – файда да, зыян да китерә алмаган таш кына. Әгәр Аллаһ Илчесенең сине үпкәнен күрмәгән булсам, мин сине һич кайчан үпмәс идем», – дигән. Чынлыкта бу – Аллаһка буйсыну һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә иярү билгесе.

– Хәзрәт, ни өчен тәкъвалы кешеләр хаҗда озаграк булудан курыккан? 
– “Әл-Хәрам” мәчете һәм Мәдинә – мөселманнар өчен иң изге урыннар. Күп кеше анда мөмкин кадәр озаграк калырга тели. Әмма кайбер тәкъвалы галимнәр һәм салих кешеләр, киресенчә, үзләре өчен курыкканнар. Бу изге урынны кимсетү түгел, Аллаһтан, изге урынга ияләшүдән курку. Кеше анда озак торса, баштарак булган хөрмәт хисе кимергә мөмкин, гадәти нәрсә кебек кабул ителә башлый. Мәсәлән, Кәгъбәне күреп елаган кешенең соңрак игътибарсызланып китүе бар. Салих кешеләр йөрәкнең игътибарсыз булуыннан курыккан.

– Салих кешеләр дидегез, алар кемнәр?
– Изге гамәлләр кылган кешеләр.

– “Хәрам” мәчетендә кылынган намаз 100 мең намазга тиңләнгәч, анда яшәүчеләр чиратсыз җәннәткә дә керәдер?
– Җәннәткә эләгер өчен күбрәк савап эшләргә, иманлы, ихлас булырга кирәк. Андый сыйфатлар булмаса, кайда яшәсәң дә, җәннәткә “чиратсыз” керү  гарантияләнми.

– Гадәти тәсбих белән намазлыкка караганда хаҗдан бүләк итеп алып кайтылганнарының дәрәҗәсе зурракмы?
– Алар истәлек буларак кадерле, ләкин гади тәсбих белән намазлыктан өстен түгел. Бүләк ителгән кеше кулланса, алып кайтучыга савап була.

– Хаҗ гамәлләрен башкарганда селфи ясау, фото-видеолар төшерү аның савабын киметмиме? 
– Фотога, видеога төшерү хаҗда рөхсәт ителә, әмма рия, ягъни изге эшләрне кешеләрнең хуплавына, соклануына яки мактавына ирешү өчен булса, савабы кими. Гыйбадәттә ихласлык мөһим.

– Хаҗның кабул булу-булмау билгесе бармы? 
– Хаҗ ул – гади сәфәр түгел, ә кешенең бөтен тормышына тәэсир итә торган зур гыйбадәт. Шуңа күрә һәр хаҗиның күңелендә “Хаҗым кабул булдымы икән?” дигән сорау туа. Аның кабул булуын бары тик Аллаһ кына белә. Кеше бөтен гамәлләрне дөрес үтәсә дә, тыштан бик яхшы күренеп, ихласлык юк икән – кабул булмаска мөмкин. Күз яшьләре белән чын күңелдән хаҗ кылган ихлас кешенең хаҗы бик дәрәҗәле була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кабул булган хаҗның бүләге – җәннәт”, – дигән. Хаҗның кабул булуның иң зур билгесе – кешенең үзгәрүе. Бу – иң мөһиме. Әгәр кеше хаҗдан соң намазын ныграк саклый, йөрәге йомшара, гөнаһлардан ояла башлый, кешеләр белән мөгамәләсе яхшыра, дөньяга ябышуы кими икән, болар да билге булып торырга мөмкин. Әгәр кеше элеккечә калса, әйтик, хаҗдан кайткач та гайбәт сатса, намазына җиңел караса, ул “Мин хаҗның рухын аңлап бетердемме?”дип уйланырга тиеш.

– “Мәбрур хаҗ” дигән нәрсә дә бар. Ул ни дигән сүз?
– Галимнәр аңлатканча, ихласлык белән кылынган, гөнаһлардан сакланып үтәлгән, кешеләргә зыян салмаган, хәләл мал белән башкарылган хаҗ ул.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading